Бу хакта бүген Башкорт энциклопедиясе институты фәнни җитәкчесе Уилдан Сәетов "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
— 2022 елда бәла булды. Без 57 хезмәткәрдән 18гә калдык. Бюджетны 60%ка кистеләр һәм 60%ка хезмәткәрләрне кыскартырга туры килде. Бу республика җитәкчелегенең хатасы булды. Алар хәзер моны аңлады һәм төзәтергә сүз бирде.
30 ел эчендә Башкорт энциклопедиясе институты 30 атамада 40 том китап бастырган. Шулай ук 8 электрон энциклопедия проекты, 22 белешмә рәвешендәге китаплар эшләнелгән. Энциклопедиягә багышланган журналны ике елдан соң ябарга туры килгән.
Уилдан Сәетов сүзләренчә, Татарстанда хәл яхшырак. Әйтик, Татар энциклопедиясе институтында 54 хезмәткәр эшли. Шулай да "хезмәт хакы түбән" булып кала, диде ул.
Соңгы елларда Татар энциклопедиясенең 7 томлыгы дөнья күрде. Шулай да
Татар энциклопедия институтының элекке җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев институтта эш сәфәрләренә акча җитмәүгә зарланган иде. "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга акча таба алмадылар.
Быел июль аенда Татар энциклопедиясе институтының мөдире алышынды. Хәзер бу вазифаны композитор Эльмира Галимова били.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум