Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты җитәкчелегеннән китә


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Май башында Академиянең алты институты һәм ике үзәгендә җитәкчеләр алышынырга мөмкин дип хәбәр ителде.

Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты мөдире, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев хезмәт килешүен озайтмаячак. Бу хакта Азатлыкка үз чыганаклары хәбәр итте. Гыйләҗев бу хәбәрне "Бизнес Online"га расламаган да, кире дә какмаган, әмма академия карамагында эшләүче галимнәр аның китәчәген белдергән.

Искәндәр Гыйләҗев урынына Татар энциклопедиясе институтын кем җитәкләячәге әйтелми. Галим административ эштән бушап, фән белән шөгыльләнергә тели дип хәбәр итәләр.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты мөдире итеп 2015 елда билгеләнде. Аның җитәкчелегендә Татар энциклопедиясенең 7 томлыгы дөнья күрде.

Гыйләҗев 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда "XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1982-1985 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. Аннан Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы итеп билгеләнә. Бу вазифада ул университет федераль статус алып факультет бетерелгәнчегә кадәр эшләде.

Гыйләҗев ХIХ-ХХ йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсешен фәнни яктан өйрәнә. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга.

Искәндәр Гыйләҗев Икенче дөнья сугышында Вермахтның Идел-Урал һәм Көнчыгыш легионнарын өйрәнде. 2016 елда ул Русиядә Идел-Урал легионы хурланырга тиеш дигән тенденция көчәя башлавын, ләкин тарихны ничек булган, шулай күрсәтү кирәк, дип Азатлыкка сөйләгән иде.

Соңгы елларда ул Татар энциклопедиясе институтына эш сәфәрләренә акча җитмәүгә зарланды. "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга акча таба алмадылар.

2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә киләсе елларда Татарстанның дәүләтчелегенә һөҗүм булачак, хәтта республиканы бетерүләре мөмкин дип белдерде. "Бу Русия президентыннан гына тора. Бетү ихтималы зур дип әйтә алам", диде ул. Шулай ук Гыйләҗев татарларның урыслашуын һәм сан ягыннан нык кимиячәген дә фаразлаган иде.

Май башында Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләргә алышынырга мөмкин, дип хәбәр ителде. Сүз академиянең 6 институты һәм 2 фәнни үзәге турында барды. Мөдир булырга теләгән кешеләр бәйгегә гаризаны 24 майга кадәр бирергә тиеш иде.

Һәр институт һәм үзәктәге мөдиргә 23 362 сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда итәләр. Шулай ук Татарстан хөкүмәте карары нигезендә өстәмә түләүләр дә каралырга мөмкин, диелә бәйге игъланында.

Азатлыкның академиядәге үз чыганаклары мәгълүматларына күрә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин вазифасын калдырырга мөмкин, ләкин әлегә карар кабул ителмәгән. Моннан тыш, Академиянең Исламны өйрәнү үзәге җитәкчесе Ринат Патеев та килешүне озайтмаячагын сөйләгән.

  • 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов биш ел дәвамында республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
  • Шул ук елның июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
  • 2023 елда Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Академия моңа кадәр мөстәкыйль оешма булып эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын үзенә берләштерде. 2020 елда зур шау-шу купканнан соң Тарих инстититуты үзенең мөстәкыйльлеген саклап калган иде.
  • Узган ел ахырында Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үсте дип хәбәр итте рәсмиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG