Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горурлыкмы, хурлыкмы? Украина сугышы татар тарихына ничек язылыр


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады. Бу хакта ул 20 декабрь Дөнья татар конгрессында узган еллык матбугат очрашуында әйтте. Тарихчылар һәм сәясәтчеләр моның белән килешми. Алар бу сугышны хурлык дип бәяли.

Украинадагы сугышта татарларның Русия ягында күпләп катнашуы татар тарихына ничек язылачак дигән сорауны журналист Рәмис Латыйпов бирде.

— Махсус хәрби операциядә бик күп татар егетләре катнаша. Бу безнең генофондыбыз. Бүгенге вазгыятьтән караганда, аларны саклар өчен нинди эшчәнлек алып барыла? Яраланучылар бар, һәлак булганнарны кайтаруда проблемнар килеп чыга. Донбасста да татарлар күп яши. Сез ничек уйлыйсыз, татар тарихында бу вакыйга нинди урын алыр? Без үзебезне ничек тотарга тиеш? — диде ул.

— Әгәр дә без тарихны карасак, сугыш һәрбер гаилә, һәрбер милләт өчен авырлык китерсә дә, без горурлык турында да әйтәбез, — диде Васил Шәйхразиев. — Кайбер җирдә сатлыкҗаннар бар, кайбер җирдә исән кайтканнар, каһарман булып һәлак булганнар бар. Безнең милләт ягында һәрвакыт каһарманнар булган. Шул ук Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин. Һәлак булсалар да, без алар турында горурланып әйтәбез.

Шәйхразиев Украина сугышында һәлак булган татарлар исемен мәңгеләштерү турында әйтте. Моның элмә такталарда, мәктәпләргә исем бирүдә, һәйкәлләр куюда, китаплар язуда башкарылуын сөйләде. Шуннан соң Әстерхан өлкәсендә сугышта үлгән татар егете Азамат турында сөйләде. Ул яраланып кайтканнан соң кире сугышка китеп һәлак булган һәм Русия каһарманы исеме алган. Шәйхразиев аны горурлык уятучы шәхесләрнең берсе дип атады.

Милли шура рәисе татарларның сугышта катнашуын ислам дине нигезендә акларга тырышты. Янәсе "ир-ат дөньяга гаиләсен һәм илен саклар өчен килә". Сугышта һәлак булучыларның урыны оҗмахта булачак дип саный ул.

Шәйхразиев Икенче дөнья сугышында да, Украинадагы сугышта да татарлар төрле бүләкләр алу ягыннан икенче урында бара диде.

Шул ук вакытта сугышның татар генофондына зыян китерүен кире какмады.

— Бу тарих белән расланган, ул генофондка һәрвакытта да авырлык китерә, чөнки иң беренче һәлак булучы, яраланучылар — шәхесләр. Алар качып-посып йөрүче түгел, алар һәрвакытта да лидерлар, алар алда, алар беренче кырыла. Шуңа да карамастан, без төпле халык, дәүләтле халык, алга таба шулай булыр дип өметтә калабыз, — диде ул.

Шәйхразиев татар генофондына зыян килә дисә дә, 2030нчы елларда узачак җанисәптә исәпкә алынмаган татарлар кире кайтачак дип саный. 2021 елда татарлар саны 600 мең кешегә кимеде. Моның сәбәбен ул ковид вакытында җанисәпнең начар оештырылуы белән бәйләде.

— Әгәр 2010 елда 5,3 млн татар булган булса, — ди ул, — 2030 елда халык санын алу сыйфаты югары булса, алар "шап" итеп кире кайтачак. Безнең теләк — мөмкинлек булмаганнарга (татар дип язылмаганнарга) барып җитү.

Кычкырып йөрмәсәк тә, киләсе җанисәпкә әзерләнә башладык диде ул.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татар конгрессы Русиянең Украинага каршы бәреп керүен хуплап чыкты. 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессының VIII корылтаенда кабул ителгән резолюциядә шул хакта язылган иде. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, Татар конгрессыннан чыгарга теләүчеләр дә булды. Төркия татарлары бу турыда берни аңлатмага ризасызлык белдерде, Финляндия татарлары сугыш сәбәпле корылтайга бөтенләй килмәде.

Дөнья буйлап сибелгән татарлар белән мөнәсәбәтләр суынса да, Татар конгрессы Русиянең Украинага каршы сугышын хаплавын дәвам итте. Конгресс вәкилләре басып алынган Украина җирләренә барды, анда татар оешмалары оештырды. Казанда узучы җыеннарда һәрвакыт сугышны хуплау турында әйтеп килделәр.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Путинны "барлык милләтләрне үз тирәсендә нык берләштерүче" дип атый. Татарларның сугышта катнашуы турында: "Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", дип берничә тапкыр әйтте.

Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан егетләр күпләп үлә. Азатлык хисабына караганда, ике республикадан үлүчеләр саны 2 100дән артты. Бу саннар тагы да күбрәк була ала.

"Горурланырлык сәбәп күрмим"

Тарихта "татарлар Украинадагы сугышта катнашырга мәҗбүр булды" дип язылачак, дип саный АКШның Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзер Казакъстандагы Нурсолтан Назарбаев университеты профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Юлай Шамилоглы.

Татарстандагы түрәләр сугышны мактарга мәҗбүр

— Беренчедән, 2014 елда Кырымны аннексияләнгәндә аның татарлар өчен бердән-бер яхшы ягы — Татарстан белән кырымтатарлар арасында бәйләнешләр ныгуы булды. Тарихчылар, галимнәр арасында да мөнәсәбәтләр якынайды. Бик караңгы картинада бу бердән-бер яктылык булды.

Икенчедән, Русиянең Украинага каршы сугышында беркемгә бернинди файда һәм татарларга горурланыр өчен сәбәп күрмим. Татарстандагы түрәләр сугышны мактарга мәҗбүр. Мин моны аңлыйм, әмма моның белән горурлана алмыйм. Бу бик ялгыш позиция. Табигый ки, кыпчаклар, Алтын Урда дәверендә һәрберсе бер дәүләт иде. Бүгенге көндә моны кабат берләштерү акыллы эш түгел.

Минемчә, татарлар бу сугышта катнашырга мәҗбүр булды. Алар үзләре теләп китмәде. Мәскәү һәм Петербурга караганда, Башкортстан, Бурятия һәм башка республикалардан кешеләрне сугышка күбрәк җибәрделәр. Моңа горурланып булмый. Кешеләрнең аңы юылган. Алар моның читтән ничек күренгәнен аңлап бетерми. Аңлы кеше аңлар, әмма гади халык түгел. Тарихта "кайбер түрәләребез мәҗбүр булды, гади халыкны котыртыпмы, башка юл беләнме, сугышка җибәрде", дип язылыр, — диде ул.

"Татар тарихы өчен бу кара сәхифә булачак"

Сәясәт белгече һәм тарихчы Руслан Айсин сүзләренчә, дөнья тарихында бу агрессияле сугыш дип санала. Татарның анда катнашуы — хурлык ди ул.

Алар үз илләре өчен түгел, урыс һәм Путин империясе өчен гомерләрен бирә

— Бәлки урыс дәреслекләрендә ул горурлык дип тасвирланыр, — ди Айсин. — Әмма Петр Чаадаев әйтмешли, Русия дөнья цивилизациясеннән төшеп калды. Дөнья тарихчылары, Европа булсынмы, АКШмы, бу сугышны агрессияле һәм тискәре йогынты ясый торган вакыйга дип бәяләячәк. Татарларга бу гаделсез сугышта катнашу бернинди дан китермәячәк, киресенчә, хурлык кына булачак. Без болай да изелгән халык, субъектлыгыбыз юк, телебез бетеп бара, дәүләтчелегебез юк дәрәҗәсендә, генофонд кырыла, сугыштан кайтканнары психологик яктан зәгыйфь. Алар үз илләре өчен түгел, урыс һәм Путин империясе өчен гомерен бирә. Миңа калса, бу сугыш татар тарихында кара сәхифә булып кереп калачак.

Татар болай да күп сугышларда катнашкан. Асыл егетләрен Европада, Төркиядә, Япониядә, Кытай, Мисырда югалткан. Моннан ни мәгънә, ул татарга ни бирә? Мәскәү безне куллана. Безнең куллар белән үзенең агрессив яулап алу сәясәтен алып бара. Татарга басым көчәя, мәктәпләр ябыла. Яңа буын татарлары үзләрен татар дип атармы — бу да сорау. Татар — корбан. Аңа нәрсә кушалар, ул шуны эшли. Димәк, без кол дәрәҗәсендә.

Татар конгрессы Путин системының аерылгысыз бер өлеше. Шуңа да аның бер мөстәкыйль фикере дә, сәясәте дә юк. Элек тел, мәктәпләр, мәгариф, федерализм мәсьәләләрен берникадәр күтәрә иде. Хәзер шул Сабантуй үткәрү, һәйкәлләр ачу калды, чөнки ул сәясәткә турыдан-туры бәйле түгел. Конгресс Мәдәният министрлыгы вазифаларын үз өстенә алды. Шуңа да Татар конгрессы сугышка хезмәт итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG