Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина татарлары: Сугыш шартларына җайлашу елы булды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 ел Украинада яшәүче татарлар өчен ел нинди булды, Путин башлаган сугыш шартларында яшәргә мәҗбүр милләттәшләребез ничек көн күрә? Азатлык ел дәвамында һәм аеруча соңгы көннәрдә шактый һөҗүмнәргә дучар булган Одесса һәм Киевтагы татарлар белән сөйләште.

35 яшьлек IT-белгеч Рөстәм Әхмәтов гаиләсе белән Одессада яши. Алар хатыны белән дүрт бала үстерә. Украинага Русиядән 2016 елда килеп төпләнгәннәр. Тумышы белән Татарстанның Әлмәт шәһәреннән.

Рөстәм Әхмәтов
Рөстәм Әхмәтов

"Табигый, бу ел узган елдан аерыла. 2022 ел сугышның беренче елы иде, кеше өчен яңа чынбарлык. Бу яктан икенче ел шактый аерыла. Хәтта 2023 ел күбрәк 2021 белән охшаш дияргә була, ә 2022 инде кисәк аерылып тора.

2023 ел сугыш хәрәкәте дәвам итүче илдә яшәвебез белән истә калачак. Шәһәргә ракетлар белән аталар, һавадан, җирдән, диңгездән һөҗүм итәләр. Мин бу темага видеороликлар да төшердем.

Кеше һәрвакыт киеренкелектә яши – сиреналар улау, атышлар ишетелеп тора. Гомумән, кеше теләсә нинди чынбарлыкка ияләшә ала торган зат. Икенче дөнья сугышы турындагы бер фильмда сугыш вакытында гади тормыш белән яшәүче бер авылны күрсәтәләр. Мәсәлән, 1943 ел диләр, бу авылны атыйлар, ә ул тыныч тормыш белән яшәп ята. Бу фильмны караганда аптырый идем – ничек инде сугышта катнашучы илдәге бер авылда барысы да гадәттәгечә, әйтерсең, бернинди сугыш юк. Мин мондый фильмнарга һәрвакыт гаҗәпләнә идем. Ә ул чынлыкта да шулай икән. Без менә Одессада яшибез, һөҗүмнәр була, ә тормыш шулай ук ага бирә.

Әлбәттә, сугыш үз үзгәрешләрен кертә – кисәтү яңгыраганда, ракет һөҗүме вакытында балалар мәктәпнең бомбадан качу урыннарында утыра. Кибеттә булганнарга бинадан чыгарга туры килә", ди Рөстәм.

Аның әйтүенчә, бу елны берничә өлешкә бүлеп карарга була.

"Ел башында, кыш айларында, гыйнвар-февральдә инфраструктура тарафына көчле атышлар булды, ут булмый иде, су җылытуны аералар иде. Су белән җылыны озакка аермасалар да, ут берничә тәүлеккә сүнгән чаклар булды. Иң күбе өч көн ут булмады, әмма бу узган елның декабрендә иде. Әлбәттә, бу су кебек беренче чиратта кирәкле әйбер түгел, шулай да утсыз тору бик җайсыз.

Утсыз утыру бик авыр – интернетка да керә алмыйсың, китап та укый алмыйсың

Мин гел урамда нигә бу кадәр фонарь кирәк дип уйлый идем, машиналарның уты йөрер өчен җитә бит. Ә кыш көне караңгы урамда утсыз бик кыен икән, шәһәр буйлап йөрү бик проблемлы, өйдә утыру бик авыр – интернетка да керә алмыйсың, китап та укый алмыйсың.

Яз вакытында Украинаның энергетика тармагы җайланды. Яз әле мөселманнар өчен Рамазан ае башлануга туры килде. Мөселманнар ай буе аралашты, гомумән бу ай аларда бик берләште. Рамазан ае бу юлы апрель уртасында тәмамланды, көн яктысы комендант сәгате кергәнче үк бетә иде, шуңа күрә комендант вакыты кергәнче без җыелырга, ифтар уздырырга, тәравих намазы укырга да, кайтып җитәргә җитешә идек.

Җәй җиткәч Русия хәрбиләре дамбаны шартлатты. Безнең шәһәргә йогынтысы булмаса да, диңгезгә зыянлы матдәләр агып чыгар дигән шикләр булды. Бу пляж сезоны иде, табигый, пляжны яптылар – беренчедән, сугыш, икенчедән, шартлатканнан соң юынтык сулар сулыкка төште. Җәй азагына пляж сезоны да ачылды: кайбер ачык өлешләренә балалар белән чыгып утырырга, су коенырга, комны тотып карарга була иде. Барысы да гадәти тормышка кайтты дип әйтергә була.

Инфраструктураны утка тотарлармы дип борчылып кышны көттек. Быел никадәр начар булыр, аларга ут эләгерме, Русия ракетлары очып җитәрме әллә безнекеләр бәреп төшерерме?

Даими сугыш хәле бара, әмма, табигый, кешеләр шул шартларда да яшәргә ияләнде

Фильмнардагыча – даими сугыш хәле бара, әмма, табигый, кешеләр шул шартларда да яшәргә ияләнде, үзен тотарга өйрәнде. Бу ел шуның белән үзенчәлекле", ди Әхмәтов.

Ул хәзер халыкның һава кисәтүләренә дә артык игътибар итмәвен әйтә.

"Монда ул еш күренеш. Һәм алар төрле була. Ракет ташучы "Миг" кузгалуга, ракета очып чыгып китү-китмәвенә карамастан, бөтен Украина буйлап һава һөҗүме кисәтүе игълан ителә. Бу кисәтүләр безнең шәһәрдә даими күренеш. Кайвакытта дөнья мәшәкате белән аңа артык игътибар да итмисең. Shahed дроннары яки башка ракет очып килеп җиткәндә, берәр өй яки инфраструктура бинасына эләккәндә, без шартлауны ишетәбез. Шул вакытта кабат кырыс чынбарлыкка кайтасың, фаҗига булу мөмкинлеген аңлыйсың. Ә болай бу кисәтүләр еш яңгырый, монда кеше һава һөҗүме туктаганны көтеп утырырлык итеп күп урыннар әзерләнгән. Бөтен мәктәпләр бомбадан качу урыннары белән җиһазланган.

Безнең шәһәр укытучылары укытуга җитди карый, алар теләсә нинди шартларда эшләрен дәвам итә. СOVID безне онлайн форматта эшләргә өйрәтте. Шуңа күрә сугыш башлангач мәктәпләр һәм университетлар өчен онлайнга күчү авыр булмады. COVID чорыннан соң онлайн формат сугыш шартларына көйләнде. Балалар җәй буе ял итте, 1 сентябрьдә мәктәпкә килде, яңа сыйныфларга күчте, дәреслекләр алды, укуын дәвам итте. Минем үземнең балаларым да мәктәптә укый.

Эш белән дә шулай ук. Оешмалар элеккечә эшләвен дәвам итә. Кафетерийлар эшли, балалар белән барырга теләсәң, кайсыдыр күңел ачу үзәкләре, кибетләр, сәүдә үзәкләре эшли. Һава һөҗүме турында кисәтү булуга, кешеләрне бомбадан качу урыннарына күчерәләр, һөҗүм туктауга һәркем кире эш урынына кайта. 2023 – тормыш чынбарлыгына җайлашу елы булды", ди Рөстәм.

Ул халыкның күңеле җиңүгә төбәлгәнен әйтә. Украина моның өчен күп корбан китерде ди ул. Аның сүзләренчә, элек халык күпләп читкә киткән булса, хәзер бу хакта сөйләшүчеләр юк.

"Одесса – күпмилләтле шәһәр. Ул бик җылы шәһәр – климат ягыннан гына түгел, менталь яктан да. Одесса минем өчен чәчәк атучы туган шәһәремә әйләнде. Сугыш башлангач моны аеруча аңладык. Монда бернинди милләтчел караш юк.

Монда яшәү һәм эшләү һәрзаман комфортлы, кеше үзенең милләте яки дине ягыннан, расасы ягыннан бернинди кимсетү ишетмәде. Одесса бу яктан минем өчен, минем гаиләм өчен уңайлы шәһәр. Бик күп халыклар белән аралашырга туры килә. Сугыш башланган көннәрдә безнең бер-беребездән сораган беренче сорау – "сез исәнме?", икенчесе – "китәсезме, каласызмы?" булса, хәзер инде бу хакта сораучы юк. Чөнки чыгып китүчеләр бик сирәк.

Күпләр Европадан кире кайта – кунакта рәхәт булса да, өйдә яхшырак, диләр

Икенче яктан, шәһәр киресенчә кабаттан кешеләр белән тула, күпләр Европадан кире кайта – кунакта рәхәт булса да, өйдә яхшырак, диләр. Вазгыять басыла төште. Хәзерге вакытта без халыкның артуын сизәбез – бу юлдагы машиналардан, базар һәм сәүдә үзәкләре янындагы халык саныннан һәм башкалардан күренә.

Әлбәттә, сугыш сәбәпле халыкның тормышы нык үзгәрде. Украина өчен бу тулы масштаблы сугыш. Элек бу чиктәге Донецки белән Луһански низагы булса, хәзер фронт сызыгы Украинаның бөтен чикләренә диярлек килеп җитте. Русия белән чагыштырганда, Украина зур ил түгел. Табигый, бу зур сугыш аның халкына күбрәк кыенлыклар китерә. Әмма монда беркайчан да дефицит юк. Кибетләрдә, базарларда һәрвакыт теләгән нәрсәне табарга була – сугышка кадәр ничек булса, хәзер дә шулай.

Бахмут тирәсендәге актив бәрелешләр вакытында тозга ажиотаж булып алды, чөнки анда тоз шахтасы урнашкан. Әмма тоз да һәрвакыт җитәрлек – тозсыз аш ашамыйбыз. Азык-төлек, сөт продукциясе, җиләк-җимешләр – бар да бар. Украинаның үзенең җире бик уңдырышлы, монда бик күп нәрсә үсә. Бездә үсми торган экзотик җиләк-җимешләр дә китерелеп тора. Шуңа күрә монда дефицит булганы юк, кибетләрдә ипи дә өзелми.

Билгеле бер дәрәҗәдә, әлбәттә, инфляция бар. Кайбер ашамлыклар бик кыйммәтләнде, кайберләре ул кадәр үк кыйммәтләнмәде. Әмма тулаем алганда, барысын да табарга, сатып алырга була – бусы кайда эшләвеңнән тора. Эш дигәннән, ниндидер сәнәгать тармагында эшләгән танышларым хәзердә шул эшендә эшләвен дәвам итә. Сәүдәдә, хезмәт күрсәтүдә керем төшү бар. Әмма, тулаем алганда, 2023 ел 2022 белән чагыштырганда күпкә яхшырак", ди Әхмәтов.

Сугыш башлангач татарлар арасында да Европага китүчеләр шактый булган, хәзерге вакытта калган 7-10 татар гаиләсе үзара аралашып яши.

"Без монда татар гаиләләре белән бик тыгыз аралашып яшибез, шул нисбәттән балалар да татар балалары белән аралашып үсә. Ата-аналар дус булгач, балалар да үзара дус. Аларның монда дуслары, танышлары күп, урамда да барысы да яхшы.

Зур улыма – тугыз, икенчесенә – сигез, өченчесенә өч яшь. Кече кызым 2022 елның 21 сентябрьдә туды – бу Украинага пилотсыз очкычлар, Shahed-лар һөҗүм иткән беренче көн иде. Хатынымның бала тудыру йортыннан чыккан көне дә Shahed һөҗүме турында кисәтү тавышы астында узды. Алар – бала табучы хатыннар, балалар, персонал – бомбалардан качып идән астында утырды.

Татарстан халкы империячел Русия режимының канлы казанышларында катнашмаска тиеш

Бу сугышта Татарстанның позициясенә аптырыйм. Татарстан халкы үзе дә басып алынган халык. 1552 елда оккупацияләнгән халык ике йөз ел дәвамында бу оккупация белән килешмичә, бу изү астыннан чыгарга тырышкан. Бу хакта "Татарларның яшеренгән тарихы" китабында сурәтләнгән кораллы баш күтәрүләрне күздә тотып әйтәм. Татарлар үз җирләрен кайтару турында әйтеп кенә калмыйча, бу хокукын корал тотып якларга тырышкан. Мин хәзер дә Татарстан халкын бу сугышта катнашмаска, бу сугышта үлмәскә чакырам. Күпме кеше үлеп кала, күпмесе гарипләнеп кайта. Татарстан халкы империячел Русия режимының канлы казанышларында катнашмаска тиеш. Алабуга янында дроннар җитештерүче завод бар дип ишеттем. Бу эшләр татар халкының рухына каршы килә", ди Одессада яшәүче Рөстәм Әхмәтов.

Киевта яшәүче Зөлфирә Бойко 2023 ел бераз тынычрак ел булды дип бәяли.

"Узган елны ракетлар күп очып килде, минем йорт янына да очып килгәннәре булды, быел дроннар, ракетлар һөҗүме булса да, Украинаның каршы торырлык, дроннарны бәреп төшеререлек мөмкинлекләре артты. Килеп җиткәннәре артык зарар китерә алмый. Соңгы көннәрдә генә һөҗүмнәр турында ешрак ишетәбез.

Зөлфирә Бойко
Зөлфирә Бойко

Әлбәттә сугышның дәвам итүе халыкның кәефен төшерә, шулай да украиннар Русия тарафыннан басып алынган җирләр кайтарылмыйча сугышның бетүен теләми. Кырымтатарлар Кырымның да азат ителүен тели.

Бик күп югалтулар булуын беләбез, тол хатыннар, ятим балалар кала. Ике яктан да ирләр кырыла. Әлеге хәлләр күңел тынычлыгын ала. Менә әле безнең эштәге хисапчыбызның сугышта улы һәлак булган, ял аның мәетен алып кайтырга дип киткән. Бик кызганыч. Мин үзем якын аралашкан кешеләр арасында сугышта якыннары үлгәннәр юк-югын.

Украина ягыннан һәлак булучылар өчен дә борчылам, шулай ук Татарстаннан да татар егетләре үлә. Мине гел бер сорау борчый: татарлар шул сугышка бармас өчен бернинди дә җаен таба алмыймы икән? Алар сугышырга килмәсен иде дә бит. Гаиләләре ятим калмас иде. Кеше үтереп алган акчаның барыбыер бәрәкәте булмый", дип уфтана Зөлфирә ханым.

Ул намаз саен "сугыш бетсен" дип догалар кылуын әйтә.

"Эштә булу сәбәпле мәчеткә бик йөри алмыйм. Узган елны күбрәк өйдән эшләсәк, хәзер инде халык элеккечә эшкә бара, эштән кайта. Безнең хезмәт хакыннан да ничәдер процент сугышка алып калалар.

Сугыш башлангач Көнбатышка күченүчеләр арасында да кире әйләнеп кайтучылар бар. Яшьләр күбрәк анда калу ягын карый.

Кибетләр, базарлар эшли, азык-төлек җитәрлек. Көздән башлап ризыклар бик кыйммәтләнә башлады. Элек үзебездә үскән әйберләр, мисал өчен карбызлар быел кыйммәт булды. Алар Русия тарафыннан басып алынган якларда калды. Аннары сугышка күп көч китә, эшче куллар да җитми", ди Бойко.

Аның әйтүенчә, былтыр һава кисәтүе булуга халык метроларга качса, хәзер андый күренеш сирәк.

"Халык үзара "Сугыш кайчан бетәр?" икән дип сөйләшә, әмма инде узган елгы белән чагыштырганда барыбер тынычланды. Ияләшәләр дисәм дә була. Әлбәттә инде сугыш турыдан-туры үзләренә кагылмаган кешеләр турында сүз бара. Якыннарын югалтучыларга бик авыр", ди Зөлфирә ханым.

Ул соңгы вакытта АКШтан Украинага ярдәм туктатылу мөмкинлегенә борчыла.

"Украина берүзе генә калса, кыен булачак, ярдәм кирәк. Бу бик мөһим. АКШта президент булып Дональд Трамп килмәсен дип телим, чөнки ул бит Мәскәү җитәкчелеге белән дус диләр. Мәскәүнең кулы озын", ди Зөлфирә Бойко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG