Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби Татарстан парламентында депутат булырга мөмкин


Татарстан Дәүләт шурасы
Татарстан Дәүләт шурасы

"Бердәм Русия" праймеризында Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков һәм  Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар Марат Галиев җиңгән.

"Бердәм Русия"нең Татарстан Дәүләт шурасында депутат булырдай намзәтләрне сайлап алу праймеризында Украинадагы сугышта катнашкан ике хәрби җиңгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Беренчел тавыш бирү сайтындагы мәгълүматка күрә, Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков өченче урында тора. Исемлектәге 41нче урынны Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар Марат Галиев алырга мөмкин, дип яза басма. Аңа Батырлык ордены бирелгән.

Украинадагы сугышта булып кайткан тагын җиде хәрби мөгаен "Бердәм Русия" исемлегенә керә алмас. Мәсәлән, хәрби Ленар Хәлилов 93нче генә урынга чыккан.

Татарстанның "Алга" батальонының медицина взводы җитәкчесе урынбасары Олег Денисюк, башка контрактчылар һәм ихтыярилар - Эльс Галиев, Әсхәт Гарифуллин, Максим Дегтярев, Линар Мәрданов, Александр Столбов та беренче йөзлеккә керә алмаган.

Күптән түгел Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан тугыз хәрби Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына үтү өчен, "Бердәм Русия" праймеризында - намзәтләрне сайлау чарасында катнашырга теләк белдергән иде.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар быел көз көне үтәрчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән.

"Бердәм Русия" праймеризында Татарстаннан барлыгы 312 намзәт катнашты. Алар өчен тавыш бирүләр 20 майда башланды һәм 24 майга кадәр дәвам итте.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Татарстан Дәүләт шурасы Украина сугышына бәйле төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар сугышта Русия хәрбиләре санын арттыруны, Сталинны каһарманлаштыруны, Британия байрагын алып куюны, мәктәптә Солженицын портреты торуына гаҗәпләнүне, Тукайны идеаллаштыруны алга сөрде.
  • Соңгы ике елда Татарстан парламентында Украина сугышын көчәйтергә өндәгән фикерләр яңгырады. 2023 елның августында Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды. Шулай ук ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә дә тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG