Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында


Украинадагы сугышка Башкортстаннан китүче хәрбиләр, Башинформ фотосы
Украинадагы сугышка Башкортстаннан китүче хәрбиләр, Башинформ фотосы

Тикшеренү авторлары төбәкләрнең мөмкинлекләренә карап аларның сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен, хәрбиләрне мобилизацияләү, һуманитар ярдәм илтү кебек күрсәткечләрне исәпкә алган. 

Русиядә төбәкләрнең Украинага һөҗүмдә (хакимиятләр аны "махсус хәрби операция дип атый - ред.) ни дәрәҗәдә катнашуының рейтингы төзелгән. Тикшеренүне Мәскәүнең сәяси мәгълүмат үзәге үткәргән. Бу рейтингта Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында тора.

Тикшеренү авторлары төбәкләрнең мөмкинлекләренә карап аларның сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен, хәрбиләрне мобилизацияләү, һуманитар ярдәм илтү кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.

Беренче урында Мәскәү белән Мәскәү өлкәсе тора. Тикшеренү авторлары контракт төзүчеләргә шәһәрнең иң күп акча түләвен дә исәпкә алган. Икенче урында — Петербур белән Ленинград өлкәсе.

Башкортстан беренче өчлекне йомгаклый. "Төбәк җитәкчелегенең махсус хәрби операция ихтыяҗларын тәэмин итүгә оператив һәм тирәнтен җәлеп ителүе. Халык белән, МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән күләмле патриотик һәм аңлату эшләре алып бару. Ихтыяри хәрби төркемнәр иң күбе биредә оешкан, хәрбиләргә бөтен яклап ярдәм җәелдерелгән", дип, тикшеренүдә Башкортстанның "казанышлары" тасвирланган.

Татарстанны да үзендә оештырган ихтыяри батальоннар саны һәм хәрби бүлекчәләргә ярдәм итү ягыннан алдынгы урыннарга чыгарганнар. Бу исемлектә шулай ук Чечня, Краснодар, Төмән төбәкләре дә бар.

Сәяси мәгълүмат үзәге Татарстанны һәм Башкортстанны мөселманнар яши торган милли республикалар арасында телгә ала, алар "тышкы көчле басымга һәм чит илләрдән ясалган максатчан җимергеч эшчәнлеккә каршы торды", дип тапкан.

"Өлешчә мобилизация вакытында Башкортстан белән Татарстанда ялган мәгълүмат тарату, кешеләрне буйсынмаска һәм башка җинаятьчел эшчәнлеккә чакырулар күзәтелде", диелә тикшеренүдә. Мәсәлән имештер Татарстанда 55 мең кешене мобилизацияләүләре турында хәбәр таралган.

"Җирле хакимиятләргә билгеле, бу белешмәләрне кире кагарга, куелган мобилизация планы күрсәткечләрен ачмаска туры килде", ди тикшеренүчеләр.

Әлеге хисапны тәкъдим иткән вакытта үзәкнең баш мөдире Алексей Мухин "милли республикаларда киеренкелек үзәкләре" булдырмакчылар иде, диде. "Бигрәк тә Дагыстанда, Татарстанда, Башкортстанда бу шактый ачык күренде", диде ул.

Шулай ук Мухин Татарстан белән Башкорстанның Луһански "халык республикасы"нда үз логистика үзәкләрен булдырды, алар аша төбәкләрдән сугышта катнашучы хәрбиләрне тәэмин итеп торды, дип мактый.

Татарстан белән Башкортстанны контрактчыларга бер тапкыр түләнә торган акчаларны иң күп бирүче төбәкләр арасына керткәннәр. Татарстанда бу 2,8 млн сум, Башкортстанда 2,7 млн. Самар өлкәсендә — 4млн, Түбән Новгородта — 3 млн сум.

Тикшеренүнең төбәк башлыкларының сугышка ни кадәр өлеш кертүен бәяләгән урыны да бар. Идел буе төбәкләре арасында анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка урын күп бирелгән.

Аны төбәк башлыклары арасында "беренчеләрдән булып" сугышта катнашучыларны төбәк хөкүмәтендә җаваплы вазифаларга билгеләргә дигән тәкъдим белән чыгыш ясады", дип искә алалар. Башкортстанда хөкүмәткә хәрбиләрне билгеләүләре турында рәсми хәбәр ителмәде. Хәзерге вакытта сугышта катнашкан 34 кешенең шәһәр һәм район шураларында депутат булып торуы билгеле.

Шулай ук Хәбировның берничә тапкыр фронтка баруы, һоспиталләрдә эшләү өчен хатын-кызлардан отрядлар оештырырга тәкъдим итүе, сугышта катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән аралашып торуы да телгә алына.

Тикшеренү авторлары төбәкләрдәге сәнәгать оешмаларының сугышка китергән файдасы турында да өйрәнергә онытмаган. Идел буе төбәкләре "махсус хәрби операция" ихтыяҗлары өчен җиһазлар җитештерүдә актив катнаша, дип яза алар. Татарстан оешмалары арасында Казан дары ширкәте, "Ремдизель", Түбән Камадагы "Симпл" һәм "Алабуга" махсус икътисадый зонасы телгә алына.

  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
  • Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG