Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун ел эчендә Русиядә урам протестлары белән бәйле 600дән артык җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять эшләрен ешрак хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы маддә нигезендә ачалар диелә.

Соңгы ун елда Русиядә урамдагы протест чараларыннан соң кимендә 623 кешегә җинаять эше ачылган. Әлеге статистиканы "Медиазона" белән берлектә "ОВД-Инфо" туплаган.

Журналистлар әйтүенчә, каршылык чараларында катнашучылар гына түгел, бу чараларны яктыртучылар — журналистлар, активистлар һәм блогерлар да җинаять эзәрлекләвенә дучар булган.

"ОВД-Инфо" бу җинаять эшләрен өч категориягә бүлә. Беренчесе — киңкүләм каршылык чарасын оештыру, анда катнашу яки катнашырга өндәү белән бәйле. Моның өчен 534 кешене эзәрлеклиләр.

Икенче категория — каршылык чаралары белән турыдан-туры бәйле булмаган эзәрлекләүләр. Мондый 58 очрак теркәлгән. Бу категориягә мәсәлән DOXA мөхәррирләренә ачылган җинаять эшләре керә. Аларны 2021 елда Алексей Навальныйны хуплап узган киңкүләм каршылык чараларыннан соң төшерелгән ролик өчен тоткарладылар.

Өченче категориягә 47 очрак керә: бу ялгыз пикетлар белән бәйле эшләр.

Иң киң таралган маддә — хакимият вәкиленә карата көч куллану турында (Җинаять кодексының 318 маддәсе). Шундый 222 эш ачылган.

"Киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы (Җинаять кодексының 212 маддәсе), һәм экстремист оешма турындагы маддәләр (282.1нче маддә) дә еш кулланылган. Соңгысы нигезендә мәсәлән Навальныйга һәм аның тарафдарларына каршы җинаять эше ачылды.

Урам каршылык чаралары аркасында иң күп җинаять эшләрен 2021 елда Навальный Русиягә кайтканнан соң ачканнар. Шул чакта Коррупциягә каршы көрәш фондының Владимир Путин сарае турындагы тикшеренүе чыкты, шуңа бу җинаять эшенә "сарай эше" дигән исем бирелде. Ул барлыгы 143 кешене берләштерә.

  • Быел гыйнварда Башкортстанның Баймак районында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чарасы узган иде. Баймактагы мәхкәмә янына ул чакта ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, активистны дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG