Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Җәмигъ мәчетенә килде


Ураза бәйрәме уңаеннан Русия премьер-министры Владимир Путин Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килеп мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.

Владимир Путин һәм Равил хәзрәт Гайнетдиннең Ураза бәйрәме уңаеннан очрашуына Владикавказда булган шартлау үз йогынтысын ясады.

“Шартлауның Ураза бәйрәме кебек тынычлык һәм килешү көнендә булуы, бу кешеләрнең күңелендә бушлык булуын аңлата, аларга каршы көрәшергә кирәк”, диде Путин.

Равил Гайнетдин исә, “ислам дине руханилары һәм гади мөселманнар бердәм булып Русиянең бөтенлеге, Русиянең дөньяда хөрмәткә ия булган көчле бер дәүләт булуы өчен көрәшне дәвам итәчәк”, дип җавап кайтарды.

"Бәйрәм көнендә дә көч кулланудан туктый алмаган террорчылар" турында Гайнетдин:

“Гыйбадәт йортлары, мәчетләргә йөрмәгән кешеләр хак юлга басмый. Андый кешеләр динебезнең һәм җәмгыятебезнең дошманнарына әйләнә”, диде мөфтиләр шурасы рәисе.

Җитәкчеләр киләчәккә планнар турында да сөйләште.

2011 елның маенда Мәскәүдә Европа мөселманнары җыены үтәчәк.

Путин Русиядә мәчетләр төзелешенә ярдәм вәгъдә итте. Аерым алганда, хөкүмәт башлыгы Сочида 2014 елда үтәчәк Олимпия уеннарына вакытлыча мәчет төзергә һәм соңрак шәһәр мөселманнарына гыйбадәт йорты салырга ярдәм итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG