Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә дүрт кеше утырган боралак югалган


Robinson боралагы. Архив фотосы
Robinson боралагы. Архив фотосы

SakhaDay мәгълүматынча, боралакта плиот һәм өч ФСБ хезмәткәре булган.

Якутиядә Robinson R44II боралагын эзлиләр. Бу хакта Көнчыгыш-Себер транспорт прокуратурасында хәбәр итәләр.

SakhaDay чыганаклары мәгълүматынча, боралакта пилот һәм Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) өч хезмәткәре булган.

"19 июльгә каршы төндә, Чагда торак пунктыннан 80 чакрымда "Робинсон" боралагының "Экоспас" каза маягы эшләгән. Боралак Алдан районында теркәлмәгән очыш башкарган булган. Элемтәгә чыкмыйлар", дип сөйләгән басма чыганагы.

Якутия төбәк эзләү-коткару базасы хезмәткәрләре боралакны эзләргә чыккан. Алар Якутия янындагы Маган һава аланыннан кузгалган. Маяк эшләгән урынга кадәр ераклык - 440 чакрым. Бу эзләүләргә "Полярные авиалинии" ширкәтенең очкычлары да кушылган.

  • 10 июльдә Татарстанда Кама Тамагы бистәсе янында "Cessna-172" җиңел моторлы очкычы килеп төште. Каза чатырлар аланы янында булды. Очкычның пилоты, шулай ук ике юлчы үлде, берсе җәрәхәтләнде. Юлчылар — Түбән Новгородтан гаилә булган. Әнисе һәм 11 яшьлек кызы урында үлгән, әтиләре генә исән калган.
  • 12 июльдә Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре янында юлчыларны йөртә торган Superjet 100 очкычы килеп төште. Очкычта өч экипаж әгъзасы булган, алар үлгән.
  • Мартта исә Магадан өлкәсендә Ми-8 боралагы килеп төште, анда 20 юлчы булган.
  • Быел гыйнварда Белгород өлкәсендә ИЛ-76 хәрби очкычы килеп төшкән иде . Русия саклану министрлыгы анда Украинаның 65 әсире булуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG