Карачай-Чиркәс Республикасында Казан активисты Гүзәл Касыймованы тоткарлаулары — Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең абруе шикле булган активист Светлана Лада-Руська каршы башлаган золымнары белән бәйле булырга мөмкин. Касыймовадан тыш, 2024 елның икенче яртысында хакимият басымына Лада-Русьның Самар өлкәсе белән Мари Илендә яшәүче тарафдарлары да дучар булды.
Үзенең әләкләре белән мәшһүр Тимур Булатов та тоткарланучыларга каныгу эшенә кушылды. Ул "ЛГБТ сектасын юк иткән" кебек үк, "пеуновлар сектасын" да (Пеунова — Лада-Русьның чын фамилиясе) юк итәргә сүз бирде. Активистлар исә Булатов куәт оешмалары хезмәткәрләре кушканны гына үти, дип саный.
Татарстан активисты Гүзәл Касыймованы экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре 22 ноябрьдә Карачай-Чиркәс Республикасының башкаласы Черкесскида тоткарлаган иде. Танышлары һәм балалары аның белән бер тәүлек буе диярлек элемтәгә чыга алмый. Бары тик икенче көнне генә активистның Черкесскидагы вакытлыча тоту изоляторында булуы ачыклана. Аны куәт оешмалары вәкилләренә каршы килүдә гаепләп, 10 тәүлеккә кулга алалар.
Соңрак исә Касыймовага "хакимият оешмаларының эшчәнлеген тотрыксызландыру максаты белән теракт турында ялган хәбәр бирү" турында җинаять эше ачылуы (Җинаять кодексының 207нче маддәсе, 3нче өлеше) ачыклана.
"CОРАУ АЛУЛАР ТӨНЛӘ БУЛГАН"
Татарстан активистларының социаль челтәрләрдә күтәргән шау-шуына җавап итеп, хакимиятләргә якын Telegram-каналлар куәт оешмалары вәкилләренең фаразын чыгарды.
Татарстандагы куәт оешмалары хезмәткәрләренең карашларын чагылдырган материалларны еш чыгара торган "Бабай позвонит" Telegram-каналы Касыймова "тугандаш төбәктә эчтәлеге тыелган кәгазьләр ябыштырып йөргән","ил өчен гади булмаган чорда тылда шом тараткан", бу "сатлыкҗанлык белән бер", дип язды. Канал мәгълүматынча, Касыймова — "Русия яңарышы халык берлеге" (ОСВР) әгъзасы. Бу оешма Светлана Лада-Русь тарафдарларын берләштерә. Оешманы Русия хакимиятләре 2023 елның маеннан бирле "ят агент" дип саный.
"MASH GOR" Telegram-каналы күзәтү камералары төшергән видеоны чыгарды. Анда ике хатын-кыз (берсе чынлап та Касыймовага охшаган) ишек аллары буйлап йөри һәм күпкатлы йортларның ишекләренә кәгазьләр ябыштыра. Канал язуынча, бу — "Карачай-Чиркәстә әзерләнүче теракт турында игъланнар" булган. Әмма кадрда күрсәтелгән кәгазьдә теракт турында сүз бармый — хәрби хәрәкәтләр Кавказ республикасы җирләренә дә күчәргә мөмкин дип язылган.
"Безнең шәһәр һава һөҗүмнәре исемлегенә кертелгән. Хакимият безне икенче урынга күчерергә җыена, безнең өчен бомбадан качу урыннары юк. Балаларны әти-әниләреннән башка гына билгесез тарафка алып чыгарга кушылган", диелә бу кәгазьдә. Кешеләрне — саклану өчен — "Коткару комитетларына" берләшергә чакыралар. Янәсе мондый комитетларны төзүче хәрәкәт инде бар — кешеләргә бу хәрәкәтнең җитәкчеләре белән элемтәгә чыгарга тәкъдим ителә.
Касыймованы административ сак астына алу вакыты 1 декабрьдә чыкса да, вакытлы тоту изоляторыннан ул көнне чыгармыйлар. Адвокаты Юлия Глухова Касыймованы каршы алу өчен аның утыру урынына барган, әмма хәтта бинага якын килә дә алмаган. Берничә полиция машинасы юлны каплап куйган, ә бинага керү урынында экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре торган. Алар бирегә тикшерүче кушканга килгән.
Утыру урынында тотылган чакта Касыймованың чирләре көчәйгән, аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Бу хакта Глухова #Разоблачено Telegram-каналына сөйләгән иде. Ул активистның нинди дә булса гаебе булуга әле дә дәлилләр юк, ди. Касыймованы тагын ике тәүлеккә тоткарлыйлар, ә 6 декабрьдә Гүзәл Касыймованы кимендә 2025 елның 22 гыйнварына кадәр тикшерү изоляторында калдырулары билгеле булды. Бу җинаять эше нигезендә тагын бер хатын-кызны — Сталина Эрленбахны тоткарлаулары ачыкланды. Ул Касыймова элемтәгә чыкмагач, аны табу өчен Черкесскига килгән булган.
"Гүзәлнең кайда булуын аңлатасы урынга Сталинаның үзен дә тоткарлаганнар, аңа каршы да Русия Җинаять кодексының 207нче маддәсе, 3нче өлеше нигезендә җинаять эше ачканнар", дип язды Касыймованың адвокатына сылтама белән "Кавказский узел".
Адвокаты әйтүенчә, тикшерүче Эрленбахны сорау алу беркетмәсен имзаларга мәҗбүр иткән.
— Имзалаган тексты сөйләгән сүзләре белән чагышмаган, беркетмәне тикшерүче төзегән булган. Тикшерүче "хәзер вакыт соң, бөтенебез арды, ничек бар, шулай килеш имзаларга кирәк, икенче юлы яңадан язарбыз", дип аңлаткан. Аңа 69 яшь, пенсионер. Сорау алулар төнлә булган, төнге 12дә генә беткән. Ул күзлексез булган, текстны юньләп күрмәгән, аңа кычкырып укыганнар, тик ишеткәннәрен ныклап аңламаган. Сорау алуларны башка көнгә күчерүне сораган, чөнки Невинномысскидан килгәнгә, юлдан соң үзен начар хис иткән. Әмма тикшерүче риза булмаган. Тикшерүчегә бер генә әйбер — аның текстны имзалавы гына кирәк булган, — дип сөйләгән иде адвокаты. Ул куәт оешмалары вәкилләренең бу гамәлләрендә — Эрленбахны "үзенә һәм Касыймовага яла ягарга" мәҗбүр итү билгеләре бар, дип белдерде.
"ХАЛЫК ЖУРНАЛИСТЫ" БУЛАРАК, КОНСПИРОЛОГИЯ БЕЛӘН МАВЫГЫП КИТКӘН"
43 яшьлек Гүзәл Касыймованы Татарстанда активистлар даирәсендә яхшы беләләр. Социаль челтәрләрдә ул 10 елдан артык "халык журналистикасы һәм иҗтимагый эшчәнлек белән" шөгыльләнүен язган (2023-2024 елларда ул шулай ук хәбәрче буларак күпмедер вакыт "Вечерняя Казань" газеты белән хезмәттәшлек иткән).
Үз исеменнән тыш, социаль челтәрләрдә шулай ук "Мира Свет" һәм "Мира Корр" тәхәллүсләрен куллана башлаган. Касыймова даими рәвештә социаль һәм экологик мәсьәләләргә кагылышлы эфирлар да алып барды, бу хакта язды. Әйтик, ул Казан янында чүп яндыру ширкәте төзүгә каршы протестларны актив яктырткан иде.
2019-2020 елларда кайбер активистлар аның конспирология белән мавыгуына игътибар итә башлады. Касыймова 5G технологияләрен кулланышка кертүгә каршы чыкты, ул электр-магнит нурланыш тарата, зыян сала, дип аңлатты.
Активист 2020 елда коронавируска каршы кертелгән чараларны да тәнкыйтьләде.
2021 елның көзендә Казанда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы укуларын уздыруга каршы протестларда да актив катнашты. Каршылык белдерүчеләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын "неофашизм мәнфәгатьләренә хезмәт итүдә һәм "Яңа дөнья тәртибе — бердәм дигиталь концлагерь" урнаштыруда" гаепләде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Татарстан башкаласында кешеләрдә тәҗрибә үткәрмәкче була, дип белдерде.
Моннан тыш Касыймова Казан мэры Илсур Метшинны да тәнкыйтьләп килде — һәм янә конспирологик сәбәпләр белән. Метшинны "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" (ОГМВ) халыкара оешмасының Евразия бүлекчәсен җитәкләүдә гаепләделәр. Касыймова "Казан җәмәгатьчелек шурасы" ("Совет общественности Казани") оешмасында торды. Бу оешма исә "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" оешмасын яшерен дөнья хөкүмәтенең бөтен илләрне үзенә буйсындыра алучы коралы дип атады.
Кимендә 2022 елның языннан бирле Касыймова Самар җәмәгать эшлеклесе Светлана Лада-Русьны (чын фамилиясе — Пеунова) хуплап килә. Касыймованың 2022 елның гыйнварында ачылган Telegram-каналында аны хуплап дистәләгән пост чыккан.
ЛАДА-РУСЬ — КЕМ УЛ?
Светлана Лада-Русь — мөгаллимә, психология фәннәре кандидаты, 2016 елда "экстремистик эшчәнлек" өчен эшчәнлеге туктатылган "Воля" сәяси фиркасенә нигез салучы.
Лада-Русьның бу фиркасе аның дини төркеменнән үсеп чыкты: тарафдарлары аны "халык дәвачысы" дип саный һәм экстрасенс сәләтләренә ия дип уйлый.
Лада-Русь үзе дә сихергә һәм җанның башка тәндә яңадан тууына, фәнни яктан кире кагыла торган башка күп кенә әйберләргә ышануын җәмәгатьчелеккә бәян иткән иде.
Лада-Русьны читтән торып кулга алдылар һәм ул акча белән хәрәмләшү турындагы җинаять эше нигезендә (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 4нче өлеше) халыкара эзләүгә бирелгән. Аңа шулай ук "гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы оешма төзү" (Җинаять кодексының 239нчы маддәсе), "сәламәтлеккә аңлы рәвештә, төркем белән авыр зыян салу" (Җинаять кодексының 111нче маддәсе) маддәләре нигезендә дә җинаять эше ачылган.
2023 елда Русия юстиция министрлыгы Лада-Русьны "ят агентлар" исемлегенә кертте. 2011 елда ул президентлыкка намзәт булып бармакчы иде, әмма ике миллион имза кирәк булса да, нибары 243 меңне генә җыя алды.
Хәзерге вакытта Лада-Русьның кайдалыгы билгеле түгел, ул Русиядән китте. Әмма әле дә Русиядә аның тарафдарлары элеккечә күп: төрле төбәкләрдә социаль челтәрләрдә аларның каналлары һәм сәхифәләренә берничә йөз кешедән алып дистәләгән мең кешегә кадәр язылган.
Лада-Русь тарафдарларының иң танылган оешмаларыннан берсе — югарыда телгә алынган "Русия яңарышы халык берлеге" (ОСВР) һәм Украинадагы сугышка җибәрелгән русияләрнең хатыннары белән туганнарын берләштерүче "Аналар һәм хатыннар шурасы" ( "Совет матерей и жен").
Бу ике оешма да шулай ук "ят агентлар" исемлегенә кретелгән һәм үзенчәлекле сәбәпләр белән Украинадагы сугышны хөкем итә. Аны ике славян халкы арасында баручы кардәш үтерә торган сугыш дип атый. Янәсе, бу сугыш артында торучылар Украинаның көнчыгышындагы җирләрдә "яңа Хәзәрстан һәм Яңа Иерусалим" төзергә тели.
Лада-Русь тәгълиматының конспирологик теорияләре еш кына антисемитизм белән янәшә йөри. 2023 елда Русиянең төрле төбәкләрендәге тарафдарлары җирле раввиннар өстеннән әләк язып, аларны "ят агентлар" дип тануны таләп итте.
"НАТО БЕЛӘН ЧЫН СУГЫШ"
Шуңа карамастан, хәтта Светлана Лада-Русь тарафдарларының радикаль карашлары белән килешмәүче Казан активистлары да Гүзәл Касыймова турында уңай фикердә.
– Мин Лада-Русь тарафдары түгелмен, әмма Гүзәл турында уңай әйберләр генә әйтә алам. Ул күп еллар буе рәсми медиа язмый торган социаль һәм экологик проблемнарны яктыртты һәм гел гади кешеләрне яклады. Гүзәл Татарстанда яшәүчеләрнең чүп яндыру ширкәте төзелешенә каршы протестларын, зур төзелеш ширкәтләре мәнфәгатьләрен генә кайгыртып кабул ителгән Казан баш планына җирле халыкның каршы чыгуын актив яктыртты. Ул мәхкәмәләрдә күп балалаы ялгыз ана Диләрә Гайсинаны да хуплап килде. Торак-коммуналь хуҗалык проблемнары турында яктырткан өчен ниндидер бүләк тә алды бугай әле, дип сөйләгән бер Казан активисты аноним булып калу шарты белән "Idel.Реалии"-га.
Ул Касыймовага каршы гаепләүләрне бармактан суыртылып чыгарылган ди. Әгәр ниндидер кәгазьләр ябыштырып йөргән икән, бу бары тик бомбадан яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына игътибар җәлеп итү, җәмәгать иминлеген кайгырту өчен генә эшләнгән, дип саный Казан активисты.
Касыймова белән Эрленбахны яклап видеолар төшергән Русиянең төрле төбәкләрендәге күп кенә активистлар да шундыйрак фикердә. Дөрес, сөйләгән сүзләреннән һәм бу мөрәҗәгатьләр чыккан каналларның эчтәлегеннән күренгәнчә, күп очракта моның белән Лада-Русь тарафдарлары шөгыльләнә.
"Гүзәл Касыймоваһәм Сталина Эрленбах кешеләрне уяу булырга чакырган һәм куркыныч янавы турында кисәткән. НАТО Русиягә һөҗүм ясау турында сөйли. Байден Украинага атом коралы тапшыру турында уйлана. Әмма без НАТО белән чын сугышка әзерме соң?Якындагы бомбадан качу урынының кайдалыгын, эвакуация була калса үзең белән нинди әйберләр һәм ризыклар алырга кирәклеген, йорттагы яшеренү урынын ничек җиһазландыру кирәклеген беләсезме? Хәзер кешеләргә булышу өчен бөтен ил буйлап Коткару комитетлары төзелә. Хәбәрләшеп эш итсәк, безнең бит исән калу мөмкинлеге дә күбрәк. Ә хакимиятләр нинди чаралар күреп куйды соң? Берләшергә һәм уяу булырга чакырган активистларны бәйләделәр һәм "теракт турында ялган хәбәр бирү"дә гаепләп төрмәгә атмакчы булалар. Иптәш полиция, сез үз акылыгыздамы?!" — диелә "Народная трибуна" Telegram-каналында.
ӘЛӘКЧЕ ТИМУР БУЛАТОВ ТА КУШЫЛДЫ
Активистларга каныгу эшенә гел әләкләр язып торучы Петербурда яшәүче Тимур Булатов та кушылды. Ул үзен "гейлар белән көрәшче" дип, ә үзенең эшчәнлеген "әхлакый җиһад" дип атый. Булатов оппозиционерлар, сәнгать эшлеклеләре һәм ЛГБТ-активистлар өстеннән күп санлы әләкләр язуы белән билгеле.
2019 елда ул әләкләгәннән соң Амурдагы Комсомолда яшәүче рәссам һәм ЛГБТ-активист Юлия Цветковага җинаять эше ачтылар. Порнография тарату турындагы гаепләү нигезендә аны өч елга колониягә утыртырга мөмкиннәр иде, әмма 2022 елның ноябрендә мәхкәмә кызны тулысынча аклады.
2021 елның көзендә Булатов әләгеннән соң "дин тотучыларның хисләрен мәсхәрәләү" турында ике җинаять эше ачылды.
Әле 2017 елда ук ул үзе язган шикаятьләр ярдәмендә Русия мәктәпләрендәге 60лап ЛГБТ-укытучыны эштән җибәрүләре белән мактанган иде. Имештер Булатов аларны социаль челтәрләрдә ачыклаган.
Булатовның исеме Петербурдагы "Артдокфест" фестивален ябулары белән дә бәйле. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальне нәкъ менә ул зарланганнан соң тәртип саклау оешмалары тикшерә башлаган.
"Янәсе без, "Артдокфест" балигъ булмаучылар арасында ЛГБТ-кыйммәтләрне пропагандалыйбыз һәм ковидка каршы таләпләрне бозабыз", дип аңлаткан иде фестиваль сүзчесе Ольга Комок.
Telegram-каналыннан күренгәнчә, Булатов хәзер Лада-Русь тарафдарлары белән кызыксына, аларны ул "пеуновлар" дип атый. Булатов аларның хәрәкәтен "кайчандыр ЛГБТ-ны юк иткән кебек үк" юк итәргә яный. Мәсәлән үзенең каналында 15 декабрьдә чыккан постында ул Лада-Русьның Удмуртиядәге бер тарафдарын ачыклавы белән мактанган. Шул ук көнне бераз соңрак аңа каршы административ эш ачардай материаллар табуын язган, җинаять эше ачардаен да таба алуга өмет белдергән.
Гүзәл Касыймованың җинаять эшен күзәтеп торучы Казан активистлары Булатов беркем дә түгел, ул үзенә куәт оешмалары җибәргән текстлар белән генә "селтәнә", дип саный.
— Ул бит беркем дә түгел, ФСБдагы яки экстремизмга каршы көрәш үзәгендәге кураторлары бармак белән төртеп күрсәткән кешеләрне әләкләүче генә. Куәт оешмалары вәкилләренә кул асларында мондый кеше булуы кирәк, чөнки үзләренә ошамаган теге яки бу кешене эзәрлекләү өчен сәбәп табылачак. Бәлки ул моның өчен акчалар да аладыр. Күптән түгел Таиландка ялга баруын күргән идем. Акча каян алды микән соң ул? Ниндидер аңлаешсыз әйберләр белән шөгыльләнә, видеостримнарын шапшак майка киеп яздыра, әмма шул ук вакытта чит илдә ял итәргә акчасы бар, — дип фикер белдерә бер активист.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум