Милли хәрәкәт яшьләре мөселманнарны яклап урамга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

5 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында милли хәрәкәтнең "Азатлык" татар яшьләре берлеге ислам һәм мөселманнарның конституцион хокукларын яклап пикет уздырды.
Әлеге чарада 15-ләп кеше катанашты. Алар хакимияттән ислам динен эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулллин белдергәнчә, алар мөселман китапларын тыюга, мөселманнарның конституцион хокукларына төкереп карауга, Коръәнне тыелган китаплар исемлегенә керүгә, хиҗаптан йөргән өчен мөслимәләрне эзәрлекләүга каршы. Пикетта мөселманнарның аз булуын ул халыкның урамга чыгарга куркуы, ислам динендәге кешеләрнең күбрәк интернетта гына кыю булулары белән аңлатты.

Наил 12 октярбрьдә үтәчәк Хәтер көне уңаеннан "Хәтер вахтасы"н башлауларын да әйтте. Шул рәвешле алар Хәтер көне турында махсус шигарьләр, календарьлар, сөйләм аша халыкка күбрәк мәгълүмат җиткермәкче.