Татарстанда хаҗ елына нәтиҗә ясалды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанда хаҗ елына нәтиҗә ясалды

28 ноябрь Казанда "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы быелгы хаҗны оештыруга нәтиҗә ясады һәм киләсе хаҗга булачак яңалыклар белән таныштырды.

Хаҗга быел бар кешене дә стандарт програм белән алып барган булсалар, 2015 елда "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы хаҗга баручыларга дүрт төрле програм тәкъдим итәчәк.

Аның беренчесе "Стандарт" - һәр нәрсәне үз эченә алган програм. Бу програмда хаҗ сәфәре 20-25 көн. Мәдинәдә 5 көнгә хәтле тору. 4-6 кешелек бүлмәләрдә яшәү. Иртәнге һәм кичке аш. Транспорт, һәр төркемне җитәкче-имам белән тәэмин итү. Корбан мөрәсиме оештыру. Гарәбстанның SIM-картасын бирү, тәүлек әйләнәсендә өзлексез табиб ярдәме һәм башка хезмәтләр тәкъдим ителә. Бәясе - 4300 АКШ доллары.

"Стандарт" програмы белән беррәттән, 4300 долларлык 14 көнлек "Тизләтелгән", 3900 долларлык "Эконом" һәм 5900 долларлык "Комфорт" програмнары да тәкъдим ителәчәк.

"Бу програмнарның барысы да доллар курсы белән сумнарда исәпләнәчәк", дип белдерде 2015 елгы хаҗ бәяләре белән таныштырып үткән "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин.

Аның сүзләренчә, быел Татарстан квотасы белән 1800 кеше хаҗ кылган. Боларның 1300е Татарстаннан барган.

Нәфисуллин үз чыгышында әйткәнчә, быелгы хаҗга "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы аша барган бер генә кеше дә югалмаган һәм шулай ук бер генә кеше дә авырмаган, хаҗиларның берсенең дә бер әйбере дә югалмаган. Бу күрсәткечләр "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасының 2014 елгы хаҗны тиешенчә оештыруын күрсәтеп тора, дип белдерде ул.

"Хөрмә" ресторанында оештырылган чарада Нәфисуллиннан тыш Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул сүзен кыска тотып хаҗның сәвапларына кагылды һәм быелгы хаҗны оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Очрашуда "Fly Dubai" ширкәте һәм Татарстан таможнясы җитәкчеләре дә быелгы хаҗның җиренә җиткереп оештырылган булуын һәм үз юнәлешләрендә хаҗилар белән бәйле бер генә проблемның да тумавын ассызыкладылар.

Хәбибулла Нәфисуллин үз чыгышын йомгаклап, быел булганы кебек киләсе елларда да хаҗга журналистлар төркемен алып баруны оештырачакларын һәм Татарстан халкына хаҗ турында урыннан мәгълүмат җиткерергә тырышачакларын да җиткерде.