23 февральдә Чаллы коммунистлары протест җыены оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллыда бүгенге тормыштан канәгатьсезлек җыены узды. Ватанны саклаучылар көнендә илбашына тел-теш тидерми генә Русия хакимияте сәясәтенә кискен тәнкыйть белдерелде.

Җыенны Русия коммунистлары фиркасенең Чаллы бүлеге оештырды. Социаль проблемнар күтәрелгән шушы чарага милли хәрәкәт вәкилләре Рәфис Кашаповның кулга алынуына каршылык белдергән шигарләр дә алып килде. Ләкин хокук хезмәткәрләренең штрафлар белән куркытуы нәтиҗәсендә Кашаповны яклау шигарләре күтәрелмәде.

Җыенга алып киленгән плакатларның берсе

Җыенның көн тәртибенә коммунистларның "Социаль-иктисади юнәлешне үзгәртергә", "Илнең саклану сәләтен ныгытырга", "Түрәләр коррупциясенә һәм башбаштаклыгын бетерергә", "Коммуналь хезмәтләр өлкәсендә бәяләр артуга чик куярга" дигән һәм башка шундый таләпләр куелган иде.

Русия коммунистлары фиркасенең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Татьяна Гурьева үз чыгышында Русия хакимияте алып барган сәясәтне кискен тәнкыйтләде. "Русия хакимияте илне хәерчелеккә китергән сәясәт алып бара. Гади халык яшәү чигенә килеп терәлде. Шушы шартларда, җимерек армия белән ил үзен-үзе сакларга сәләтсез.

Җыенга алып киленгән плакатларның берсе

Бүген Көнбатыш безне икътисади чикләүләр белән буа. Моның өчен дә, гадәттәгечә, гади халык түләргә тиеш булып чыга. Шул ук вакытта булган югалтулары өчен, дигән булып, кайбер олигархларга казнадан, безнең салымнардан түләүләр дә каралган. Ә бит шул ук кайбер ширкәтләр җитәкчеләре көненә миллионнарча сум керем ала. Дәүләт думасы депутатлары үзләренә 450 мең сумлык хезмәт хакы билгеләделәр. Нефтънең бәясе төште. Ә бензин һәм электр энергиясе бәяләре арта. Нигә? Бу акчалар кем кесәсенә керә? Хакимиятнең үзләре һәм олигархлар өчен генә акчасы бар. Гади хезмәт кешесенә, мәгарифкә, медицинага юк. Халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри. Бәяләр көн саен үсә.

Чаллы икътисады начар халәттә. КАМАЗ ширкәтендә артка чигенү бара. Чаллының, Русиянең иң яхшы ширкәте исемендә йөргән катыркы-кәгазь комбинаты ярдәм сорап Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Әлбәттә, ярдәм күрсәтмәделәр", диде Татьяна Гурьева үз чыгышында.

Шуннан соңгы чыгышларда Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керүенә тәнкыйть сүзләре, НАТОның Сембер каласындагы бүлеген ябу таләпләре дә әйтелде.

Әлеге җыен Ватанны саклаучылар көнендә узды бит. Шул уңайдан бүгенге Русия армиясенең хәрби сәләтсезлеге, андагы коррупция турында да әйтелде.

Җыенда Сталинны сагынучылар да күренде

Җыен барышында без 1990нчы елларда милли хәрәкәттә катнашкан Хөсәен Хәмәтов, пенсионер Марклен Федоров фикерләрен дә белештек. Алар фикеренчә, совет армиясе көчлеләрдән булган. Бүген Украинада барган сугышларга карата да тискәре карашта торуларын, җимерелгән Украинаны кемнәр торгызыр икән, дигән борчылуларын да белдерделәр.

Коммунистларның совет армиясе төзелүнең 97 еллыгы уңаеннан, тормыш дәрәҗәсенең аска тәгәрәвенә каршы оештырылган урам җыенында күтәрелгән шигарләр турында резолюция дә кабул ителде.

Протест чарасы вакытында имза җыю бара

Шулай ук Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев исеменә торак-коммуналь, мәктәпләр һәм балалар бакчаларындагы түләүләр, юлларны яхшырту, шәһәр түрәләрен акчалата бүләкләүләргә аерым бер билгеле чикләү кую турындагы мөрәҗәгатькә имзалар җыю да оештырылган иде.

Татьяна Гурьева алдагы чорларда оештырган урам җыеннарында Путинны бик еш тәнкыйтьли иде. Монысында аның тарафыннан һәм башка чыгыш ясаучылар ягыннан да инде 15 елдан артык хакимияттә булган Владимир Путин исеме бик телгә алынмады. Моннан алдарак оештырган җыеннары, андагы чыгышлары, тәнкыйтьләре өчен Гурьева әле дә булса мәхкәмә юлларында йөри.