Себертатар теле һәм әдәби тел багланышларын үстерү кирәк

Себер ханлыгы башкаласы Искер урнашкан урын Иртеш елгасына җимерелеп төшеп юкка чыгып килә

"Искер-җыен" кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә Искер истәлеген торгызу турында күп әйтелде. Бу хакта тарихчы галим Дамир Исхаковның "Иртеш суы ашап яр җимерелү сәбәпле, нык урында Искерне музей итеп реконструкцияләү кирәк" дигән фикере аеруча игътибарга лаек.

Бүген "Искер җыен" фестивале үткәрелә һәм мәчет төзелә торган урынны Искер каласы урнашкан "утрау" төбеннән Иртештән кергән су агып яткан тирән ерганак аерып, ул тарихи урын утрау булып калган. Аны урап, ерганак буйлап аккан су яңадан Иртешкә коела. Дамир әфәнде әйткән фикердән шунысы аңлашылып бетми: шул "утрау"нымы әллә бүген Искер истәлеге итеп торгызылган урыннымы күз алдында тотып әйтә мохтәрәм галим үзенең бу фикерен.

Искер мемориаль комплексында Ханнар аллеясына кемдер юлны бикләгән

"Искер-җыен"ның төп асылы да шушы фикергә кайтып кала, әмма бу идеяне хөкүмәт катнашыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин була алмый. Иң кирәге – Искернең чын урынына үтү өчен күпер салынып, аның Иртеш сулары юып юкка чыгарып барган ярын ныгытуны өлкә бюджетына йөкләү. Моның өчен төбәк татарлары бердәм булып күтәрелергә тиеш. Ә быелгы чарада өлкә идарә оганнарыннан да, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятеннән дә бер генә дә вәкил булмады, җирле галимнәребездән дә ике-өч кеше генә катнашты.

Шундый тәэсир калды ки, әйтерсең бу мөһим мәсьәлә турында Казан галимнәре Дамир Исхаков белән Фәүзия Бәйрәмовадан кала артык борчылучы юк. Мәктәп мөдирләре, татар укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре дә күренмәде конференциядә.

Себертатар теле әдәби тел ярдәмендә генә үсә ала

Тексттагы минем фикеремә бәйле төгәлсезлеккә дә төзәтмә кертүне кирәк дип таптым. Автор текстындагыча, мин себер татралары яшьләренә югары уку йортларына керү өчен әдәби телне белү кирәк, дип әйткәнмен булып чыга. Себер яшьләренә югары уку йортларына керү өчен әдәби телнең әллә ни кирәге юк. Ә менә себер телен торгызып аны саклау өчен әдәби тел бик кирәк, дип күп елардан бирле эш тәҗрибәмнән чыгып тәкрарлыйм. Себертатар теле белән әдәби телнең бергәлеге сакланганда, аларны бергә саклап үстергәндә генә себертатар теле торгызылып үз көченә ия була ала, дигән фикер минем чыгышымның төп асылы иде. Ул турыда чирек гасыр дәвамында сүз куертылып килсә дә, себертатар теленең әдәби нормасы әле формалашмаган, дәреслекләр юк, мәктәпләрдә әдәби тел укытыла.

Тугыз укучылары өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбияты бәйгесендә

Гомумән, себер татарларының рухи-мәдәни тормышында татар әдәби теле күптән үз урынын алган, себер татарлары мәгърифәтенең аерылгысыз өлеше булып тора. Кемдер моны танырга телиме, теләмиме, ул процесс гасырлар дәвамында барган. Иң әһәмиятлесе – укучылар мәктәпләрдә әдәби телнең укытылуын телиләр, үз телебезне болай да белербез, татар дөньясыннан төшеп калмас өчен, безгә әдәби телне өйрәнергә кирәк, диләр алар. Мәктәпләрдә әдәби тел себертатар теле нигезендә укытыла, димәк, себер татарларының ана телендә дәреслекләр эшләп чыгару да көн тәртибенә куелырга тиеш.

Әлегә кадәр Төмән җирендә үткәрелгән барлык фәнни-гамәли конференцияләрдә сүз себер телен аерым торгызу турында гына барды, тарихи яссылыкта аның әдәби тел белән бәйләнеше каралмый. Ниһаять, бу темага аерым фәнни-гамәли конференция үткәрүне "Искер-җыен" конференциясе карарына кертү турында иде минем тәкъдимем.

Бибинур Сабирова, журналист, җәмәгать эшлеклесе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра