"Болгар чоры һәм 90нчы еллар турында фильм төшерер идек"

Болгар сугышчылары. Бөек Болгар фестиваленнән күренеш (архив фотосы)

Тукай бүләгенә намзәтләр, беренче чиратта данлы Болгар чорын чагылдырган һәм узган гасырның 90нчы елларында милли күтәрелешне бәян иткән фильмнар төшерер идек, ди.

Азатлык радиосы үзара тавыш бирүдә җиңгән намзәтләргә: Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликова һәм Фирдәвес Хановка "Әгәр режиссер булсагыз, татар тарихының кайсы чорына багышланган фильм төшерер идегез?" дигән сорау бирде.

Мәдинә ханым да, Тәлгать һәм Фирдәвес әфәнделәр дә татар тарихын яктырткан, татарга багышланган фильмнар юк диярлек, аларны төшерү кирәк дип әйтә.

Your browser doesn’t support HTML5

Мәдинә Маликова: "Фильмның милләткә файдасы искиткеч зур"

Язучы Мәдинә Маликова узган гасырның 90нчы елларын, Татарстанның суверенлыгын даулаган, бәйсезлек референдумы үткән вакытларны кино итеп төшерергә кирәк ди.

"Минем күзалдымда 90нчы елларда тарихи вакыйга булды бит. Бездә референдум үтте. Ул вакытта Татарстанны Чечня белән янәшә куеп чәйнәделәр. Чечня нинди язмышка дучар булды да, Татарстан әнә шул авыр хәлдән ничек чыкты? Үзенең дәрәҗәсен күтәрде, халкын танытты. Моны бит үзебезнең улларыбыз, егетләребез эшләде. Менә шул вакыйгалардан чыгып, фильм төшерергә булыр иде. Чөнки ул әле безгә якын. Аны дөрес итеп тасвирлап та була", ди Маликова.

Язучы үзенең "Көмеш билбау" дигән романы нигезендә 90нчы елларны тасвирлап булачак ди. "Анда сюжет та, мәхәббәт тә, шул вакыттагы вакыйгалар чагылышы да бар", ди Мәдинә ханым.

Фильмның милләткә файдасы искиткеч зур, аны китап белән чагыштырып та булмый

Маликова да сәнгатькәрләр, татар җәмәгатьчелеге әледән-әле белдереп килгән фикерне – татарга багышланган һәм татарча киноларның әллә нигә бер генә төшерелүенә борчылу белдерә.

"Нәфис фильмнар кирәк. Ул халык күңеленә күбрәк үтеп керә. Ләкин ни сәбәпледер, татар телендә фильмнар бик күренми. Фильмнар бик күп төшерелергә тиеш. Шул ук Һолливудта да алар күп төшерелә. Аның һәрберсе дә шедевр була алмый. Шедеврлар булсын өчен башта уртакуллары кирәк.

Фильмның милләткә файдасы искиткеч зур. Аны китап белән генә чагыштырып та булмый. Ул күпкә күбрәк тәэсир итә. Без үзебезнең 3-5 мең тиражлы китапларыбыз белән мактанып йөрибез. Китапның хәле шундый. Ә фильм йөзләрчә меңләгән кешене җыя. Шуңа күрә безгә фильмнар кирәк", ди Маликова.

Your browser doesn’t support HTML5

Тәлгать Галиуллин: "Халыкка батыр, җитлеккән шәхесләрне күрсәтү кирәк"

Язучы, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин да иң беренче чиратта узган гасырның 90нчы еллары, XXI гасыр башын чыгылдырган фильмнар төшерергә кирәк дип әйтә. Аның фикеренчә, "Ак чәчәкләр", "Тапшырылмаган хатлар" чоры узган инде, кино төшерүчеләр кирәкмәгән эш белән шөгыльләнә.

"Татар тарихы кызыклы тарих ул. Икенче яктан, аның тарихы өйрәнелеп бетмәгән. Һәм аны өйрәнеп бетү мөмкин дә түгел. Чөнки истәлекләр сакланмаган. Һәм аларның күбесе легенда булып кына калган. Телевидение һәм кино төшерүчеләр безнең заманга туры килмәгән эш белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрләре чоры узган инде. Шуңа күрә фильмнарны бүгенге чор турында төшерергә кирәк.

Татар халкына батыр, җитлеккән шәхесләрне күрсәтергә кирәк

Татарда чын мәгънәсендә нәфис фильмнар юк. Беренче адымнарын гына ясый дип саныйм мин. Һәм без 90нчы елларда бу моментны ычкындырдык. Тернәкләнеп киләбез генә. Бик аз төшерелә. Укучы ябырылып карый торган фильмнар әле юк.

Бразилия, Мисырдан сатып алынган сериаллар, сентименталь-драматик әсәрләрдән котылмыйча, татар халкын күтәреп булмый. Татар халкына батыр, җитлеккән шәхесләрне күрсәтергә кирәк. Чыннан да ул байрак күтәреп, татар халкын үз артыннан алып барырга тиеш. Мин сугышу турында әйтмим. Рухи өлгергән шәхес булырга тиеш", ди Галиуллин.

Ә ни өчен татарның мафиясе булмаска тиеш?

Галиуллин да, язучы Мәдинә Маликова кебек фильм нигезенә үз әсәрен тәкъдим итә. Ни әйтсәң дә, үзеңнеке якынрактыр күрәсең.

"Мәсәлән, минем “Сәет Сакманов” роман-трилогиясе буенча. Мин аны күп серияле нәфис фильм итеп күрәм. Үткән гасырның 90нчы елларын, 20нче йөз башын фильмда күрәсебез килсә, нәкъ шул әсәргә тукталырга кирәк.

Сәет Сакманов: "Без биналарны, өйне тычканнардан чистартучы мәчеләр", ди. Бәлки тупас әйтелгәндер ул. Ләкин икенче урында ул: "Һәрбер өлгергән милләтнең үз мафиясе булырга тиеш. Чөнки бөек милләтләрнең – итальян, алман, инглизләрнең үз мафиясе бар. Ә ни өчен татарның мафиясе булмаска тиеш?" ди. Ул хәтта мафияне милләт үсешенең күрсәткече итеп саный", ди Тукай бүләгенә намзәт Галиуллин.

Your browser doesn’t support HTML5

Фирдәвес Ханов: "Җиңүләр күп, ләкин бу хакта халыкка аз җиткерелә"

Архитектор Фирдәвес Ханов, тарих төпкелендә күмелеп калган Болгар чорын халыкка күрсәтер идем, ди. ​

"Тарихыбызга күз салсак, һәммәбезнең дә уенда, телендә Болгар чоры искә алына. Болгар чоры, ничә йөз еллар хакимлек иткән чорлар уйланулар, күзәтүләр аша күңелгә кереп калды һәм гел шул заманны күрәсе килә. Аның биләмә-корылмалары, халыкларның киемнәре, көнкүреше, музыка-җырлары һәм ныклыгы – халкыбызның иң бөек чорларының берсе, тарихка горурланырлык булып кереп калган вакытлары буларак бәялим.

Без дәүләтле һәм гаскәрле, үзебезне яклый алырлык халык булганбыз. Шәһәрләр төзегәнбез. Үз чикләре, дәүләте булган халыклар безнең якын-тирәдә генә юк", ди Ханов.

Татарның җиңүләре күп, ләкин бу хакта халыкка аз җиткерелә

Фирдәвес әфәнде хәзергәчә сакланып калган Болгар хәрабәләре белән соклануын да әйтә. Шушы хәрабәләрдән, болгарларның ак мунча, җылыту һәм су китертү торбаларының камиллегеннән чыгып та, архитектор буларак, Фирдәвес Ханов горурлану хисләрен яшерми.

"Әле дә кайбер җирләрдә ак мунчалар юк. Ә бездә инде моннан мең еллар элек үк мондый технологияләрне белгәннәр. Болгарлар үзләрен тәртиптә тоткан һәм алдынгы булган", ди Ханов.

Фирдәвес әфәнде фикеренчә, татар тарихы өйрәнелмәгән дип булмый, өйрәнелгән, ә татарның бөек, гыйлемле якларын, уңай якларын күрсәткән, ачып биргән күренешләр әлегә юк диярлек.

"Күпме институтлар, музейлар татар турындагы мәгълүматлар белән тулган. Ләкин менә безгә тиешле мәгълүматны алу, ачып салу бик авыр. Татар тарихының борынгы икәнен, күп җиңүләр булуын да беләбез. Җиңүләр күп, ләкин бу хакта халыкка аз җиткерелә", дип сөйләде Азатлыкка Ханов.