Казанда "Үлемсез полк"ка ят кешеләр сурәтләрен тоттырып чыгардылар

Казанда студентларга менә шундый сурәтләр таратылды

Казан мэриясе белдерүенчә, башкалада "Үлемсез полк" чарасында 120 мең кеше катнашкан. Азатлык бу чарага мәҗбүри чыгарылганнарның шактый булуын, өстәвенә аларга бөтенләй ят кешеләр сурәтләре тоттырылуын ачыклады.

Фотосурәтләр күтәргән казаннар ике чакрым чамасы юл узып, Меңъеллык мәйданына юл алды. Күпләр мәйданга узуны кирәк санамады, тизрәк өйләренә кайтып китү өчен "Кирмән" метросы тукталышына төшеп китте. Керештә этеш-төртеш тә башланды.

"Кирмән" станциясенә керешкә "Үлемсез полк"ка чыкканнар өелде

"Үлемсез полк" чарасына югары уку йортлары студентларын һәм мәктәп укучыларын ихтыяри-мәҗбүри чыгарганнары ачыкланды. Өстәвенә алар хәтта кулларына кем сурәтен тотканнарын да белмиләр.

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда митингка кем сурәтен тотып чыкканнарын белмәүчеләр күп иде

Казан тикшеренү технология университеты (элекке КХТИ) студентларына "Үлемсез полк" чарасына кушылыр алдыннан фотосурәтләр тараттылар. Студентлар фотосурәтләрне ниндидер кәгазьгә имза куеп алды. Безнең күз алдында гына да дистәләрчә "кәҗүнни" фото таратылды.

Таҗикстаннан килеп укучы бер студент: "Узган ел да белмәгән кешеләрнең сурәтләрен күтәреп йөрдек" дип белдерде. Ул шулай ук быел үзләренең югары уку йортында туганнарының фотосурәтләре белән килүчеләрнең күбрәк булуын да әйтте.

Яшь буын сугыш турында нәрсә белә?

Яшь буын Икенче дөнья сугышы турында беләме? Бу сугыш кайчан башланган? Советлар берлеге өчен Ватан сугышы кайчан башланган? АКШ кем ягында сугышкан – Германия ягындамы, әллә Совет берлеге ягындамы? Азатлык әлеге сорауларны чарада катнашканнарга юллады.

Your browser doesn’t support HTML5

Азатлык казаннарның Икенче дөнья сугышы турында белемен тикшерде

Казан ширкәтләрендә, төрле оешмаларда эшләүчеләр дә "Үлемсез полк" чарасына ихтыяри-мәҗбүри чыгарга кушуларын белдерде.

102нче мәктәптә чарада мәҗбүри катнашу турында белдерү дә эленеп торды.

Казанда "Үлемсез полк"ка фотосурәтләрне "Ярдәм" мәчете бастырганлыгы ачыкланды.