Дәшми калып булмый идеме?

Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Путин, архив фотосы

Дөнья татар конгрессына татар теле кирәкмәгән кебек, Миңнехановка да милли республика кирәкми микәнни?

18 март Русиядә "президент сайлау" дип аталган сәер бер дәүләти чара үтәчәк. Референдумны хәтерләткән бу чарада кемнең җиңәчәге алдан ук мәгълүм булса да (тәхетендә утыруын дәвам итәргә җыенган хәзерге президент), Путиннан тыш тагын җиде намзәт "куып җитә алмасам хет җылынырмын" дип тавык артыннан йөгергән әтәчне хәтерләтеп, бу чарада талаша-сугыша дигәндәй катнашалар.

Классик сайлау күзлегеннән караганда бу чараның бер мәгънәсе дә булмаса да, төрле иҗтимагый-сәяси оешмалар, аерым шәхесләр аңа карата үзләренең позицияләрен яңгыраталар, теге яисә бу намзәткә тавыш бирергә өндиләр.

Шулай, билгеле язучы Айдар Хәлим "Челнинские известия" гәзитендә гамәли президент Путинга мәдхия укыды. "Бүгенге Русия – күпләр өчен һичшиксез абруйлы булган, бөтен дөнья исәпләшә торган дәүләт ул. Һәм мондый илгә көчле лидер кирәк. Андый кеше бездә бар – ул Владимир Путин", дип белдерде Айдар әфәнде.

Матбугат битләрендә "күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе" дип йөртелүче икенче бер татарыбыз – Римзил Вәлиев тә Фейсбук сәхифәсендә Путинга тавыш бирәчәген игълан итте.

Берничә вак-төяк партия вәкилләре кергән "Башкортстан патриотлары коалициясе" дигән берләшмә әгъзалары 18 мартта үтәчәк чарада катнашу кирәклеге турында үтә сәер фикерләр яңгыраттылар. "Русия патриотлары" партиясе вәкиле фикеренчә, әлеге чараны үткәрүгә хөкүмәт 17.7 миллиард сум акча бүлгән. Бу акчалар болай гына әрәм-шәрәм ителергә тиеш түгел икән. "Яшелләр" партиясе вәкиле, сайлауда катнашмаучыларның бюллетеньнәрен хәрәмләшеп файдаланачаклар, дип борчыла.

Бу функционерларны Путин җитәкчелегендәге федералларның милли телләрне авызлыклаулары борчымый да, хәвефләндерми дә

Шулай да әлеге чарада кемгә тавыш бирергә кирәклеге турындагы иң гаҗәеп һәм сәер белдерүне Дөнья татар конгрессы яңгыратты. Шәйхразиев-Закиров конгрессы белдерүендә "Барлык ватандашларыбызны да сайлауларда актив катнашырга һәм хәзерге президентыбызның сәяси курсын хупларга чакырабыз. Без көчле Русия, көчле президент Путин өчен!" диелгән. Шулай итеп, бу функционерларны һәм аларга ияргән Милли шура әгъзаларын нәкъ Путин җитәкчелегендәге федералларның милли телләрне авызлыклаулары борчымый да, хәвефләндерми дә икән. Киресенчә, "үзенең киләчәген татар халкы Путин белән бәйли", дип белдерә алар.

Ниһаять, 15 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында Русия президентын сайлауда Путинга тавыш бирәчәген белдерде һәм сайлауга бармауны "Русияне көчсезләндерергә тырышкан дошманнарга теләктәшлек белдерү" дип атады.

Миңнехановның бу белдерүеннән соң аңлашыла инде – Дөнья татар конгрессы дип аталган оешманың татарларны Путин файдасына тавыш бирергә чакыруы, Татарстан президенты белдерүенә әзерлек сыйфатында эшләнгән булган!

Cәясәттә үз позицияңне сиздерүнең бер шәп алымы бар – дәшми калу

Әмма бит Путин Кремлендә Русия Конституциясенә милли республикаларны бетерүне күз алдында тоткан үзгәрешләр кертергә җыену барганлыгын шул ук Миңнеханов бик яхшы беләдер? Дөнья татар конгрессына татар теле кирәкмәгән кебек, Миңнехановка да милли республика кирәкми микәнни? Гәрчә сәясәттә үз позицияңне сиздерүнең бер шәп алымы бар – дәшми калу. Бу каршы чыгу булмый, әмма тиешле адреска әйтелмәгән тиешле сигнал барып җитә. Менә бу татарча булыр иде. Ә болай...

Әлбәттә, кемнең кайсы намзәткә тавыш бирергә ниятләве һәркемнең шәхси эше. Һәм койрыкларын уңга-сулга боргалаучы конгресс түрәләренең чакыруына колак салучылар табылуы бик шикле. Ни дисәң дә, татар мәнфәгатьләре күзлегеннән караганда 18 марттагы чарада катнашучы намзәтләрнең берсен алып берсен куярлык, ягъни, таянырлык түгел.

Бу уңайдан бер мәзәк искә төшә. Карт бер яһүдне җирләгәч, якыннары аны искә алу – матәм табынына җыелалар. Мондый табында гадәттә үлгән кеше турында яхшы сүзләр сөйләнә. Әмма табындагыларның берсе дә сүз әйтми, аска карап тик утыралар. Тынлык сузыла, куера. Бераздан берсе түзми, ыргып тора да: "ә аның абыйсы тагын да әшәкерәк иде", дип мәрхүм адресына "уңай" сүзен әйтә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​