Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның "мәңгелек" хакимлек сере нәрсәдә?


18 март Русиядә президент сайлау уза. Мәзәге шунда – сайлаулар әле үтмәгән, ә җиңүче инде билгеле, моны Русиянең үзәк мәгълүмат чаралары 100% ышаныч белән фаразлый. Алдан җиңүче – Русия башында инде 17 ел утырган 65 яшьлек Владимир Путин.

Русияне "акыл белән аңлап булмый"

Табигый сорау туа: халык нәкъ Путинны дәррәү сайласын өчен аның хакимлеге чорында Русия дәүләте нинди ушны алырлык казанышларга ирешкән дә, ил халкына чамасыз нинди тормыш җиңеллекләре килгән? Чынбарлык Владимир Путин файдасына түгел, дияргә була. Абруйлы икътисад белгечләре фикеренчә, Путинның соңгы президентлык чорын икътисад өлкәсендә фәкать артка тәгәрәү дип кенә бәһаларга була.

Бүгенге Русиядә бер генә фикер, бер генә хакыйкать – хакимият "хакыйкате"

Эшсезлек арта, бар нәрсәгә хаклар көннән-көн үсә, халыкның тормыш дәрәҗәсе бертуктаусыз түбәнәя һәм, иң мөһиме, Путин командасының илне үзләре китергән бу чокырдан чыгару буенча бернинди дә програмы юк. Соңгы чыгышларында Путин үзенең програмын халыкны бәхетле итү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү дигәнрәк гомум сүзләр белән генә билгеләде. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: тормыш көннән көн авырайган мәлдә, Путин, яманаты чыккан Кашпировский сыман, ил алга бара, инфляция кими, икътисад үсә, дип тәкрарлый. Һәм әлбәттә инде шуннан соң Русиянең дәүләт телевидение каналларында Кремль сандугачлары да, төрле дәрәҗәдәге пропаганда генераллары да шушы җырны җырлыйлар. Аңлашыла ки, демократия принципларына нигезләнгән дәүләтләрдә шундый ук телевидение каналларында хакимияттәгеләрнекенә альтернатив фикерләр, дәлилләр дә яңгыратыла. Әмма бүгенге Русиядә алай түгел: бер генә фикер, бер генә хакыйкать – хакимият "хакыйкате".

Урыс кешесе читтән килгән басымны тойса, ул беркайчан да үзенең лидерын бирмәячәк

Әмма эш пропаганда коралларының фәкать Кремль кулында булуында гына да түгел. Ни дисәң дә, телевизор бер нәрсә, суыткыч икенче нәрсә. Суыткычта ризыклар азайганда, телевидение пропагандасының көче кимергә тиеш. Шул ук Путинның яңадан президент булып сайлану мөмкинчелеге бик түбән булырга тиеш сыман. Әмма, Русияне юкка гына “акыл белән аңлап булмый” дип әйтмиләр. Сайлаулар гадел оештырылган хәлдә дә, русиялеләрнең күпчелеге Путинга тавышларын бирәчәк. 2015 елның гыйнварында ВЦИОМ халык фикерен ачыклау үзәге алган мәгълүматларга караганда, русиялеләр начаррак яши башлаган, әмма моның өчен алар хакимиятне, Путинны гаепләми.

Тормыш авырайган саен Путинның рейтингы арта

Русиягә генә хас булган мондый феноменның сәбәпләрен, Русия президентына якын шәхес, Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов 2015 елда ук Давоста Бөтендөнья икътисади форумда ясаган чыгышында ачып салган иде. Шувалов әйтүенчә, Көнбатышның санкцияләр кертеп, Русиягә басым ясап, халыкның тормыш дәрәҗәсен төшереп, Путинны урыныннан алдырырга маташуы бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк, киресенчә, Путинның позицияләрен ныгыта гына. "Санкцияләр һәм азатлык турында сөйләгәндә кайберәүләр, минемчә, Русия халкының табигатен һәм безнең тарихны белмиләр", диде ул. "Әгәр урыс кешесе читтән килгән басымны тойса, ул беркайчан да үзенең лидерын бирмәячәк. Нинди генә тормыш авырлыкларына дучар булса да. Әгәр без үзебезнең ихтыярдан башка читтән кемнеңдер безнең лидерны алыштырырга теләвен тойсак, без фәкать бердәмлегебезне ныгытачакбыз. Читтән басым ясалывын тоймый башласак, ил эчендә дә акрын гына үзгәрешләр башлана. Санкцияләр арткан саен, икътисад ныграк зыян күрә, әмма сәяси өлкәдә президент Путин ныклы терәккә ия була”, дигән иде Шувалов.

Бар бәлане Көнбатышның лидерны алыштыру нияте дип игълан итәсең дә, халыкның шул лидер тирәсенә туплануын тәэмин итәсең

Аңлашыла ки, бу беренче вице-премьер Игорь Шуваловның гына фикере түгел. Кремльдәге көчләрнең хакимият дилбегәсен кулдан ычкындырмауны тәэмин итә торган сәяси курсын ачып сала торган сәясәт юнәлеше дә. Тормыш авырая, хаклар, эшсезлек, хәерчелек үсә, реаль пенсияләр кими, медицина һәм мәгарифкә җибәрелгән акча күләме азая икән – моны Көнбатышның лидерны алыштырырга ниятләү сәясәте нәтиҗәсе дип игълан итәсең дә, русиялеләрнең, урыс халкының шул лидер тирәсенә туплануын тәэмин итәсең! Бу эш күптәннән алып барыла да инде. Үзәк телевидение каналлары аша бертуктаусыз Көнбатышның Русиягә, лидерга басым ясавы бара дигән пропаганда алып барыла. Моңа өстәп, Русияне дошман дәүләтләр уратып ала, алар басымына фәкать Путин гына каршы тора ала, дигән тезис яңгыратыла. Һәм бу тезис чын ирекнең, мул тормышның, чын сайлауның ни икәнен белмәгән, әмма йөрәгендә империячел патриотизм учагы кабызылган һәм һәрвакыт "кичүдә атларны алыштырмыйлар" дип яшәргә өйрәнгән күпчелек русиялеләрдә аңлау таба. Путинның алдагы сайлау алдыннан Русиядәге урыс булмаган халыкларның телләрен укытуны чикләүгә китергән милли сәясәт алып баруга күчүе дә урыс халкында хуплау таба.

"Дошманнар" сайлаудан читләштерелә

Әлбәттә, Путинның бернинди альтернативасыз яңа срокка алдан "сайлануы" сәбәбе бу гына түгел. Моны Кремль кулында көчле административ ресурс булуы да, сайлау комиссияләренең шул ук административ ресурс элементы булуы да тәэмин итә. Шунысын да истә тотыйк: гадел, чын сайлау тавыш бирүне кануни оештырып, тавышларны дөрес санаудан гына тормый. Чын сайлау сайлау көненнән берничә ел алдан башлана, төрле сәяси төркемнәрнең мәнфәгатьләренә туры килүче сәяси партияләрне ирекле рәвештә терки алуыннан. Сайлаулар сайлау булсын өчен, кандидатлар ирекле рәвештә ярышта катнаша алырга, сайлау алды кампаниясен алып бара алырга тиеш. Русия өчен болар барысы да ят нәрсә. "Дошман партияләр" теркәлми, "дошман" гражданнар кандидат булып теркәлә алмый, кайберләре хәтта үтерелә. Менә шундый Русия, менә шундый "сайлаулар".

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG