Казанда милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы митинг узачак

Татар телен яклап 11 майда Татарстан хөкүмәте бинасы янына ялгыз пикетка чыккан Рәфыйк Кәримулла

20 май Тинчурин бакчасында Русиядә милли телләрне укытуны һәм татар телен яклап митинг узачак. Чара шәһәр хакимиятләре белән килештерелгән.

Митингны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. Оешма җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, рөхсәтне инде дүшәмбе бирергә тиеш булганнар. "Кеше азрак җыелсын өчен вакытны махсус суздылар дип уйлыйбыз", ди активист.

Митингны Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы мәйданда уздырырга теләгәннәр. Белдерү хатында шулай ук Бауман урамындагы сәгать яны, Камал театры янындагы мәйдан, Театр һәм Пушкин урамнарындагы Габдулла Тукай һәйкәлләре янын сораган булганнар. Ләкин ахыр чиктә башкарма комитет Тинчурин бакчасын тәкъдим иткән. Активистлар моның белән килешкән.

Чара 17:00дән 20:00гә кадәр узачак. Митингта 300ләп кеше булыр дип белдерелгән.

Чараның төп максаты - республикаларның дәүләт телләрен ихтыярига калдыру турында Русия думасына кертелгән канун өлгесен кире кагуны таләп итү, Татарстанда дәүләт статусына ия булган татар телен яклау, аны мәктәпләрдә урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә һәм мәҗбүри укытуны таләп итү, татар теле укытучыларын эшсез калдыруга ризасызлык белдерү, Русиядә барлык милли телләрнең хокукларын яклау.

10 апрель көнне Русия Думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.