Казанда Навальный штабы башлыгына митингка чакыру өчен штраф салдылар

Эльвира Дмитриева

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 10 сентябрьдә Алексей Навальныйның Казан штабы башлыгы Эльвира Дмитриевага килешетерелмәгән митингка чакыру өчен 10 мең сум штраф салды.

Хөкемдар Миләүшә Идрисова Дмитриеваны административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе нигезендә митинг оештыру тәртибен бозуда гаепле дип таныды.

Дмитриева Вконтактедагы "Команда Навального Казань" паблигында 9 сентябрьдә Тинчурин бакчасына митингка чакырып язма урнаштыруда гаепләнде. Полиция әлеге пабликның администраторы Эльвира Дмитриева дигән нәтиҗәгә килгән.

Активистларның пенсия реформасына каршы митингны Тинчурин бакчасында уздыру турындагы белдерү хатлары кире кагылган иде. Казан хакимияте аларга Юдино бистәсен тәкъдим итте. Навальный штабында әлеге тәкъдимне канунсыз дип санадылар һәм митингка Тинчурин бакчасына чыгарга карар иттеләр.

БУ ТЕМАГА: Казанда протестчылар Кирмәнгә җитте

7 сентябрьдә Дмитриева "Япеево" полиция бүлгесенә китерелде. Аңа карата беркетмә төзелде һәм ул иреккә җибәрелде.

Мәхкәмәдә активист гаебен танымады. Ул Тинчурин бакчасы һайд-парк булып санала, шуңа күрә анда митинг уздыру өчен башкарма комитетка бары тик белдерү хаты җибәрү дә җитә иде ди.

Хөкмедар Дмитриевага урам җыены уздыру тәртибен бозган өчен 10 мең сум штраф салды.

Шулай ук дүшәмбе каршылык чарасына Татарстан әләмен күтәреп чыккан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов сигез тәүлеккә сак астына алынды. Моннан тыш мәхкәмә Булат Хәйруллинны, Булат Хәсәновны, Вадим Степановны һәм Дмитрий Камневны дүрт тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды. Тагын берничә кешегә 10ар мең сум штраф салынды.

Якшәмбе бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Нәтиҗәдә бар Русиядә меңнән артык кеше, шул исәптән Казанда 22, Уфада 17 кеше тоткарланды.