Чара беренче тапкыр Уфа "Нур" татар дәүләт театры бинасында үтте. Моңа кадәр бу бәйге Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында уза иде. Шулай итеп, Тукайга һәйкәл ачылу белән чаралар да колачлырак уза башлады.
Бәйге берничә номинациядә узды. Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү, әдипнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен уку, төрле шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язган шигырьләрен сөйләү һәм Тукай әсәрләре нигезендә композицияләр, тамашалар бәйгеләре узды.
Җиңүчеләр – Бүздәк, Илеш, Краснокама, Чакмагыш, Бакалы, Уфа районнары укучылары. Җиңүчеләр саны белән Илеш районы беренче урында.
Төркемнәр арасындагы көрәштә Борай, Краснокама, Илеш, Ярмәкәй, Хәйбулла, Бөре, Нуриман районнары, Стәрлетамак шәһәре укучылары катнашты. Гран-прины Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбе укучысы Айгиз Сафиуллин яулады. Аңа Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров махсус бүләк тапшырды. Конгресс, шулай ук, 40 укучы өчен Казанга сәфәр оештырачак.
Бәйге-фестивальне Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан мәгариф министрлыгы һәм Уфадагы "Дуслык" йорты оештырды.
Педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов Азатлыкка быелгы чараның үзенчәлекләре турында сөйләде:
"Бу инде җиденче бәйге-фестиваль. Чара Башкортстан республикасында Татарстан республикасы көннәре узган, Тукайга һәйкәл ачылган көнне узуы белән дә мәгънәле. Балалар һәйкәл ачылган тарихи көннең шаһитлары булды", диде Насипов.
Бәйге ике өлештә үткәрелде. Беренче өлештә интернет аша җибәрелгән видеоязмалар сынау тотты. Онлайн бәйгедә барлыгы 32 район һәм 10 шәһәрдә яшәүче укучылардан 500 видеоязма алынды. Алар арасында хәтта тәүге тапкыр чит илдән дә катнашучы булды. Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бер бала бәйгенең беренче турында җиңеп, финалга чыкты. Быел Тукай шигырьләре татар теленнән тыш башкорт, урыс, мари, удмурт, чуаш, инглиз, немец, француз, хәтта гарәп телендә дә яңгырады.
Шулай итеп, тел, мәгариф проблемнарына карамастан, сәнгатьле сүзгә ихтыяҗ кимеми, киресенчә, арта бара. Тукай да елдан-ел халык, укучылар күңелен ныграк яулый бара.
Быелгы чараның тагын бер үзенчәлеге – бәйгедә башкорт укучыларының күпләп катнашуы. Моңа кадәр узган чараларда башлыча Уфа мәктәпләрендә укучы башкорт балалары катнашса, быел Баймак, Краснокама, Борай, Илеш, Бакалы һәм Ярмәкәй районы укучылары да катнашты.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында бәяләмә төркеме җитәкчесе, "Нур" театры артисты Мәхмүт Фатыйхов осталык дәресе күрсәтеп, Тукай шигырьләреннән өзекләр укыды.
Чара Тукай һәйкәле янында күмәкләп фотосурәткә төшү белән тәмамланды.