Финляндия татарлары: Риза Фәхретдин мирасы һәм имамнар белән футбол уены

Һелсинкида Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференция

Һелсинкида Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференция, Финляндия татар яшьләренең Мәскәү өлкәсе имамнары белән футбол уйнавы һәм Финляндия татар җәмгыяте тормышы турында җәмгыятьнең җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин белән сөйләштек.

— Гөлтән ханым, ни өчен Һелсинкида нәкъ менә Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференция оештырырга булдыгыз?

— Галим һәм имамнарның ислам диненә ничек тәэсир итүе безнең өчен кызыклы булды. Конференциядә дә күпчелек чыгышлар шул турыда иде. Былтыр Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган конференция уздырган идек, быел менә Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан аңа багышлап уздырдык. Аллаһ боерса, киләсе елда да берәр галимгә багышлап конференция оештырырбыз. Ризаэтдин Фәхретдин 1914 елда Финляндиядә булган һәм Финляндиядә мөселман җәмгыятен оештырган кешеләр белән очрашкан. Ул чорда Финляндиядә әле яңа гына оешкан татар мөселман җәмгыятендә бик күп татар галимнәре булып киткән. Фәхретдин Финляндия татар җәмгыятен оештырган имам Вәли Әхмәт Хаким белән хат алышып торган. 1920нче елларда Идел буенда халык ачлыктан кырылганда Финляндия татарлары почта белән Казанга азык-төлек җибәреп торуы да мәгълүм. Бездә урта буын, ягъни 40тан узганнар бу бәйләнешләр белән бик нык кызыксына.

Ризаэтдин Фәхретдин (алда, уртада) Финляндия татар җәмгыятен оештыручылар белән

Яшьрәкләр өчен исә Мәскәүдән килгән имамнар белән футбол уйнау кызык булды. Конференция 11 октябрьдә үтсә, 12 октябрьдә яшьләр белән футбол уены узды. Анда Мәскәү өлкәсеннән килгән имамнар Финляндия татар яшьләренең "Йолдыз" футбол такымына каршы уйнады. Дистәдән артык имам килгән иде. Футбол уйнаучы имамнарны китерүне Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе Рушан Аббясов оештырды.

— Мондый гадәти булмаган чара оештыру турында уйга ничек килдегез?

— Бу чыннан да тарихи бер вакыйга булды. Елъярым чамасы элек мин Мәскәүдә булганда мөфти Равил Гайнетдин һәм Рушан хәзрәт белән очрашкач шундый фикергә килдек. Мин ул вакытта Финляндия татарларының спорт оешмасы җитәкчесе дә идем. Башта 20 елга якын мәдәни оешманы җитәкләсәм, аннан 10 ел чамасы спорт оешмасын җитәкләдем. Мәхәллә рәисе булып елъярым чамасы эшлим. Шулай Мәскәүдә булганда алар үзләрендә футбол уйнаучы имамнар булуы турында әйтеп куйды. Алар безнең "Йолдыз" такымы белән уйнасалар, бик кызыклы, бик шәп булыр иде дидем. Шулай итеп бу конференция белән футбол уенын икесен бер вакытка туры китереп уздырырга булдык һәм алар Мәскәү өлкәсендәге футбол уйнаучы имамнарны бергә туплап алып килде. Финляндиядәге татар яшьләренең кунакка килгән дин әһелләре белән шулай очрашуы бик кызыклы булып чыкты. Уенны карарга килүчеләр дә шактый булды. Кайберәүләр фин дусларын ияртеп килгән иде.

"Йолдыз" такымы һәм футбол уйнаучы имамнар Һелсинкида

— Финляндия татар мәхәлләсе чит илдәге иң танылган милли җәмгыять. Мәхәллә тормышы ничек бара?

— Барысы да акрынлап бер көйгә бара. Татар балалар бакчасы эшләп килә. Һәр яшьтәге балалар өчен курслар дәвам итә. Алар бу курсларга мәктәптән соң йөри. Бер төркем бер көнне, икенчесе икенче көнне укый. Һәркем йөри алырлык итеп оештырырга тырышабыз. Ул курсларны бер татар теле укытучысы һәм бер имам уздыра. Икесе дә үз өлешләрен татар телендә алып бара. Грамматика, язу, уку курслары. Балалар латин хәрефләре белән татар телендә язарга, укырга өйрәнә. Әдәбият түгәрәгенә күбрәк 30-40 яшьтән өлкәнрәкләр йөри.

— Мәхәллә оештырган чараларга күп кеше йөриме?

— Әле узган конференциягә 60-70 кеше килгән иде. Мәдәни оешмабыз оештырган милли чәй кичәләренә 150-200 кеше йөри. Нинди програм булуга карый инде. Былтыр Германиядә яшәүче Муса Маликов килеп балаларыбызны музыкага, җырга өйрәтте. Аннан соң аның концерты булды, анда 200дән артык кеше җыелды.

Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференциядә

— Казаннан сезгә артистлар еш киләме?

— Бик еш килми. Русиядән килүне виза мәсьәләсе катлауландыра. Муса Маликов Европада яшәгәч, аңа Европа эчендә хәрәкәт итү күпкә җиңелрәк. Камал театры алты тапкыр килде кебек. Соңгы тапкыр 3-4 ел элек килделәр. Өстәвенә, күптән түгел Һелсинкидан Казанга туры очышларны туктаттылар. Сентябрьнең уртасына кадәр Finnair туры Казанга оча иде. Казаннан очучылар кимеде диделәр, алга таба булырмы — билгесез. Без аларга мәхәллә исеменнән хат та җибәрдек. Киләсе елда ТАССРның 100 еллыгы, бәлки моннан очучылар күбрәк булыр дип, мөмкин булса, еш булмаса да, очышларны дәвам итсәгез иде дип имзалы хат юлладык.

— Финляндия татарларының күбесенең тамырлары Нижгардан килә. Ул яклар белән бәйләнешләрегез ничек?

— Вакыт-вакыт булып ала, әмма соңгы арада ул яклар белән бәйләнеш бик юк.

Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференциядә Гөлтән Бәдретдин

— Алга таба тагын ниләр эшләргә җыенасыз?

— Әлегә балалар өчен дәреслекләр, татар телендә дин укыту китаплары әзерләү белән мәшгульбез. Ниндидер эшләр кайнап тора, әмма әлегә зурлап оештырырга җыенган чаралар юк. Ноябрь-декабрь айларында милли кичәләр булачак. Мәдәни оешмабыз Казаннан ниндидер театрны китертү эшләре белән йөри.

"Мәхәллә хәбәрләре" журналы

— Берничә ел элек Финляндия татарлары тарихы турында документаль фильм чыккан иде. Соңрак китап чыгачагы турында да хәбәр булды.

— Аның кайчан әзер булачагын өздереп әйтә алмыйм, әмма һәрхәлдә ул эшнең баруын беләм. Моннан тыш елга ике тапкыр безнең “Мәхәллә хәбәрләре” журналы чыгып килә. Берсе язын, берсе көзен чыга.