Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев докторлык диссертациясен яклады. Әлеге фәнни эш киләчәктә диаспорадагы татарларга сакланып калу юлларын күрсәтүче бер модель була ала ди ул.

"Финляндиядә татар диаспорасы: интеграция һәм аcылны саклау мәсьәләләре" ("Татарская диаспора Финляндии: вопросы интеграции и сохранения идентичности") дигән докторлык диссертациясен Рамил Беляев җиде ел язган. Күптән түгел ул аны Һелсинки университетында яклады. Рамил хәзрәт белән аның фәнни эше турында сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, ник бу темага алынырга булдыгыз?

– Мөһаҗирлектә яшәгән татарларның язмышы мине күптән кызыксындыра иде. 2004 елда Финляндиягә күчеп килгәннән соң кызыксыну тагын да артты, чөнки бу тормышны үз күзем белән күрдем. Мондагы татарларның тел, милли үзенчәлекләрне саклауларын, бергәләп эшләү ысулларын күргәч бу мәсьәләгә бәйле фәнни эш язу теләге туды. Нинди шартлар ярдәмендә, нинди чыганаклар кулланып бу азчылык үз-үзен саклый һәм шул ук вакытта Финляндия җәмгыятенә интеграцияләнә алган дигән сорауны фәнни дәрәҗәдә өйрәнәсем килде.

– Фәнни хезмәт җитәкчегез кем иде?

– Җитәкчем – Һелсинки университеты профессоры Йуха Йанхунен (Juha Janhunen). Ул алтаистика профессоры. Татар шул алтаистик төркемгә кергән халык буларак аның Финляндиядәге тарихы өйрәнелде.

– Фәнни хезмәтне нинди телдә яздыгыз?

– Хезмәт рус телендә язылды. Башта инглиз теленә тәрҗемә кылу турында уйланылган иде, әмма Һелсинки университеты рус телен бер фән теле буларак кабул иткәнгә күрә, шул телдә калдырылды.

– Киләчәктә аны башка телләргә тәрҗемә итәргә уйламыйсызмы?

– Фин, инглиз теленә тәрҗемә итү кирәк. Бәлкем татар теленә дә тәрҗемә кылыныр.

Диссертация яклау вакыты
Диссертация яклау вакыты

– Язганда нинди чыганакларга таяндыгыз?

– Иң беренче бүгенге көнгә кадәр бу темага язылган бөтен әдәбиятны караштырдым. Һелсинки университетында, Төркиядә, Татарстанда, Мәскәүдә булган фәнни эшләрне карадым. Аннары язучыларның әсәрләренә тукталдым, шулай ук диаспора эчендәге күзәтүләремне кулландым. Мисал өчен ничек әти-әниләр балаларга татар телен сеңдерә, балаларның телгә, дингә, мәдәнияткә мөнәсәбәтен өйрәндем. Һәм иң соңгысы буларак мәхәллә әгъзалары белән әңгәмәләр ясадым, шул вакытта әгъзаларыбызның өйләрендә сакланган рәсем, аудио-видео архивлары кулланылды. Әлеге материаллар ярдәмендә сорауларга җавап табарга тырыштым. Нәтиҗә буларак диссертациянең эчтәлеге туды.

– Мәгълүмат җитәрлек булдымы?

– Материал кирәк булганнан да күбрәк җыелды. Күп әйберне диссертациягә сыйдырып та булмады, чөнки йөзәрләп рәсемнәр, әңгәмәләр тупланды. Аларның бөтенесен сыйдырсаң 300 бит кенә түгел, 600-700 битлек материал булган булыр иде. Шуңа сайлый-сайлый 310 битлек итеп бастырып чыгардык.

– Моңа кадәр Финляндия татарлары турында берәр фәнни хезмәт якланган булганмы?

– Булган. 1965 елларда Силья Лауха (Silja Lauha) исемле бер хатын Финляндия мөселманнарының мәхәллә үзенчәлекләре турында язган булган. Ул хәтта мәхәллә әгъзалары белән дә күрешкән, имам, рәиснең кызы белән сөйләшкән. Шулай ук Һелсинки университеты тикшерүчесе Харри Хален татарлар турында күп язган.

Аннары татар теленә бәйле тикшерүләр булган. Мисал өчен Казан энергетика институты тикшерүчесе Язгөлем Әхмәтова Финляндия татарларының теленә багышланган тикшерү уздырган. Фин, инглиз, төрек теленең татар телендә сөйләүгә, интонациягә, тел байлыгына тәэсир итүен өйрәнгән. Ул да кызыклы һәм фәнни материал. Шулай ук мондагы татарларның үзләренең дә тикшергән материаллары бар. Алар бөтенесе кулланылды.

– Фәнни хезмәткә нинди бүлекләр керде?

– Финляндия татарлары тарихы, Финляндиядә татар этноконфессиональ азчылыкның формалашуы, Татарларның дини традицияләрен саклавы, Татар асылын һәм ана телен саклап калу тырышлыклары.

Диссертация яклау вакыты
Диссертация яклау вакыты

– Докторлык эшен яклауда кемнәр катнашты

– Алып баручы – минм фәнни җитәкче, Йуха Йанхунен булды, оппонент буларак – Казакъстанның Назарбаев университетыннан профессор Юлай Шамилуглы килде. Ул АКШның Висконсин-Мэдисон университетыннан билгеле. Үзе дә азчылыкта үскән кеше буларак татарларның диаспора тарихын яхшы белүе сәбәпле, аның оппонент булуы бик уңышлы булды. Юлай әфәнде шулай ук диссертацияне тикшерүче дә иде. Икенче тикшерүче Казан федераль университетыннан профессор Искәндәр Гыйләҗев булды.

Шулай ук диссертацияне яклау утырышында катнашучылар арасында Казаннан Милли шура рәисе Васыйл Шәйхрәзиев һәм аның ханымы, Татарстанның Финляндиядәге сәүдә вәкиле Альбина Рәхимуллина. Мәхәллә рәисе Атик Али, элекке рәис Окан Даһер. Тампере мәхәлләсе рәисе Вахит Вафин һәм Казакъстанның Финляндиядәге илчесе Мурат Нуртлеуов һәм башкалар булды. Гомумән 60тан күбрәк кеше катнашты. Аларның күпчелеге татар мәхәлләсе әгъзалары иде.

– Фәнни хезмәтне китап буларак бастырырга уйламыйсызмы

– Ният бар. Васыйл Шәйхразиев моны диаспоралар өчен ничек кулланып булуын татар конгрессы уйлаячак диде. Чөнки анда мин татар халкын диаспора эчендә саклап калу турында бер модель дә бирәм. Аның өчен төрле компонентлар бар.

Финляндия татарлары турындагы бу эш бер китап формасына килсә ул киләчәк буыннарга файдалы документ булып калыр иде. Әлбәттә ул вакыт һәм көч таләп итә, шуңа ул әле беренче мәсьәлә булып тормый.

– Бу модель нидән гыйбарәт?

– Кайбер милли азчылыклар Европа иленә күчеп килгәннән соң телне өйрәнергә теләми, мәдәниятне аңларга тырышмый һәм ничектер ябылып яши. Аңлашылмаучанлык сәбәпле милләтара низаглар чыга. Шул ук вакытта икенчеләре ассимиляцияләгә бирешеп ана телен югалта, милли традицияләрне, динне санга сукмый башлый. Икесе дә начар.

Әлбәттә шул ук вакытта үз асылын саклап калуның үрнәге булып һәм ил тәртипләренә сыешучылар да җитәрлек. Европадагы Азия диаспоралары, Төньяк Америкадагы Европа диаспораларын аерым әйтеп була. Финляндиядәге татар диаспорасы да аз санлы (меңнән азрак кеше) булуга карамастан, фин мәдәниятенә һәм социаль мохитенә сыеша, шул ук вакытта татарлыгын да саклап калуга үрнәк мисал. Ә моның өчен түбәндәге компонентлар мөһим:

– Дин (дини кыйммәтләрне кадерләп тоту мәдәниятне һәм телләрне саклауга ярдәм итә. Дини йолаларны нигездә ана телендә башкарасың һәм үзеңнән соң килгән буынга җиткерәсең.

– Позитив дәүләт сәясәте (үз асылыңны саклап калу һәм ил социумына сыешуның төп билгесе булып позитив дәүләт сәясәте тора. Тарихта азчылыкларга карата булган золымлы сәясәт очраклары шактый, бу исә аерым этник төркемнәрнең геноцидына да китерде. Мондый хәлгә калмас өчен дәүләт сруктуралары тарафыннан этник азчылыкларның интеграцияләнүенә бәйле уңай сәясәт булдырылырга тиеш. Анда диаспоралар мәнфәгатьләре, илнең башка этник һәм дини төркемнәре белән диалог үстерү стратегияләре истә тотылырга тиеш.

– Традиция һәм гореф-гадәтләрне үтәү (үз асылыңны саклау нигездә этник төркемнең гореф-гадәтләрен үтәүгә бәйле һәм аларны буыннан-буынга күчереп бару мөһим. Нигездә традицияләр бала туу, аның буйга җитүе, гаилә коруы, вафаты белән бәйле. Әлбәттә замана таләпләре белән традицияләрне үтәү бераз үзгәрә дә ала.

– Ана телен куллану (этник асылны саклап калуның төп өлеше ул ана телен белү. Моның мөһимлеген бөтен диаспора вәкилләре аңларга һәм телне саклау бурыч икәнне үз йөрәге аша үткәрергә тиеш. Гаиләдә көндәлектә аралашу һичшиксез туган телдә булуы һәм балага аны кечкенәдән үк сеңдерү мөһим. Ярдәм буларак телне курсларда, җәйләвекләрдә, интернетта, төрле тренингларда укытырга кирәк.

– Инициатива (дөньяда күп кенә этник төркемнәрнең читтән ярдәм көтүләре билгеле, бу – стратегик хата. Диаспора сакланып калу һәм ил җәмгыятенә сыешу өчен үзе чаралар күрергә һәм аларның үтәлешен тикшереп барырга тиеш. Тормыш барышына карап үсеш стратегиясен дә диаспора үзе билгели.

– Хакимият белән уртак тел табу (диаспора вәкилләре яңа ил ватандашлары буларак барлык ил кануннарын үтәргә һәм хакимияткә ихтирам күрсәтергә зарур. Юкса хакимият белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар, ә соңрак низаглар килеп чыгуы көн кебек ачык. Шулай ук яшәгән ил халкының мәдәнияте, динен, телен хөрмәт итү, тарихын, традицияләрен өйрәнү дә ике арадагы мөнәсәбәтләрне җылыта.

– Финанс бәйсезлек (дини эшчәнлек, телне, мәдәниятне, гореф гадәтләрне саклап калу өчен финанс база кирәк. Диаспора финанс яктан бәйсез булу стратегиясен будырырга тиеш. Финляндия татарларын алганда, бу әгъзалык акчаларын җыю системасы. Финанс тотрыклылык өчен икенче адым булып матди файда китерү өчен җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген җайлау. Шулай ук оешманың финанс чыгымнарын тиешлечә тикшереп бару бик мөһим.

– Бердәмлек (Европа илләренең кайберләре үзара бердәмлек булмау сәбәпле уңышка ирешә алмый. Диаспора вәкилләренә бер кануни үзәк, сайланган җитәкче һәм идарә тирәсендә туплану мөһим. Бүгенге көндә берүк диаспораның берничә рәсми оешмасы, лидеры булуы таралган күренеш. Моңа караш төрлеге, тел белү дәрәҗәсе, дин тотудагы аерымлыклар сәбәп булып тора. Әлеге хәл нигездә ассимиляциягә китерә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG