Путин Юрий Чайкага Төньяк Кавказ бүлгесендә вәкаләтле вәкил вазифасы тәкъдим итте

Владимир Путин һәм Юрий Чайка

Русия президенты Владимир Путин элеккеге баш прокурор Юрий Чайкага Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә үзенең вәкаләтле вәкиле вазифасын тәкъдим итте.

2006 елдан Русия баш прокуратурасын җитәкләгән Юрий Чайкага Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә Русия президентының вәкаләтле вәкиле вазифасы тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне президент Владимир Путин Чайка һәм Русия баш прокуроры урынына намзәт булган Игорь Краснов белән очрашуда яңгыраткан. Очрашуны Русия дәүләт телеканалы күрсәткән.

2018 елның җәеннән Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә президентның вәкаләтле вәкиле Александр Матовников иде. Аның нинди эшкә күчереләсе әйтелми.

20 гыйнварда Путин баш прокурор вазифасына Тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Игорь Краснов намзәтен тәкъдим итте. Прокуратураның гамәлдәге җитәкчесе Юрий Чайка "башка эшкә күчү сәбәпле" урыныннан китә диелде.

15 гыйнварда Русиянең Дмитрий Медведев җитәкләгән хөкүмәте вазифасыннан китүен белдерде.

Яңа премьер-министр итеп Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин куелды.