Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә Азатлыктан өч сорау. Өченче өлеш

Сулдан уңга: Рушан Шәмсетдинов, Факил Сафин һәм Фирдәвес Ханов

Азатлык республиканың абруйлы Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә татар теле, Тукай мирасы, җанисәп турында сораулар бирә һәм җаваплары белән таныштыруын дәвам итә.

Тукай бүләгенә быел тугыз намзәт дәгъва итә. Азатлык Ләбиб Лерон, Марат Әмирханов, Григорий Эйдинов белән әңгәмәләр ясады, шулай ук соруларга Дания Нуруллина, Мәдияр Хаҗиев, Мансур Гыйләҗев җавап бирде. Бу юлы рәссам Рушан Шәмсетдинов, язучы Факил Сафин һәм архитектор Фирдәвес Ханов фикерләре белән таныштырабыз.

Һәр намзәткә өч сорау бирелде:

  1. Татарстанда татар дәүләт теленең торышын ничек бәялисез? Аны үстерү, популярлаштыру өчен дәүләт һәм җәмәгатьчелек нишләргә тиеш дип саныйсыз?
  2. Быел Габдулла Тукай тууга 135 ел. Аның исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче сәнгать кешесе буларак Тукай никадәр өйрәнелгән дип саныйсыз һәм аның 135 еллыгына нинди эшләр башкарылырга тиеш, сезнеңчә?
  3. Быел Русиядә җанисәп уза. Русиядә татарлар саны кимемәсен өчен нишләргә кирәк? Уфа татарлары мисалында башкортлаштыру сәясәтенә карашыгыз нинди?

Рушан Шәмсетдинов

Рушан Шәмсетдинов – Татарстанның халык рәссамы, графика, каллиграфия остасы, Татарстан, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул Тукай бүлегенә күпсанлы рәсемнәре, иҗат әсәрләре өчен тәкъдим ителә.

1. Мин Казанның Иске татар бистәсендә туып-үскән кеше. Сугыштан соң бистәдә төрле милләт вәкилләре яшәде, әмма шулай булуга карамастан биредә һәр кеше татарча сөйләште. Без малайлар үзара, күрше-күләннәр дә татарча сөйләште. Чын татар телле мохит иде. Менә бу юкка чыкты. Миңтимер Шәймиевнең "Тузган торак" програмы - зур хата. Бөтен йортлар җимерелеп, биредә яшәүче кешеләрне тараттылар, "коробка" йортлар барлыкка килде һәм бирегә Иске татар бистәсен аңламаган, белмәгән, ишетмәгән төрле кеше килеп тулды. Соңгы елларда бистәне рәткә китерергә тырышлык салынды, әмма ул музей, бутафория, фольклор йортлар килеп чыкты. Җаны юк аның, татарлык атмосферасы юкка чыгарылды.

Империя милләтләрне болгатып урыслар гына калсын дип тырыша, шовинизм көчәйгәннән-көчәя

Татар телен саклап калуның бердәнбер юлы - ул милли мәгариф системын булдыру. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрне көчәйтергә кирәк. Кайбер татар бакча, мәктәпләрен карыйсың, утырып еларлык. Империя милләтләрне болгатып урыслар гына калсын дип тырыша, шовинизм көчәйгәннән-көчәя. Алар да бит тамыр - мәктәпләр икәнен аңлый. Шуңа да мәктәпләргә һөҗүм булды. Дәүләт моны аңларга тиеш һәм яклауны ныграк оештырырга, татар телен өйрәтүнең, татар мохитен тудыруның яңа юлларын табарга кирәк. Шуның өчен утыра бит алар, шуның өчен аларга акча түләнә. Татар дәүләт телен өйрәнү, укуның да мәҗбүри булырга тиеш. Моның өчен көрәшергә кирәк.

Ә кешеләр нишли? Үҗәт булып бөтен җирдә татарча сөйләшергә кирәк. Такси, трамвайга утырсың икән, татарча эндәш, кибеттә дә тауарны татарча сора. Татарчаны барысы да чамалый ул. Мин менә бөтен җирдә татарча сөйләшәм, кибетләрдә инде таныйлар.

БУ ТЕМАГА: 2021 елда Тукай бүләгенә 9 намзәт дәгъва итә

2. Тукайга карата игътибар җитәрлек дип саныйм. Ул фәнни яктан да ныклы өйрәнелде. Тукайны барысы да белә. Ул яшәгән чорда да шулай булган, әле дә. Даһи шагыйрь, үзеннән соң күпме мирас калдырды. Казан метросының Тукай мәйданы тукталышында 19 рәсем - минем иҗат. Аның әсәрләренә, әкиятләренә нигезләнгән фрескалар белән күпме кеше күрә, таныша. Мин горурланам аның белән. Тиздән М. Горький исемендәге музейда Тукайга багышланган рәсемнәр күргәзмәсе, мин анда да катнашам.

3. Татарлар һәрвакыт көрәштә. Тынычланырга ирек бирмиләр. Башкортстанда башкорт милләте азсанлы булуы кемнедер борчый, шуңа да татарларның санын киметергә тырышалар. Әмма басым ясау, алдап-йолдап, астыртын эшләү килешми. Үзбилгеләнү - һәр кешенең үз эше, ул үзе аны хәл итә. Русиядә татарларның сан белән икенче урында булуы кемгәдер ошамыйдыр, сәяси көчне киметергә телиләр. Әмма без бернигә дә карамастан, татар телен белмәгән очракта да татар дип язылырга, татар телем - туган телем дип язарга тиеш.

Факил Сафин

Факил Сафин – язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе. Тукай бүләгенә берничә тапкыр тәкъдим ителде. Язучылар берлеге аның әсәрләре мәртәбәле бүләккә лаеклы дип саный.

Татар телен өйрәтергә куркып калган ата-аналар саны арта

1. Дәүләт кулыннан мөмкин булганны эшли. Карагыз, мәктәпләр, бакчалар, радио, телевидение, газетлар, төрле берләшмәләр, театрлар эшли, күпсанлы җырчылар, сәнгатькәрләр, университет, фәнни оешмалар бар. Тотарга да кулланырга. Соңгы елларда аеруча татар теленә карата игътибар артты. Татарстан президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшли, Марат Әхмәтов җаны-тәне белән борчылып эшли. Ә менә җәмәгатьчелектә битарафлык. Татарлыкны сакларга дип йөргән мәктәпләр, аларның мөдирләре бар, әмма кешеләр алардан гаеп эзли. Аларга ябырылырга гына торалар. Һөҗүм иткәнче ярдәм ит, ярдәм итә алмыйсың икән, сүз белән күңелен күтәр! Эшләмиләр дип кычкыру гына җиңел. Менә соңгы елларда ата-аналар татар телен өйрәтми, татарча белсә дә көчсезрәк яки татар теле башлангыч дәрәҗәдә булган сыйныфларга бирергә тырыша. Татар телен өйрәтергә куркып калган ата-аналар саны арта, менә бу күренеш фәнни яктан өйрәнелеп бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк.

БУ ТЕМАГА: Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә Азатлыктан өч сорау. Беренче өлеш

2. Тукай – татарның серле бөек шәхесе. Аны күпме өйрәнсәң дә ул яңача ачылачак. Һәр дәвернең үз сораулары була һәм аның әсәрләрен укыган, аның тормыш юлын өйрәнгән саен Тукайда җаваплар чыгачак. Татар дөньясы аны белә, кадерли, әмма дөнья аны белми. Бәлки татар халкын таныту эшен башкарганда Тукай феноменын да кулланырга кирәктер дип уйлыйм.

3. Башкортстанда хикмәтле хәлләр бара. Андагы сәяси заказ белән башкарылган эшләргә күз салсаң, чәчләр үрә торырлык. Җанисәп вакытында Татарстан да читтә тормый, әмма ул саграк эш итә, башкаларны кимсетмичә, уңайсыз хәлгә калдырмыйча барысын да аңлата. Әмма Башкортстан ягыннан һөҗүм күренә һәм сугышта бөтен ысуллар да кулланырга ярый дигәнгә ышанып, әллә нинди уйдырмаларга җитеп, татар телен башкорт диалекты дип игълан итүгә җиттеләр. Коточкыч хәл. Уңай хәлләр түгел бу, татарга аның тискәре кайтавазы булачак. Башкортстанда тагын татарның саны кимергә мөмкин. Әмма милләт төшенчәсен һәр кеше үзе хәл итә, бу – аның хокукы.

Фирдәвес Ханов

Фирдәвес Ханов – архитектор. Түбән Камада яши. Күп еллар дәвамында уңышлы эшләгәне, милли архитектура сәнгатен халыкка җиткерүе өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән. Түбән Камада Җәмигъ мәчете, Изге чишмә, Сабан туе комплексы, Тукай исемендәге парк һәм башка корылмалар авторы.

Канунны үтәүдә таләп юк, татарга ярамаган тагы дигән караш яши

1. Татарстанда татар теле дәүләт теле була алдымы? Минемчә, юк. Җитәкчеләр утырыш уздыра, урысча сөйләшәләр. Дәүләт оешмасында шул ук хәл. Урамда йөрүчеләр үзара татарча сүз ычкындырса, миңа могҗиза дип тоела. Казанның Бауман урамына чыгасың - бер татарча язу юк, яңгыраган көйләр татарча түгел. Бу бит башкаланың үзәк урамы! Гаеп кемдә? Балык башыннан чери, диләр. Канунны үтәүдә таләп юк, ярар, татарга ярамаган тагы дигән караш яши. 2017 елда татар телен таптаганда Татарстанның барлык депутатлары ризалашып кул күтәрде. Гарьлек һәм хурлык. Җитәкчеләр татарлыкка салкынрак карашта булуын күреп сынды.

Республика җитәкчелеге федераль үзәк белән милли мәгариф мәсьәләсендә сөйләшүләрне дәвам итәргә тиеш. Татар теле тулы канлы рәвештә мәктәптә калмаса, ул "кухня" теленә калачак. Татарның бәласе - лидер булмау, әйдәп баручы юк безнең.

БУ ТЕМАГА: Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә Азатлыктан өч сорау. Икенче өлеш


2. Тукайга караш рәсмиләрчә. Бәйрәмнәр дә хисап өчен уздырыла бит. Тукайның үлгән көнендә активистлар чыкты, халыкка аны искә төшерде. Әмма рәхмәт әйтәсе урынына "Ник чыктың, кеше көлдереп йөрмә!" диделәр. Тукайны примитив дәрәҗәдә беләбез. Шигырьләрен яттан беләбезме? Юк. "Туган тел", "Шүрәле" дә "Су анасы" - бетте-китте. Кайда Тукай укулары, Тукай шигырьләре, фестивальләре? Ничектер киң колач җәеп оештырылмый, шыпырт кына эшләнә ул.

3. Мин Актаныш якларыннан һәм башкортларның безнең районны аркылыга-буйга йөреп чыкканнарын беләм. Без татар дип йөргән барлык шәхесләрне алар башкорт дип атый һәм бу турыда элмә такталар да урнаштырды. Мәктәпләргә үтеп керделәр, китаплар тараталар, кешеләрне үз ягына авыштырырга тырышалар. Башкортлар татарларны йотып бара, ә татар дәшми, курка, ояла. Маңгайга тәре ясап куйсалар да түзә торган милләт шул без. Башкортлар котырып эшләгәнгә афәрин диясе генә кала. Безгә дә милләт өчен, һәр татар өчен көрәшү комачауламас иде.

2021 елда Тукай бүләгенә намзәтләр

  • Факил Сафин – "Саташып аткаң таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен;
  • Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" балалар китаплары өчен;
  • Марат Әмирханов – "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – Татарстан республикасының милли мәдәниятенә, аерым алганда театр һәм кино өлкәсендә күп еллар дәвамында керткән өлеше һәм "Микулай" пьесасы өчен;
  • Дания Нуруллина – татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм татар театры эволюциясендә этаплар булырлык сәхнә образлары тудырган өчен;
  • Мәдияр Хаҗиев – "Мелодии родного края" картиналары сериясе иҗат иткән өчен (44 картина);
  • Фирдәвес Ханов – күпъеллык, уңышлы иҗади хезмәте һәм Татарстан республикасының милли архитектурасына керткән зур өлеше өчен (Җәмигъ мәчете, Тукай паркы, Красный Ключ һәм башка эшләре);
  • Григорий Эйдинов – Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен;
  • Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.

2020 елда Тукай бүләге ияләре

  • Лирон Хәмидуллин — "Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Офыктагы аҗаган" китаплары өчен;
  • Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
  • Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың "Сөембикә" операсын сәхнәләштерү өчен;
  • Денис Осокин — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары" ("Огородные пугала с ноября по март") әсәрләре өчен.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!