Беларус тышкы эшләр министрлыгы, саклану министрлыгы һәм башка идарәләр вәкилләре дүшәмбе узган матбугат очрашуында бу хәлгә үз аңлатмаларын бирде. Очрашуга чит ил дипломатлары һәм журналистлары чакырылган иде. Әмма очрашуга кулга алынган Беларус журналисты Роман Протасевич китерелгәч чит ил вәкилләренең бер өлеше чыгып китте.
МИД Беларуси проводит пресс-конференцию об инциденте в самолетом Ryanair. Среди спикеров — Роман Протасевич. pic.twitter.com/5HTMQOqJY8
— TUT.BY (@tutby) June 14, 2021
Ryanair-ның Афиннан Вильнюска очучы очкычын мәҗбүри туктатып Протасевичның кулга алынуы Мински белән Көнбатыш арасында яңа киеренкелеккә сәбәп булды.
Матбугат очрашуыннан чыгып китүчеләр арасында ВВС журналисты да бар иде, ул Протасевич әлеге очрашуда хакимият басымы астында катнаша дип исәпләвен белдерде.
Wow. The Belarusian authorities have brought x- @nexta_tv blogger Roman Protasevich from his KGB prison cell to their press briefing about the forced diversion of his @Ryanair flight - that prompted international condemnation & sanctions. @JonahFisherBBC & @abdujalil are there https://t.co/QXXdIH5kWW
— Sarah Rainsford (@sarahrainsford) June 14, 2021
Протевич исә үз ихтыяры белән чыгыш ясавын әйтте.
Узган җәйдә президент Александр Лукашенкога каршы киңкүлә протест чараларын яклап чыккан Протасевичка берничә җинаять маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерелә. Элегрәк Беларус телевиденисендә Протасевичның Лукашенкога каршыларны тәнкыйтьләве күрсәтелгәч аның туганнары һәм көрәштәшләре кулга алынган Протасевич басымга һәм көч куллануга дучар булу сәбәпле шулай сөйли дип исәпләүләрен белдергән иде.
Беларус хакимиятләре очкыч оппозицион блогерны кулга алу өчен туктатылмады, ә очучылар очкычта бомба шартлатылу куркынычы булу сәбәпле үзләре туктарга карар итте дигән белдерүләрен тагын бер мәртәбә кабатлады. Саклану министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Беларусның һөҗүм очкычы Ryanair очкычын төшеп утырырга мәҗбүр итмәгән, Беларус диспетчерлары да очкычны төшәргә мәҗбүр итмәгән, ә бары "киңәш кенә" иткән.
Бу хәлдән соң Европа берлеге илләре Беларусны "һава пиратлыгында" гаепләде. Алар Беларуста иң популяр медиаресурсларның берсе булган NEXTA-ның элекке баш мөхәррире Протасевичны кулга алу өчен очкыч махсус рәвештә мәҗбүри туктатылган дип саный. Александр Лукашенко режимына каршы яңа чикләүләр дә кертелде.
Русия президенты Владимир Путин NBC телевидениесенә интервьюда Ryanair очкычын Минскида туктатуны хупламавын, шул ук вакытта хөкем дә итмәвен белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!