2 ноябрь Казан һәм Чаллыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстан президенты институтын саклап калуны таләп иткән ялгыз пикетлар оештырды.
Казанның "Кольцо" сәүдә үзәге каршында үткән ялгыз пикетта берлекнең бер вәкиле "Татарстанда президентлык институтын саклап калуны таләп итәбез!"дигән татарча һәм урысча язылган шигар күтәреп торды.
Чаллының "Азатлык" мәйданында үткән ялгыз пикетта берлек вәкиле кулына "Татарстан президенты булырга хакым бар. Президент институтын сакларга!" дигән татарча шигар күтәрде.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка әйтүенчә, ике ялгыз пикетның да максаты бер — Татарстанда президент институтын саклап калуны таләп итү.
"Президент институты — безнең хакыбыз. Безнең фикеребезчә, республикалардагы президент институтларын бетерүне күздә тоткан канун өлгесе — Татарстанга каршы эшләнгән канун. Чөнки хәзер Татарстанда гына президент институты бар", дип белдерде ул.
Нәбиуллин Татарстан дәүләт шурасының әлеге канунга каршы фикеренә теләктәшлек күрсәтәбез ди.
"Татарстанда президент институтын бетерү федерализмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Президент исеме мәсьәләсен республикалар үзләре хәл итергә тиеш. Татарстан халкы 1992 елда референдумда билгеле булганча конституцияне кабул итеп бу карарны да үзе кабул итте. 1992 елгы Татарстан конституциясе нигезендә республикада президент институты бар һәм без аны саклап калырга тиешбез", дип җиткерде ул.
БУ ТЕМАГА:
Татарстан каршы булса да, президент атамасын бетерүне күзаллаган канун өлгесе үзгәртелмәячәк25 октябрь Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын үзгәртүгә каршы тавыш бирде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге үзгәрешләр Русия Конституциясенең нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләрен тамырдан кисә дип саный.
Дума канун өлгесен 9 ноябрьдә беренче укылышта карарга җыена. Шуннан соң ул кабат төбәкләргә, шул исәптән, Татарстан Дәүләт шурасына да җибәреләчәк. Мөхәммәтшин ышандырганча, шул вакытта бу мәсьәләдә фикер алышу да оештырылачак. Татарстан президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.
Моңа кадәр депутатлар, сәясәт белгечләре Татарстан әлеге канунга каршы көрәшмәс дип фаразлаган иде.
Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимият — "Русия федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.
Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыю гамәлдән чыгарылачак.
Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!