"Кешеләр безне сүгә, әмма без дә корбан". Казан метросында тикшерүче зары

8 сәгать дәвамында аягүрә басып эшләү, бәдрәфкә дә бара алмау, метро станцияләрендә йоклап калу, түләүсез һәм каһәрләнеп, сүгелеп эшләү. Бу - Казан метросында QR-кодларны тикшерүчеләрнең бүгенге хәле. Җәмәгать транспортында кертелгән чараның корбаннары булып кондуктор һәм тикшерүчеләр калды.

Татарстанда QR-код булганда гына җәмәгать транспортыннан файдаланырга мөмкин дигән чикләүнең бүген бишенче көне. Атна башында ук яңача яшәү аркасында Казанның кайбер урыннарында тыгымнар барлыкка килде, QR-кодлары булмаучыларны транспортка кертмәү яки чыгарып җибәрү очраклары артканнан артты. Вакцинаның беренче компоненты ясалып та, кешеләрнең кулларында сертификат булса да, алар кире борып җибәрелде. Халыкның бер өлешендә бу ачуны кабартты һәм күп очракта алар ачуын кондуктор, транспорт йөртүчедән, тикшерүчеләрдән алды. Бер кеше кондукторга күз яше газы сиптерде, аны биш тәүлеккә ябып куйдылар. Халык моң-зарын Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram битендәге "Хәерле иртә!" сәламе астында яудырды. Аларны сөртә бардылар, әмма комментларны юкка чыгаручыларга тәнкыйть ташкынын туктату авырга төште.

БУ ТЕМАГА: "Мин авырмыйм, үткәрегез мине!" Татарстанда QR-код тәртибе кертелде

Хакимиятнең бу карарының корбаннары булып транспорт ширкәтләре һәм анда эшләүчеләр калды. АТПларга QR-кодларны тикшерү өчен җиһазлар сатып алырга туры килде. Бу – өстәмә финанс чыгым. Кондукторларга да эш өстәлде, болай да тыгым булганда билет сату михнәт булса, пассажирлардан QR-кодларны таләп итү эше аларны "халык дошманы"на әйләндерде. Азатлык аралашкан кондукторларның барысы да моның өчен бернинди дә түләү каралмаганын әйтте. Планны ничек тутырырга кирәк, шул норматив калды, дип сөйләде алар. Аларга хәзер өстәмә эш белән бергә пассажирларның үпкә белдерүләре, уфтанулары, ачулы карашларына да түзәргә кирәк. 12 сәгать дәвамында кысан автобуста кешеләр арасыннан йөреп "QR-код бармы? Күрсәтегез, зинһар" дип сорау бирү дә аларны хәлдән тайдыра. Аларның күбесенең төшке вакытка хәле калмый.

Казан метросында аерым авырлыклар. Метроның һәр станциясендә керү урынында тимер капкалар янында QR-код тикшерү өчен 3-4 кеше куелган. Аларның күбесе Казанның "Метроэлектротранс" ширкәте хезмәткәрләре. Ширкәт бу чара кертелер алдыннан эшкә чакырып игъланнар да бирде, әмма теләүчеләр күп булмаган дигән хис кала.

Азатлык метрода QR-кодларны тикшерүчеләр эшен күзәтте һәм анда эшләүче хезмәткәр белән сөйләшә алды. Күпләр сөйләшүдән баш тартты. Бер ханым исә эш көне ничек узганан аңлатты, әмма эшсез калуыннан куркып үзенең исемен атамауны сорады.

"Мин – югары белемле белгеч, Казан метросында күптән эшлим, әмма эш дәверендә бу кадәр мыскыллауга калырмын дип күз алдыма да китерә алмадым.

Тикшерүчеләр итеп каршы дәшә алмаган хатын-кызлар куелды

Узган җомга көнне безгә җитәкчелек метро станцияләрендә QR-кодларны тикшерүчеләр җитми дип идарә, инженер-техник бүлекләрдәге хезмәткәрләр бу эшкә чыга дип игълан итте. Дүшәмбе кемнәр метро станцияләренә чыгарга тиеш – аларның исемлеге төзелгән иде. Баш тарта алмыйсыз, бу "приказ" нигезендә башкарыла диелде. Без нинди фәрман, укырга бирегез дип сорадык, ләкин күрсәтүче булмады. Аннары мин ул исемлекне тагын карадым. Тикшерүчеләр итеп кемнәрне куйдылар? Башлыча анда каршы дәшә алмаган хатын-кызлар иде. Кемнеңдер бәләкәй балалары бар, яңа эшкә чыгучылар, алар эшкә ябышып ята. Пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләр дә дәгъва белдермәячәк дип куелды. Юк дисәләр, аларны эштән алалар, ә пенсия алдыннан алар кайда урнашсын? Тешен кысып ризалаша. Шулай ук пенсия яшендә булсалар да эшләрен дәвам итүчеләргә бу "вазифа" йөкләнде. Мин – ике бәләкәй бала әнисе.

Башта 12 сәгать эшлисез диелде. Аннары бу уйдан кире кайттылар, чөнки аның өчен өстәмә түләргә туры киләчәк иде. 8 сәгатькә калдырдылар. 8 сәгать аягүрә тору дигән сүз бу. Иртән метродагы поездлар алтыда эшли башлый. Без кешеләрне QR-кодларны тикшереп кертәбез. Бер станциядә өч яки дүрт кеше була ала.

Бер станциядә өч яки дүрт тикшерүче була ала

Дүшәмбе иртәнге мәхшәр беркайчан да туктамас кебек иде. Ашарга китә алмыйбыз, аңа вакыт юк. Кайда ул ашарга? Бәдрәфкә барыр өчен 15 минут вакыт бирелә. Йөгереп барабыз, йөгереп киләбез. Ни капкалап алу, ни кайнар аш белән тәэмин итү оештырылмады. Китә алмыйсың беркая да. Синең эшеңне кем башкара? Әгәр син урында юк икән, ялгыш яки кызганып QR-кодсыз кешене уздырганны теркәсәләр, хезмәт хакыңны кисәбез дип кисәттеләр.

Берничә сәгатьтә баш миең кайный башлый, үзеңдә дә агрессия туа

18 яше яңарак тулып, вакцина ясатырга өлгермәгән яшьләрне, картларны борып җибәрергә туры килә. Ул бичара картлар килә, "Нинди смартфон, нинди код?" дип аңгараеп, безгә рәнҗеп борылып китә. Нишләргә дип бездән сорыйлар, аларга да җавап бирә башласаң, берничә сәгатьтә баш миең кайный башлый, үзеңдә дә агрессия туа башлый. Дөрес, кемдер әрләшергә килә, алар аннан тәм таба. Андыйлар да бар. Әмма кемдер бит чыннан да эшкә эләгә алмады. Вакцинаның беренче уколын ясаган ул, ә икенчесенә вакыт килеп җитмәгән. Сертификатлары бар, әмма безнең аларны уздырырга хокукыбыз юк. Җәлләп, башкалар күрмәгәндә уздыручылар булды. Нәтиҗәдә эштән куылучылар да булды.

8 сәгать басып торганнан минем аяклар шешеп чыкты. Икенче көнне кассир кызлар җәлләп утыргыч чыгарып бирде, без алмаш-тилмәш анда утырып хәл җыйдык. Әмма озак утырып буламы инде метрода, анда һәрвакыт кеше агымы.

Казан җәмәгать транспортында QR-код чикләүләре кертелде

Казан янындагы авылдан килеп эшләүче хезмәттәшкә станциядә кунып калырга да туры килде, чөнки унбердә эш вакыты бетеп ул кире үз авылына кайтып та өлгерми, транспорт инде йөрүдән туктаган була. Менә бу хатын-кызны мыскыллау бит. Хакимият уйлап тапкан QR-кодларны тикшерергә кирәк дип ул эштә кунып калырга тиешме?

Бу рәвешле эшләтеп авыр хәлгә калдыру – безне мыскыллау

Сменалап эшлибез. Бер көнне кичкә таба эшләдем, метро ябылды, станциядән чыкканда караңгы төн иде. Кайттым да аудым һәм 5.30да янә эшкә чыгып киттем, чөнки йә берсе авырып чыга алмый, йә нәрсә... Кая барасың? Чиратлашып эшлибез.

Эшемне яратам, әмма бу рәвешле эшләтеп авыр хәлгә калдыру – безне мыскыллау. Намусым белән киләшә алмыйча азапланам, ни өчен мин бу эштә катнаштым?

Метро станцияләрендә букчаларны тикшерүчеләр үз сменасын эшли аннары хезмәт хакына өстәмә акча булыр дип алар да QR-код тикшерергә баса. Әмма идарәдә эшләүчеләр, инженерлар бу эшне түләүсез башкара. Комментларны укыйм – безне каһәрлиләр. Мин укыйм да елыйм, бездә нинди гаеп? Мин дә күпчелек кебек QR-кодсыз транспортка кертмәүне гаделсезлек дип саныйм. Үз-үзем белән килешергә тиешмен, мораль яктан авыр. Мин баш тарта да алмадым".

* * *

Социолог Искәндәр Ясәвиев халык хакимияткә зарын сөйли алмаганга ачуын үзе кебек кешеләргә чыгыра башлады ди. Аның фикеренчә, яшәү авырлаша, социаль, икътисади проблемнар арта, кешеләрнең ачуы кабара, хакимият кешеләр белән тигез сөйләшә алмаганга киеренкелек арта.

Искәндәр Ясәвиев

— Кешеләрнең тормышы авырлаша бара, социаль проблемнар арта, чикләүләр күп, ачу кабара, кешеләрнең бер-берсенә агрессия чыгаруы еш күзәтелә башлады. Бу вазгыятьтә транспортта эшләүчеләр авыр хәлдә калды, — дип аңлата ул. — Әлбәттә, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтү иң дөресе булыр иде. Үзем автобуска утыргач та иң башта QR-кодны суздым. Кондуктор ханым моңа рәхмәтләрен әйтте. Бик итәгатьле сөйләшүче, QR-кодны таләп итәргә туры килмәгәнгә куанды ул. Агрессив аралашу - халыкның авыр хәлдә калуның күрсәткече.

Кешеләр ачуларын тикшерүчеләргә чыгарды

Кешеләр ачуларын кондуктор, тикшерүчеләргә чыгарды. Хакимият халык белән аралашмый, аларны ишетмиләр. Хакимият белән халык арасында элемтә юк. Сайлаулар гаделсез. Мэрны да, президентны кешеләр сайласа, хакимият һәр адымын уйлап эш итәр иде. Безне сайларлармы дип уйларлар иде. Күзгә-күз карап, ни өчен бу кодлар кирәклеген аңлатырлар иде. Ә бүгенге хакимият халык алдында хисап тотмый. Әйе, популяр булмаган чаралар да була ала, әмма аның сәбәпләре ихластан аңлатыла.

QR-кодларны Татарстандагы транспортта кертелүгә каршы митинглар, урам җыеннары уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, 25 ноябрь ике дистәдән артык кеше Казан мэриясе янында җыелды. Полиция хезмәткәрләре җыелырга рөхсәт юк дип, таралашырга сорады. Ахыр чиктә ОМОН килеп, кешеләрне берничә өлешкә бүлде, берничә кеше тоткарланды.

Казанда QR-кодлар кертүгә каршы протест чарасы

QR-кодлары булмаган кешеләргә ярдәм йөзеннән Telegram-да махсус чат, ВКонтактеда аерым төркем булдырылды. Биредә кешеләр бер-берсенә ярдәм йөзеннән юл уңае дип төрле тукталышлардан кешеләрне утыртып илтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!