Мөселманнар фонды: Узган айда Әфганстанда ачлыктан һәм чирдән 135 татар баласы үлде

Әфганстандагы татар балалары

Бу балаларга Татарстан һумманитар ярдәм җибәрергә тиеш булган, ләкин Русия тышкы эшләр министрлыгының бюрократиясе комачау иткән диелә.

Узган айда Әфганстанда яшәүче 135 татар баласының ачлыктан һәм авырудан гомере өзелгән. Бу хакта үз Facebook битендә Әфганстанда һуманитар проектлар белән шөгыльләнүче Мөселманнар фонды хәбәр итә.

"Узган айда Әфганстанда ачлыктан һәм чирдән 135 татар баласы үлде. Бу Татарстаннан һуманитар ярдәм алырга тиешле мохтаҗлар исемлегендә торган 600 татар гаиләсендәге балалар. Аларның тормышын саклап кала алмау бик аяныч. Татарстан Русия тышкы эшләр министрлыгының бюрократик чылбырын үтеп, узган елның ноябрендә ышандырган һуманитар ярдәмне тапшырыр дип өметләнәбез", диелә анда.

Моннан тыш, Әфганстанда Берләшкән милләтләр оешмасының Югары комиссары идарәсе эшчәнлеге торгызылган дип әйтелә. Татар гаиләләрендә ачтан үлүче балаларның зур саны турында алар мәгълүмат сораган.

Әфганстанда катлаулы шартлар булуына карамастан, җирле мәктәпләрдә 50 мең татар баласы татар телен укый башлаган.

Алданрак Әфганстанда Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма буларак тыелган) хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде.

Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.

Моңа кадәр Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Әфганстанның 17 вилаятендәге татар җәмгыятьләренең саны турында якынча мәгълүмат булуын әйткән иде.

Әфганстан 34 вилаятькә бүленгән һәм татар җәмгыятенә кергән гаилә уртача җиде кешедән тора дип белдерде Хәбибуллин. Аның сүзләренчә, Әфганстандагы татар гаиләләренең исәбен алу тарихта беренче мәртәбә уздырыла. Якынча 60,8 мең татар гаиләсе яши, дип исәпләнә.

Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!