Башкортстанда халык саны кими. Сәбәпләре нидә?

Башкортстанның Белорет районы Кага авылы

Башкортстанда соңгы елларда халык санының кимүе күзәтелә. Тарихчы һәм сәясәт белгече Илнар Гарифуллин бу күренешнең сәбәпләрен өйрәнде. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

2020 елда Башкортстанда халык саны 24365 кешегә кимегән. Росстатның 1990-2020 елларга саннарыннан күренгәнчә, бу кимү биш ел элек белән чагыштырганда 26 тапкырга күбрәк.

90нчы елларда Башкортстанда халык саны тотрыклы артып барган: елына 2265 кешедән алып 34266 кешегә кадәр. Бу әле генә бәйсезлеккә ирешкән Үзәк Азия республикаларыннан кайтучылар белән бәйле булган, һәм өлешчә - советтан соңгы чорда туучылар саны зур булган. Әмма 2000нче еллар башында кимү күзәтелә (2005 елда минус 15092 кеше). Аннары бер күтәрелеш чоры булып ала, һәм инде 2015 елдан башлап тотрыклы кимү (2015 елда 923 кешегә булса, 2020 елда — 24365 кешегә).

Башкортстан үлеп барамы? Бу тискәре динамиканың сәбәпләре нәрсәдә? Авырулар, кул салулар, миграция. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Тулы анализ өчен башта Башстат хисабына күз салыйк, анда иң күп үлүчеләр саны булган районнар китерелгән.

МИЛЛИ ФАКТОР

2021 елның 11 аенда Башкортстанда 61 541 кеше үлгән. Үлем коэффициенты мең кешегә 16,8 тәшкил итте. Шул ук вакытта бу статистикада Башкортстан өчен үтә дә мөһим булган этник фактор исәпкә алынмый. Ә ул монда зур роль уйный һәм башкорт хакимиятенең һәм аны хуплаган башкорт милли активының идеологиясен көзге кебек чагылдыра.

Шулай итеп, республикада иң күп үлүчеләр саны Борай районында теркәлгән — мең кешегә 25,9 кеше. Шулай ук Әлшәй (23,9), Бакалы (23,8), Чакмагыш (23,6) һәм Архангел (23,2) районнары да кызыл зонага керә. Монда сүз табигый сәбәпләр аркасында үлемнәр турында бара, кул салулар турында түгел (бу хакта соңрак).

Архангел районыннан тыш, бу муниципаль берәмлекләрнең барысы да республиканың күбесенчә татарлар яши торган көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешенә керә. Димәк, татар районнары бетеп барамы? Ярый, Борай районы соңгы елларда иң бетеп баручы район, әмма Чакмагыш, Бакалы һәм Әлшәй районнары икътисади яктан төшеп калганнардан түгел бит. Бу районнарда авыл хуҗалыгы да алга киткән һәм алар нефть чыгару зонасына керә. Ә бу ике тармак республика икътисадының нигезен тәшкил итә.

Сәбәпне башкорт хакимиятләренең сәяси стратегиясендә эзләргә кирәк

Монда сәбәпне башка нәрсәдә эзләргә кирәк, атап әйткәндә - башкорт хакимиятләренең сәяси стратегиясендә. Бу уңайдан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Урал арты башкорт төбәгеннән аермалы буларак, алда санап үтелгән районнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту өчен бернинди махсус програм да үткәрелми. Гәрчә, социаль проблемнар монда шактый. Һәм дә табигый сәбәпләрдән үлем дәрәҗәсе ягыннан соңгы елларда алар алда бара.

Әлбәттә, монда коронавирус пандемиясе дә үз ролен уйнады. Ләкин ковид бөтен төбәкләргә дә тарлады, аның өчен административ чикләр юк. Димәк, сәбәп - медицина өлкәсендә, ә бу инде социаль мәсьәлә һәм бары тик дәүләт сәясәте белән генә бәйле.

УРАЛ АРТЫН ОНЫТМЫЙЛАР, Ә БАШКАЛАРНЫ?

Шул ук вакытта Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан хөкүмәте Рөстәм Хәмитов чорында башланган Урал арты үсеше програмын дәвам итеп кенә калмады, ә аңа бүленгән акчаны шактый арттырды һәм програмны алдагы елларга озайтты. Премьер-министр Андрей Назаров сүзләренчә, ул 2024 елга кадәр исәпләнгән, һәм аны гамәлгә ашыру 111,7 млрд сумга бәяләнә.

Чагыштыру өчен: Башкортстан бюджетында чыгымнар 267,6 млрд сум дип исәпләнгән. Ягъни республиканың болай да өстенлекле өлешенә берничә елда республика еллык бюджетының 40%ка якынын тоту планлаштырыла. Моннан тыш, хөкүмәт Урал артының 2030 елга кадәр үсеш програмын да булдырырга планлаштыра. Шул ук вакытта Урал артының социаль өлкәдә өстенлекле үсеше практикасы Мортаза Рәхимов вакытында ук киң куелган иде. Әлбәттә, болар барысы да башка территорияләр үсешенә зыян китерә, чөнки физиканың билгеле бер кануны нигезендә, кайдадыр кимегән булса, кайдадыр арта. Мондый даими дискриминация территориясе булып һәрвакыт Башкортстанның көнбатыш өлеше кала.

БУ ТЕМАГА: "Җанисәптә башкортлар саны кимергә мөмкин, сәбәбе – миграция"

Мондый дискриминацияле социаль-икътисади сәясәт идеологиясен хакимият контролендәге "экспертлар" да нигезләргә тырыша, алар арасында, мисал өчен, Башкортстан мәдәният министрлыгының һуманитар тикшеренүләр үзәге хезмәткәре Азамат Буранчин да бар, ул моңа зур материал багышлаган. Соңгы 30 ел дәвамында ишетелгән дәлилләр һаман да шул ук - бернинди яңалык та юк. Тик менә бу 30 ел инде, күрәсең, акчалар төпсез коега китә, ул арада реаль проблемалар күпмилләтле республиканың башка өлешләрендә дә инде күптән өлгергән.

Башкортстан хакимиятләре татар районнарында халык саны кимүгә юл куярга тырыша

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Азамат Буранчин милләтара мәсьәләләр өчен җаваплы вице-премьер Азат Бадрановның күптәнге дусты булып тора, ә ул милләтара мәсьәләләр өчен җаваплы буларак Радий Хәбиров администрациясендә нәкъ менә башкорт сәясәтен алга сөрә. Бадранов элек башкорт милли оешмаларында актив катнашкан.

Башка сүзләр белән әйткәндә, республика хакимиятләре үзләре үк Башкортстанның татар районнарында халык саны кимүгә юл куярга тырыша. Шул ук вакытта алар соңгы елларда дәүләт пропагандасы һәм мәгариф системы аша җирле халыкны "башкортлаштыру" омтылышларын калдырмый.

МИГРАЦИЯ ҺӘМ КУЛ САЛУЛАР

"Башкаларга чокыр казыма — үзең шунда төшәрсең" дип юкка гына әйтмиләр шул. Бу юлы да шулай булды. Мортаза Рәхимов чорындагы кырыс авторитаризм режимы, этник протекционизм, бигрәк тә һуманитар (мәдәният һәм мәгариф) һәм административ (хакимият органнары) өлкәләрдә ачык чагылды, иң креатив кешеләрнең республикадан читкә китүенә китерде. Ә бу, үз чиратында, республиканың тискәре имиджын булдыруга ярдәм итте — нәтиҗәдә Башкортстан тышкы инвестицияләр һәм башка икътисади күрсәткечләр белән аутсайдерлар арасында калды. Иртәме-соңмы бу бумеранг титуллы халыкка да китереп сугасы иде.

Икътисади фактор менә шундый "бумеранг" булып чыкты. Хроник икътисади җитешсезлекләр, ә иң мөһиме, депрессия һәм чарасызлык аркасында инде башкорт халкы республикадан читкә китә башлады. Беренче чиратта, Көнбатыш Себер төбәкләренә һәм Норильск шәһәренә.

Башкортстанда үткәрелгән соңгы фикер белешү нәтиҗәләренә күрә, анда катнашканнарның 29 проценты республикадан китәргә теләвен белдергән. Бу хакта hh.ru эш эзләү хезмәте хәбәр итте.

Көнбатыш Себер төбәкләрендә башкортларның саны артуы, ниһаять, анда башкортларның аерым төбәк милли-мәдәни автономияләре төзелүгә китерде. Бу, моннан өч ел элек Федерация шурасы сенаторы Лилия Гомәрова җитәкчелегендәге башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясен төзергә дә мөмкинлек бирде. Башкорт Урал артының гайре рәсми башкаласы — Сибай шәһәрендә — экологик проблемнар аркасында миграциянең кинәт артуы күчемсез милек бәяләренең кыска вакытлы кимүенә дә китерде.

Балаларның үз-үзләренә салу саны белән Башкортстан Идел буе бүлгесендә лидер булып тора

Бу гына түгел. Башкортстан балаларның үзләренә салу саны белән дә Идел буе бүлгесендә лидер булып тора. Моннан тыш, Башкортстан полиция хезмәткәрләре арасында үз-үзен үтерүләр саны белән дә лидер булды. Мәсәлән, күрше Татарстанда 2019 елда 258 кеше үз-үзенә кул салган, ә Башкортостанда — 729. Татарстанда кул салулар 100 мең кешегә 6,6 очрак тәшкил итсә, Башкортстанда — 20,1 (тулы статистика монда).

Туучылар санына килгәндә, республикада туучылар саны иң югары булган район булып Бөрҗән районы кала, анда халыкның табигый үсеше — 34 кеше. Әмма анда да туучылар саны узган ел белән чагыштырганда кискен кимегән (2020 елда 341 булса, 2021 елда 264 булган). Башка башкорт районнарында - шул ук күренеш.

КӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ ДЕПРЕССИВ БУЛЫП КАЛА

Шул ук вакытта гаделлек өчен әйтергә кирәк, иң башкорт саналган Бөрҗән районында туучылар саны аз гына күбрәк булса да, нәкъ менә башкортлар яшәгән көньяк-көнчыгыш үзенә кул салучылар саны белән лидер булып тора. Әйтик, 2020 елда бу тискәре рейтингта беренче өч урынны Зианчура, Җылаер һәм Габҗәлил районнары алып торган. Димәк, башкорт көньяк-көнчыгышына 30 ел буена даими рәвештә күп акча салынуга карамастан, моның файдасы юк диярлек? Биредә социаль хәл яхшырмый, икътисад үсми, ә бу территория дотацияле булып кала бирә, республиканың башка өлешендәге болай да кечкенә финанс ресурслары аңа сарыф ителә.

УФА ИНДЕ МИЛЛИОНЛЫ КАЛА ТҮГЕЛМЕ?

Бөтен Башкортстан халкына килгәндә, 4 млн кеше дигән чик инде күптән узылган дип саныйм. Эш монда демографик күрсәткечләрдә дә, миграция күрсәткечләрендә дә. Ул гына түгел, Уфа үзе дә миллионлы шәһәр статусын югалту чигендә тора (Волгоград һәм Пермь шәһәрләре кебек). Минем чыганакларга күрә, 2021 елда узган җанисәп барышында халык санын алучыларга әгәр Уфада фатирларда ялгыз кешеләр яшәгәне ачыкланса, статистика өчен аларга "үлгән җаннар"ны өстәргә киңәш ителгән. Бу, янәсе, Башкортстан башкаласында миллион кешене "җыярга" кирәк дигән максат белән аңлатылган. Хакимият фикеренчә, бу сан җыелмаска да мөмкин.

Нинди нәтиҗәләр ясап була?

  • Беренчесе: Башкортстан 4 миллион халкы булган республика статусын югалткан дип саныйм. Бар булган мәгълүмат мондый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
  • Икенчесе: кайбер ярлырак төбәкләр белән чагыштырганда табигый сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны азрак булса да, Башкортстанда кул салулар һәм миграция саны бик зур булып кала. Болар нәтиҗәсендә Башкортстан алдагы берничә елда икътисади күрсәткечләр генә түгел, демографик күрсәткечләр белән дә Идел буе төбәкләре арасында лидерлыгын тулысынча югалтачак.
  • Өченчесе: бу тискәре тенденцияләр башкорт хакимиятенең тар карашлы дискриминацион (милли планда) сәясәте аркасында тагы да катлаулана. Шуңа да карамастан, демографик (күп санда кул салулар) һәм икътисади-миграция факторлары Башкортстанның этник төзелешендә якын киләчәктә бернинди реаль үзгәреш тә булмаячак дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ягъни титуллы халык санының реаль артуы булмаячак. Димәк, 2015 елгы микро-җанисәп һәм 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларыннан аерылып торган теләсә нинди мәгълүмат 2020 елгы җанисәпнең фальсификацияләнгән булуын аңлатачак.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!