Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җанисәптә башкортлар саны кимергә мөмкин, сәбәбе – миграция"


Башкортстандагы Басай авылы (архив фотосы)

Җанисәптә башкортлар саны да башка халыкларныкы кебек кимергә мөмкин. Башкорт авылларына инвестиция кертмәү сәбәпле кешеләр эшсезлектән читкә китәргә мәҗбүр. Әмма тел белү ягыннан югалтулар булмаска тиеш дип саный кайбер галимнәр.

Башкортстандагы Урал аръягында яшәүче төбәктә депопуляция бара дип санаучылар бар, моның төп сәбәпләре – эшсезлек, халыкка тиешле инфраструктура булмау. Соңгы ике елдагы пандемия дә үзенекен итә. Җанисәптә башкортлар саны ничек кимергә мөмкин, башкортлар күпләп яшәгән районнарда авылларның хәле һәм башкортларның туган теленә мөнәсәбәте турында икътисад фәннәре кандидаты Вилюр Әхмәтов белән сөйләштек.

Вилюр Әхмәтов – икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Ул 17 ел Сибай дәүләт институтында эшләгән, икътисад факультетын җитәкләгән. Хәзерге вакытта Уфа федераль тикшерү үзәгенең икътисад һәм территорияләрне үстерү идарәсе секторының фәнни хезмәткәре булып эшли. Галим этник икътисад, этник эшкуарлык, авыл хуҗалыгы икътисады үсеше, Урал аръягы районнарының үсеше кебек темаларны өйрәнә.

— Вилюр әфәнде, Сезнең төп эшчәнлек Урал аръягындагы районнарында, ә бу – башлыча башкортлар күпләп яшәгән төбәк, соңгы ун елда үсеш бармы, күзәтеләме? Әллә кире чигенеш бар дип бәялисезме?

Вилюр Әхмәтов
Вилюр Әхмәтов

— 2011 елдан бирле бу төбәкне үстерү өчен махсус дәүләт програмы төзелгән иде. Хәзер интернетта бу эшчәнлекне тәнкыйтьләүчеләр бик күп, тик конструктив, төпле тәнкыйть җитеп бетми.

Урал аръягы районнарында хәлләр яхшы түгел, эш урыннары җитмәү белән проблемнар бар. Эшсезлек сизелә, кешеләрнең димәк кереме дә шулкадәр генә. Барысы да начар дип тә сурәтләү кирәкмәс, чөнки азмы-күпме дәүләт програмы нәтиҗәсе дә бар дип саныйм. Үсеш ул галимнәрдән, програм язучылардан гына тормый, ул урындагы кешеләргә, идарәчеләргә, гади эшчеләргә дә бәйле.

Бу районнарның тарихына күз салсак, XX гасыр башына кадәр Урал аръягы Башкортстан икътисадын алга этәрүче төбәк булган. Алтын табу кәсебе зур үсеш алган иде, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәләре дә акча китергән. Совет берлеге чорында алгы планга нефть табышы чыккач, Уфа, Стәрлетамак, Салават кебек шәһәрләргә игътибар күбрәк бирелә башлаган. Бу – бөтен Совет берлегендә күзәтелгән сәясәт. Урал аръягы районнары каралмый калды. 1970-80 елларда бу мәсьәләләрне күтәрә башладылар, яңа ширкәтләр, оешмалар актив эшли башлады. Бу оешмалар 1980 еллар азагы, 1990 еллар башына кадәр әйбәт кенә эшләп килделәр, 1990 елларда бөтен Русия буйлап башланган кризис бу төбәккә дә кагылды.

— Мортаза Рәхимов президент булган чакта бу районнарга зур игътибар бирелде. Ул вакытта да үсеш булгандыр бит? Әмма соңыннан республикада акча кимеде, "Башнефть" федераллар кулына эләкте.

— Әйе, әлбәттә, 1990 елларның уртасы - ахырына кадәр бу төбәктә агросәнәгать комплексында үсеш әле дәвам итте. Соңрак кыенрак була башлады. Бу Русия буйлап барган кризис белән бәйле булган хәл. Совет берлеге таркалгач, яңа реформалар китте, кризис бер генә елда барлыкка килми бит, аның алшартлары еллар буе формалаша. Бу кризисны мин "Башнефть"не "Роснефть"ка сату белән бәйләмәс идем, бу дөрес булмас.

Үземнең туган авылымда, ул Баймак районында урнашкан, Совет берлеге чорында иң зур совхозларның берсе урнашкан иде. Менә ул банкротлыкка дучар булгач, эш урыннары югалды. Яшьләр башка төбәкләргә, аеруча Себергә эш эзләп юл тотты, икътисад авыр хәл кичерә башлады. Башкортстанда ирләр Себергә китеп акча эшли.

Эшли алырлык һәр икенче яки һәр өченче кеше Себер якларына эш эзләп китте

Үз тикшерүләремә нигезләнеп, эшли алган кешеләрнең кайсы районда 50%ы, кайсы районда 30%ы Себер якларына китеп эш эзләде дип әйтә алам. Ягъни, эшли алырлык һәр икенче яки һәр өченче кеше китте дигән сүз. Аерым районны да аерып әйтеп булмый, Баймак, Хәйбулла, Әбҗәлил һәм башка районнарда да шундый хәл күзәтелә. Бу – гомуми тенденция, Урал аръягын төпләп өйрәнгәнгә күрә, шул якны әйтәм.

— Бу башкорт районнарында димәк халык саны кими дигән сүз. Дөрес, бу Башкортстанга тулаем хас, шулай да башкорт авылларын күз алдында тотканда, бу миграция милләт хәленә ничек тәэсир итә, бу өйрәнеләме? Гаилә тулы булмый булып чыга, хуҗалыкны хатын-кызлар үзләре генә тарта. Башкорт авылы саклануына бу нинди йогынты ясый?

— Зимагурлык совет вакытында да булган, җырларда да җырланган. Әмма бу кадәр күрпләп китү булмаган. Себер якларына китү башкорт халкына гына хас түгел. Төрле гаиләдә төрлечә, кайдадыр ир-атлар ай саен өйгә кайтып йөри, хатыннары шуны көтә, кайсы гаиләләрдә хәл башкача. Мин бер уңай тенденциягә игътибар итәр идем: хәзер ир-атлар читкә эш эзләп чыгып китә, әмма берникадәр вакыттан соң, барыбер туган авылына кайта. Яшьрәкләр үз эшләрен ачып җибәрә, шул рәвешле җирле икътисадка да уңай йогынты ясый.

Урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче, фермерчылыкны үстерүче, кымыз кебек продуктлар булдыручы яшьләр дә бар

Мәсәлән, урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче, фермерчылыкны үстерүче, кымыз кебек продуктлар булдыручы яшьләр дә бар. Әйтик, Баймак районы соңгы 4-5 елда кооперативлар оештыруда лидер булып тора. Урал аръягында этник туризм да җәелеп килә. Анысы куандыра. Хәзер мөмкинлекләр заманы, берсе дә комачауламый, эшләгез-эшләгез дип кенә торалар. Күп бюрократик мәсьәләләр дә хәл ителгән.

Сез барысы да гел үсештә дисез, шулай да башкорт авылларында сан ягы ничергәк? Халык шәһәрләргә китәме, авылларның ятим калуы очраклары күпме?

— Бу мәсьәләр юк дип әйтә алмыйм, әлбәттә, тик Урал аръягында бикле йортлар, картлар гына калган авыллар саны күп түгел. 1990 еллар башында хәл бик кискен тора иде, хәзер инде күп яшьләр туган якларына кире кайта, туган авылларында нәрсәдер эшләргә тырыша. Әлбәттә, су, газ үткәрү кебек мәсьәләләр, инфраструктур кыенлыклар бар. Аларны хәл итү бара, алга таба да чишүне дәвам итәргә кирәк. Күрше Оренбур өлкәсе белән чагыштырганда бездә хәлләрнең яхшырак булуы ачык күренә.

Яңа эш урыннары барлыкка килсә, тел һәм мәдәният кебек мәсьәләләр дә күпкә җиңелрәк хәл ителер иде

Хәйбулла, Баймак районнарында юллар мәсьәләсе бик кискен тора. Табигате бик матур, тик юллар начар. Баймак районнарында әле газ үтмәгән авыллар да бар. Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кискен тора, аны да чишәргә кирәк. Таулы җирлектә дә су-газны үткәрү кыен. Мобиль элемтә дә бөтен җирдә хәл ителмәгән. Шуңа китүчеләр дә бар, анысы хак. Иң беренче урында икътисад үсеше тора. Яңа эш урыннары барлыкка килсә, кече һәм урта эшкуарлык үссә, финанслар күбәйсә, тел һәм мәдәният кебек мәсьәләләр дә күпкә җиңелрәк хәл ителер иде.

— Радий Хәбиров та, башка түрәләр дә еш кына башкорт авылларында да, Башкортстанда да эчкечелек проблемын телгә ала. Бу проблем никадәр өйрәнелгән, башкорт авылларына бу проблем ничек тәэсир итә?

— Кайбер районнарда бу мәсьәлә бик кискен тора. "Аек авыл" дигән бәйге бар, анда Баймак районы авыллары, гадәттә, беренче урыннар ала. Яшьләрдә хәзер сәламәт яшәү рәвеше, спортка мода тарала башлады, бу – уңай күренеш.

Демография, халык һәм икътисад темаларына фәнни эшләр бик күп, алар языла. Гомуми күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә телим: Башкортстанның районнарында нинди генә өлкәне алсаң да, демографиядә дә, мәдәни өлкәдә дә, икътисадта да, – бөтен җирдә төпле, белемле кешеләр белән аралашырга кирәк. Хәзер фактларга, документларга нигезләнеп эш итәргә кирәк дип саныйм.

— Вилюр әфәнде, башкортларның милли үзаңы дигәндә, Урал аръягы районнарында нинди тенденцияләр күзәтелә? Милли үзаң үсеше бармы, әллә артка чигенеш сизеләме?

— Урал аръягында башкорт халкы күпчелекне тәшкил итә. Генетик хәтер ул халыкта гел булды, ул кайда булмаса да, йөрмәсә дә, бу хәтер нык саклана. Шуны күзәтәбез: кешеләр Себергә китсәләр дә, башка төбәкләргә эшкә китсәләр дә, милләт һәм милли үзаң барыбер үзенекен итә, кешене кан үзенә тарта.

— Башкорт авылларында урыслашу күзәтеләме?

Урал аръягында урыслашу әкренрәк бара

— Башкорт районнарында башкортлар саны күп булу сәбәпле бу проблем кискен тора дип санамыйм. Әмма моны инкарь итү дә ахмаклык, телевидение, интернет та үз тәэсирен ясый. Тик соңгы елларда башкортча китаплар чыгуы, милли телевидение бар, интернетта да башкортча контент бар. Хәзер башкортча сөйләшәләр, җырлыйлар, Урал аръягында урыслашу әкренрәк бара. Яшьләр арасында да шул ук хәл күзәтелә.

Минем балаларым да саф башкорт телендә сөйләшә, 14 яшьлек олы улым башкорт гимназиясендә укый. Сибайда яшәгән вакытта да бөтен мәктәпләрдә башкорт телен укыту мәсьәләсе тормый, балалар анда да башкортча яхшы аралашалар.

— Урал аръягында хәлләр яхшы дип әйтәсез, ә Уфада вазгыятьне ничек бәяләр идегез? Башкортларда урыслашу тенденциясе бармы? Урыс булмаган милләтләр әнә шул шәһәргә күчеп эреп юкка чыга.

— Бер шаяртып кына әйтелә торган сүз бар: "Уфада башкортлар, урыслар, татарлар һәм баймаклар яши" диләр. Баймак районыннан, Урал аръягының башка районнарыннан күченеп килгән башкортлар биредә актив яши, бергәләп аралашабыз да, үзебез җыелып, бәйрәмнәрне дә, сабантуйларны да үткәреп киләбез. Баймактан китертелгән казылык, кымызны да саталар. Барысы да кешедән тора, ул үзенә мохит тудырам дисә, моны башкарып була. Хәзер каршылык юк, бөтен мөмкинчелек бар.

Баймактан булмаган башкортларның да хәлләре шулайрак. Урыслашкан кешеләр дә бар, ул бөтен халыкта күзәтелә.

— Хәзер барган җанисәп уңаеннан, башкортларның саны кимер дип көтәсезме? Икътисади авырлыкларны исәпкә алып, нинди фараз әйтә аласыз?

Быелгы җанисәп барлык халыкларның кимүен күрсәтәчәк дип саныйм

— Минемчә, соңгы кризисларны исәпкә алганда, гомуми тенденция шул: халык саны күпмедер кимиячәк. Бу башкортларга да кагылыр, дип уйлыйм. Быелгы җанисәп барлык халыкларның кимүен күрсәтәчәк дип саныйм. Монда күп сәбәпләр уйный: табигый үлемнәр дә, чирләр таралуы, соңгы арада билгеле булган пандемия дә. Коронавирус кешенең милләтенә карамый бит, барысына да йога.

Хәзер унышар, уникешәр бала тапкан гаиләләр дә юк диярлек, бу элекке заманнарның күренеше иде. Гомум тенденция әлегә кешеләрнең кимүенә китерә, татарларда да, урысларда да бу хәл күзәтелә, башкортларны да ул урап узмый. Миграция мәсьәләләре дә бар, кешеләр башка төбәкләргә эш эзләп китә. Русиякүләм тенденция бу, иң мөһиме: халык санын алу дөрес оештырылса, дәүләт бу проблемнарны күрсен иде. Програмнар кабул иткәндә аларны хәл итәргә кирәк дип күз алдында тотсын.

— Башкорт телен туган тел итеп сайлаучылар саны белән ни булыр дип уйлыйсыз? 2010 елгы җанисәптән ул никадәр аерылыр дип көтәсез?

Җанисәптә башкортча сөйләшүчеләрнең саны артуы күренәчәктер

— Бу мәсьәләдә соңгы 10 елда күтәрелеш һәм активлык шактый булды. Шуңа башкорт телендә сөйләшүчеләр саны үсәр дип саныйм. Урал аръягы районнарында башкорт рухы, милли үзаң үсеше бар, аны күреп барабыз. Бу мәсьәләдә позитив динамика булыр дип уйлыйм, тел мохите дә шактый үсеш кичерде. Җанисәптә башкортча сөйләшүчеләрнең саны артуы күренәчәктер.

— Башкортлар җанисәптә актив катнашалармы? Күп мәгълүмат сорыйлар дип яшеренмиләрме? Җанисәпкә караш ниндирәк?

— Мин аралашкан, сөйләшкән кешеләр арасында мондый мәсьәләләрне күтәрүчеләр юк. Барысы да актив катнаша, яшьләр күбрәк Госуслуги сайты аша үтә. Гомуми активлык бар дияр идем. Коронавирустан куркып, җанисәпне МФЦларда, онлайн узучылар быел күбрәк.

— Халык санын дөрес алу кирәк дидегез. Башкорт халкы өчен җанисәп үткәрүдә нинди куркынычлар яный? Башкортларны киметү куркынычы бар дип саныйсызмы?

— Монда аерым башкорт халкын гына аерып әйтмәс идем. Башкортстанда йөздән артык халык яши, һәр халык өчен дөрес санау мөһим. Урал аръягында, әлбәттә, мондый мәсьәлә юк, бөтен халыклар бер-берсе белән дусларча яши.

Ә инде башка милләт итеп яздыру – минемчә, бу уйлап табылган мәсьәлә. Берсе дә синең өстендә тормый бит, берсе дә көчләп сине яздыртмый бит. Бөтен кеше мәгълүматны үзе әйтә ала, тели икән, Госуслуги аша үзе кертә ала. Төп куркыныч: мәгълүматны, саннарны соңыннан ничектер үзгәртсәләр. Исәп алу вакытында куркынычлар бар дип уйламыйм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG