Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаянда вахтачысы: "Коронавируслылар да, башкалар да бүлмәдә уникешәр кеше яшибез"


Чаяндада каршылык чарасы

Чаянда ятмасыннан Кытайга газ кудыру өчен "Себер көче" үткәргечен төзегәндә коронавирус йоктырып гаиләсе янына кайта алмый ятучы Башкортстан кешесе белән сөйләштек.

Азатлык Русиянең Чаянда нефть һәм газ ятмасыннан Кытайга газ кудыру өчен үткәргеч төзүдә 27 гыйнвардан бирле эшләгән, апрельдә Башкортстанга, гаиләсенә кайтырга тиеш булган, әмма коронавирус йоктырып кайта алмый ятучы Вадим (әңгәмәдәш үтенече нигезендә исеме үзгәртелде) белән сөйләште.

— Сез 2 майда Башкортстанга кайтырга тиеш булгансыз, әмма сезне очкычка утыртмаганнар. Кайтармау сәбәбен ни белән аңлаттылар?

— Өйгә кайта алмавыбызны иң соңгы сәгатьләрдә генә белдек. Әйберләр машинада, без автобусларда һава аланына барырга тиеш идек. Әйберләрне төядек тә, автобуска утырыр алдыннан гына Талакан һава аланының (Якутиядәге һава аланы - ред.) коронавируслы кешеләрне кабул итмәве турында әйттеләр. Беренче очкыч белән китәселәр автобусларга утырган иде инде, кире төшәргә мәҗбүр булдылар. Бик озак көткән идек, бөтен кешенең кәефе кырылды, бөтенебезне яман хисләр биләп алды.

— Барлыгы ничә кеше оча алмады? Анда коронавируслылар да, сәламәт кешеләр дә бергә очарга тиеш идеме?

Өч очкыч коронавируслылар, бер очкыч сәламәтләр кайтачак дигәннәр иде

— Ул көнне (2 май - ред.) барлыгы дүрт очкыч вахтачы кайтырга тиеш иде, өч очкыч коронавируслылар, бер очкыч сәламәтләр кайтачак дигәннәр иде. Тестлары коронавирус булмавын күрсәткәннәр икенче көнне генә очып китте. Ә коронавирус табылганнар барысы да монда әле.

— Сез хәзер хастаханәдәме?

— Юк, нинди хастаханә? Һаман шул яшәгән урында. Бездә хәтта бернинди изоляция дә юк.

— Сездә коронавирус расланса да, сез башкалар белән бергәмени? Сез чирне башкаларга да йоктыра аласыз бит.

— Без барыбыз да бергә, монда изоляция мөмкин түгел. Кешеләрне моннан алып китмәгәндә бер-береннән берничек тә изоляцияләп булмый. Коронавируслылар да, башкалар да бүлмәдә уникешәр кеше яшибез. Коронавирус расланганнар да, әлегә йоктырмаганнар да бер үк бүлмәдә яшибез.

— Кемдә коронавирус булуын, кемдә булмавын беләсезме соң?

— Беләбез, әлбәттә.

— Ничектер саклану бардыр бит, чир тагын да таралмасын өчен?

— Ә ничек сакланып булсын соң монда?

— Ниндидер санитар шартлар булырга тиеш бит инде.

— Монда бернинди санитар шартлар да юк, бер үк мунчага йөрибез.

— Медицина битлекләре булса да бардыр бит?

Сәламәт кешеләр дә безнең белән бер үк бүлмәдә яшәгәндә барыбер йоктырачаклар ул вирусны

— Көнгә өчне бирәләр, ә бер бүлмәдә бөтенебез бергә 12шәр кеше яшәгәндә битлек ничек ярдәм итә алсын соң? Бер урында ашыйбыз, бер урында яшибез, бер урында юынабыз. Мондый шартларда битлек белән генә берничек тә изоляцияләнеп булмый. Сәламәт кешеләр дә безнең белән бер үк бүлмәдә яшәгәндә барыбер йоктырачаклар ул вирусны.

— Үзегезнең хәлегез ничек соң? Чирле килеш авырдыр бит анда?

— Хәлем бик яхшы. Йөткермим дә, төчкермим дә, температурам да юк, бернинди дә симптом юк.

— Бөтен кеше дә бу чирне сезнең кебек җиңел кичермидер, хастаханәгә китүчеләр бармы?

— Хәле бик авыр булганнарны алып китәләр. Монда аеруча авыр хәлдәгеләр өчен һоспиталь ачтылар. Әмма алай авырган кешеләрне күргәнем юк.

— Туклану шартлары яхшырдымы? Анда кешеләргә күгәргән икмәк ашатулары турында хәбәрләр булган иде.

— Әллә ни яхшырды димәс идем. Әмма, чыннан да, моңа кадәр туклану бик начар булды. Бераз гына яхшырды, ә гомумән алганда, элеккечә диярлек булып кала. Карабодай, төрле боткалар бирәләр. Ит тә бирәләр, әмма аның исеме генә ит, җисеме ит диярлек түгел.

— Ашарга сатып алу мөмкинлегегез бармы? Анда карта белән түләп булмыйдыр бит.

— Терминал еш кына эшләми, андый чакта сатып алып булмый. Ә болай монда ике кибет бар.

— Сезне кайчан кайтарачакларын әйттеләрме?

— Коронавирус табылмаганнарны акрынлап кайтаралар, ә безне кайчан кайтару турында әлегә берни дә әйтмиләр.

— Билгесезлектә көтеп яту җиңел түгелдер. Вакытны ничек уздырасыз, ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Берни дә эшләмибез, ятып кына торабыз. Йә кәрт сугып алабыз. Төрлечә инде. Телевизор да, интернет та юк бит монда. Интернет булмагач, гаилә, туганнар белән аралашу да шул телефон сөйләшүләре аша гына. Йоклап та ардык инде, 16 апрельдән бирле көтеп ятабыз бит.

— Балаларыгыз бармы?

— Әйе, ике бала. Алар бик бәләкәй әле.

Хатыныгыз эшлиме?

— Юк, ул эшли алмый әле, әлегә бары мин генә акча эшлим. Телефон аша гына сөйләшкәләп алабыз. Гыйнвардан бирле күргән юк инде аларны.

— Хатыныгызның балаларны ашатырга акчасы бармы соң?

— Әйе, картаның дубликаты бар анда, акчасы бар әлегә.

— Сезне кайтармаулары, анда ятарга мәҗбүр булуыгыз сездән тормый. Моның өчен нәрсә дә булса түләнәчәкме?

— Тулысынча түләнәчәк дип әйттеләр, карарбыз.

* * *

Чаянда ятмасында эшләүче вахтачыларның протест чарасыннан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика кешеләренең барысын да кайтару турында белдерде. Вахтачыларны кайтару эше оештырылды. Әмма коранавируслы вахтачылар әлегә кайтарылмый һәм бу турыда кем карар кылганлыгы әлегә ачык түгел.

Чаянда нефть-газ ятмасы

Русиянең көнчыгышындагы Чаянда нефть-газ ятмасы иң эреләрдән санала. Ул Якутия газ табу үзәген формалаштыручы һәм "Себер көче" газ үткәргеченә ресурс булдыручы санала.

Якутия үзәге беренче чиратта Русия халкын газ белән тәэмин итү өчен булдырылган. Ул 1983 елда Саха республикасының (Якутия) Ленски районында ачылган. "Газпром" мәгълүматларына күрә, анда 1,2 триллион м3 газ һәм 61,6 млн тонна нефть һәм конденсант бар.

2008 елда "Газпром" ширкәте Чаянда нефть-газ ятмасын эшкәртүгә рөхсәт ала. 2014 елда анда сынау рәвешендә нефть, ә 2019 елда газ табу эше башлана.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG