Казандагы Җәмигъ мәчете нинди булачак

Айвар Саттаровның бәйгедә җиңгән Җәмигъ мәчете проекты

Казандагы күп бәхәсләр, каршылыклар тудырган, озак вакыт урынын эзләгән Җәмигъ мәчетенең эскизы билгеле булды. Әмма төзелеш кайчан башланачак – әлегә билгесез. Идел буенда исламның кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган проектка акчаның бер өлешен федераль үзәк бирергә тиеш.

Узган атнаны Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете проектының җиңүчеләре билгеле булды. Халыкара конкурска 40лап гариза килгән, 20 иҗат такымы катнашты, әмма ахыр чиктә, финалда 18 такым үз иҗатларын тәкъдим итте. Җәмигъ мәчетенең эскизын ясау бәйгесендә җиңүче икәү иде. Берсе – архитектор Айвар Саттаров, икенчесе – Ginzburg Architects бюросы.

Азатлык ни өчен яңа мәчет Нух көймәсе рәвешендә төзелүе, "Кырлай" паркы ничек сакланачагы һәм Җәмигъ мәчетенә нинди исем бирелергә мөмкин булуы турында Айвар Саттаров белән сөйләште.

— Җиңүегез котлы булсын, Айвар әфәнде. Сез Татартстанда иң күп һәм үзенчәлекле мәчетләр төзегән архитектор булып танылдыгыз, бу эш тә сезгә тапшырыла. Камал театрының яңа проектына эскизлар конкурсы ачыграк иде, кешеләр күзәтә алды, бу очракта Җәмигъ мәчете проектларының кайсылары финалга чыкканы халыкка соңгы көнне генә билгеле булды. Камал театры бинасының проектлары бәйгесен тәнкыйтьләгән идегез, бусы ничегрәк булды?

— Беренчедән, шуны әйтергә кирәк, Казанда мөһим объектлар төзү өчен ике зур халыкара бәйге узды. Аның берсе Камал театрының яңа бинасына проект конкурсы булса, икенчесе – Казанның Җәмигъ мәчете. Биредә төрле илләрдән архитекторлар катнаша алды һәм без үз шәһәребезгә, татар мәдәниятенә читтән карашны да күрә алдык. Мондый күләмле бәйгеләр безнең алгарышка омтылышыбызны күрсәтә. Ике халыкара конкурста да кызыклы, үзенчәлекле проектлар булды, төрле кешеләр катнашты, ә бу яңа мастштаблы идеяләрне барлыкка китерде. Кулланган көч тә, чыгымнар да үзен аклый, чынында.

Айвар Саттаров үзенең бәйгедә җиңгән Җәмигъ мәчете проекты янында

Икенчедән, бу бәйгеләрдә катнашуыма да сөенәм. Әле соңгысында җиңүем белән бәхетлемен. Мин бит ул конкурска күптәннән әзерләндем. Инде 10 ел дәвамында Казанга зур Җәмигъ мәчете кирәк дип килдем, яздым, үземнең рәсемнәрем белән бүлештем, аның кайда торырга тиешлеген күзаллавымның берничә вариантын да яздым. Шуңа минем әзерлек бар иде. Бу конкурска хәтта ике проект тәкъдим итә алдым, аның берсе җиңеп чыкты.

БУ ТЕМАГА: Айвар Саттаров: "Төп хыялым — татар архитектурасына нигезләнгән заманча мәчет булдыру"


— Ни өчен Нух пәйгамбәр көймәсен нигез итеп алдыгыз? Аның берәр тарихы бармы?

— Мин үзем су буенда үстем. Бәләкәй чакта башка сеңгән бер җыр бар: "Әйдә утыр көймәгә, карама су тирәнгә. Суларда дулкын тирбәлә, дулкынланып сөйгәнгә". Аны бабай да, әби дә көйли иде. Ничектер истә калган ул. Су темасы якын үземә дә. Аннары Нух пәйгамбәр тарихы да кызык. Нух пәйгамбәре аша Аллаһ Тәгалә кешелек дөньясын коткара. Җаның, намусның чистарынуга бер мөмкинлек туа аның көймәсе белән. Көймә – котылу урыны. Менә шул күз алдына килде. Казан да ике матур, зур елга буенда утыра. Үзеннән үзе килде бу образлар, шулар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Булачак мәчет тә Казансуга карап торганга көймә кебек ясау теләге туды. Чынында иҗатчы процессны аңлата алмый, илаһи бер көч ярдәм итәдер. Әмма нәтиҗә үземә дә ошады, идея хөкемдарларның да күңелләренә кергән булып чыкты.

Ишегалды белән бергә 20 мең дә сыя алачак

Мәчет берьюлы 10 мең кешене сыйдырырга тиеш. Аның техник биреме дә шундый иде. Шулай иттек тә. Ишегалды белән бергә 20 мең дә сыя алачак. Мәчет алдындагы мәйданда җылы яз, җәй, көз көннәрендә дә намаз кылып була.

Айвар Саттаровның бәйгедә җиңгән Җәмигъ мәчете проекты


Булачак мәчет урыны чокырда урнашкан, шуңа да без аны күтәртәбез. Ленин дамбасының биеклеге 58 метр, ә мәчет торачак стилобат 60 метр итеп ясалачак, ягъни мәчет бар җирдән дә күренеп торачак. Кол Шәриф тә шулай ук күтәртелеп утыртылган иде, аның урыны да чокырда иде. Менә шул стеллобатның бер өлешендә 1600 машина куярлык урын булачак. Мәчетнең тагын бер каты җәмәгать мәйданы буларак та кулланылачак, анда сәүдә дә оештырып булачак, никах заллары, кафелары, китапханә дә урнашачак, 1 мең кешелек конференц-зал эшләнәчәк. Мөфти, имамнар бүлмәләре дә каралган. Хәләл бер молл кебек күз алдына китерегез аны. Ә өстә исә мәчет булачак. Хатын-кызлар ягы өстә түгел, астарак урнашачак һәм алар өчен керү урыны аерым ясалачак, ирләр белән алар кисешмәячәк. Кол Шәрифтә ул яктан керү-чыгу бераз уңайсызрак, навигация проблемы бар, ә монда без аны алдан хәл иттек. Кеше агымын аеру авыр булмас.

Мәчет ак төстә булачак. Бу – пакълык, тантана билгесе. Әниләребез, әбиләребезне искә алыйк. Кырда, хуҗалыкта алар көне буена мәш килеп эшли, башларында төрле яулык була ала, ә менә Коръән ашы, башка бәйрәм булсын – алар башларына ап-ак яулык бәйли һәм тирә-якка нур сибә. Ак яулыклы хатын-кыз образы буларак, Җәмигъ мәчетен дә ак төстә күрәм. Бу – безнең дөньяга ачыклык билгесе дә, исламның, мөселманнарның ниятләре, фикерләре, гамәлләре чиста булуының да бер ишарәсе булып тора.

БУ ТЕМАГА: Яңа чор мәчетләре

— Айвар әфәнде, Сез бер интервьюда Европадагы һайтек стилендәге мәчетләрне кабул итә алмыйм, мәчет икәне ерактан ук билгеле булырга тиеш, татар мәчетләрен һайтек стилендә күрмим дигән идегез. Проектыгызга күз салыйк, ул – заманча, ул үзенчәлекле. Элекке фикердән баш тартумы бу?

— Дөнья бит бер урында таптанып тормый, ул үсә, үзгәрә. Кеше дә, мин дә шул исәптән. Минем дә карашлар үзгәрә. Классика да кирәк, әмма яңалык та, алга карап эшләү дә мөһим. Яңа тормышка иске киемнәрдә керә алмыйбыз. Без барыбыз да смартфоннар кулланабыз, артта калмаска тырышабыз, татарның гыйбадәт кылу урыны да заманча булырга тиеш. Нигезе, эчтәлеге үзебезчә кала, ә формалар үзгәрә. XXI гасырда яшибез, яшәү рәвеше бит үзгәрде, мәчет эстетикасы тирә-як мохиткә дә туры килергә тиеш.

Айвар Саттаровның бәйгедә җиңгән Җәмигъ мәчете проекты

Архитектура яшьләрне, киләчәк буынны күзаллап башкарылырга тиеш

Җиңел генә килмәдем бу фикергә, дөресен әйтим. Миңа да үземне сындырырга туры килде, элекке формаларга ябышу бар иде, әмма яшьләрнең карашларына да колак салырга кирәк. Камал театры проекты җиңеп чыккач, каршылыклы фикерләр белән бәргәләндем. Бәхәс тә күп булды. Аннары шундый бер бәхәстә булганда чит ил кешесенең бер фикерен укыдым, бу проект яшьләргә ошый икән, мин аларның зәвыгына ышанам диде һәм бу сүзләрне күңелемә салып куйдым. Архитектура яшьләрне, киләчәк буынны күзаллап башкарылырга тиеш.

— Сез ясаган проектны тормышка ашыру күпмегә төшәчәк һәм төзелеш өчен күпме вакыт китәчәк дип уйлыйсыз?

— Акча мәсьәләсен белмим, бу сорау миңа түгел. Мин – иҗатчы. Аны тормышка ашыручылар башка кешеләр булачак. Аллаһ йорты – сәнгать әсәре, һәм аны төзүне берничек тә арзанга бәяләп булмый. Кол Шәрифнең төзү алдыннан да күпмегә төшәчәк дигән сораулар белән интектерделәр, әле аның чоры да буталчык, әле дефолт, әле акча алмашына, шулкадәр авыр иде! Әмма җиңеп чыктык бит. Бүген Кол Шәрифкә карап берсе дә ничә миллионга төште икән бу мәчет дип сорамый. Гүзәл мәһабәт бина тора. Акча гүзәллекне тормышка ашырыр өчен бер мөмкинлек кенә. Кельн шәһәрендәге чиркәү өчен күпме акча тотылган, ә Париждагы Изге Ана чиркәвенә күпме киткән? Берсе дә бу сорауны бирми. Ничек төзегәннәр икән бу гүзәллекне дип сокланалар. Алар бүген иң кыйммәтле сәнгать әсәрләре. Ул вакытта да чыгымлы булган, билгеле, әмма нәтиҗәдә кешелек дөньясына матурлык калды. Сәнгать чыгымнар таләп итә, нишләтәсең... Барысы да яхшы барса, өч елда аны төзеп сафка бастырып булачак.

— Мәчет төзелмәс, акча булмас дигән шик-шөбһә бармы? Камал театры проектын сайлаганда, аның турында бәхәс барганда Украинадагы хәлләр юк иде. Хәзер театрның яңа бинасы турында сүз кузгатучы юк. Акча булмаска да мөмкин. Мәчет тә төзелергә тиеш дип хыяллану бар, әмма аңа карата да планнар үзгәрә ала.

— Борчылу бар, әмма бу миннән тормый бит. Катлаулы хәлләр. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында, Ул бу идеяне безнең башка кертте, тормышка ашыру юлларының ачылуы да аңардан торачак. Беләсезме, бу төзелеш гади түгел, без Аллаһ йортын төзибез, бәлки, ул безгә тынычлык алып килер? Күп кенә Аллаһ йортлары, мәсәлән, Мәскәүдәге Коткаручы Гайсә чикрәве дә, Василий Блаженный чиркәве дә сугыштан соң яки ул барган вакытта төзелеп беткән. Бу тынычлык тормышына күчүне аңлата. Италиядә Санта-Мария-делла-Паче чиркәве бар. Исеме үк тынычлык, солых чиркәве дигәнне аңлата. Анда сугыш була, үзара тәхет бүлешкәндә чиркәү төзелеше башлана. Сугыш ахыр чиктә туктый. Аллаһ алар арасында солых урнаштырырга ярдәм иткән. Мин ул чиркәүне рәсем итеп ясаган идем, тарихы да илһамландырды. Гыйбадәт йортын төзү дөньяны тәртипкә кертәчәк икәнне аңлата. Бу мәчет тә солых алып килсен иде дип хыялланам.

БУ ТЕМАГА: Мәчетләргә каршы чыгуның яңа дулкыны Татарстанда да күтәрелә

— Җәмигъ мәчете урнашачак урында "Кырлай" паркы иде, болай да парклар аз дип төзелешкә каршы чыгучылар да булды. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?

— Курыкмагыз, моңа кадәр үскән барлык агачлар да калачак. Парк уртасы чистартылды, төзелеш шунда булачак. Гомумән бу мәчет, әйттем диярсез, казаннарның, шәһәребезнең кунакларның ял итә торган урынына әвереләчәк. Заманча мәдәни урын булачак ул, балалар белән дә килеп булачак, уен зонасы да булачак. Бу – мәчет, монда керергә ярамый дигән киртә юк. Иманым камил, кешеләрне үзенә тартып тора торган урын булачак ул.

Айвар Саттаровның бәйгедә җиңгән Җәмигъ мәчете проекты


— Сез иҗат иткән Кол Шәриф мәчете – Казанның йөзек кашы. Аңа карыйсың, һәм аның татар мәчете булуы ерактан ук аңлашылып тора. Аның Европада иң зур мәчет дигән исеме дә бар иде, аннары Грозныйда төзелгән мәчет барлыкка килде, зурлык ягыннан алга киттеләр. Әмма ул Төркиядә төзелә торган меңләгән мәчетләрнең бер копиясе генә, ягъни Кавказ халкының, чеченнарның мәдәниятен күрсәтә алмады. Хәзер Сез Җәмигъ мәчетен төзисез. Кол Шәрифне уздырыр, аның әһәмияте кимер дигән борчылу, эчке бәхәс бармы?

Төзеләчәк яңа мәчет безнең киләчәкне күрсәтәчәк

— Кызык сорау. Кол Шәриф миңа бик кадерле һәм аны халык үз итте, яратты. Ул чыннан да шәһәребезнең бизәге. Кол Шәриф безнең тарихи гаделлек мәчете булып тора, без аның белән татарның тарихын күрсәтә алдык. Казан кирмәне эчендә мәчетләр булган һәм менә ул мондыйрак була ала дип үткәнебезне билгеләп куйдык. Яңа мәчет исә Казансуның икенче ярында торачак. Бу җирдән Казан үсеш алган, бу – шәһәребезнең яңа тарихы башланган урыны. Димәк төзеләчәк яңа мәчет безнең киләчәкне күрсәтәчәк. Аның заманча төзелеше дә шуңа ишарә, прогресс, үсеш, алга бару дигәнне аңлата. Ике ярдан да ике мәчеттән дә бер-бер атлы азан яңгыраса, берсе –тарихи Кол Шәрифтән, икенчесе – яңа Җәмигъ мәчетеннән, бу үткәнебез һәм киләчегебезнең бүген очрашуын күрсәтәчәк Ул манзараны җыр кебек күзаллыйм. Һармонияле булачак ул. Кол Шәрифнең бәясе төшмәячәк. Аларның икесе дә кирәк, алар икесе дә кадерле. Иң мөһиме – алар икесе дә кешеләргә хезмәт итсен.

— Кешеләргә хезмәт итсен дигәннән, Кол Шәриф күбрәк музейга охшап калып бара. Гаетләр Гали мәчетенә күчте, Кол Шәриф туристлар өчен матур фотолар төшерә торган урынга әйләнеп бара. Кайчандыр меңләгән кешене җомга намазына җыйган мәчет бушап калды. Күңелне тырнамыймы бу күренеш?

— Бар андый хәл, күрәм, күзәтәм, борчылам, әмма һәр нәрсәнең үз тормышы, үз язмышы, үз вакыты. Әле Кол Шәриф менә шундый, сез әйткән чорны уза. Була торган хәл. Мемориал мәчет ул. Дини функциясе кими бара икән, бу да табигый. Гыйбадәт Җәмигъ мәчетенә күчәчәк. Кол Шәрифкә намазга йөрергә уңайлы булган кешеләр анда йөри. Кем белә, Кол Шәрифнең дә халәте үзгәрә ала.

БУ ТЕМАГА: Татарстанның аксакаллар шурасы Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорый


— Мәчет ничек аталырга тиеш дигәннең бүген үк төрле вариантлары бар. Хан мәчете, Мөхәммәдәмин исемендәге мәчет дигән вариант та бар. Сез күзәтәсезме бу процессны? Кайсысы күңелегезгә якын килә яки үз фикерегез бармы?

— Исем дигәч әти искә төшә (Гомәр Саттаров – галим, татар исемнәре белгече булып саналды, берничә китабы басылып чыкты – ред.). Исем кушуның ни икәнен үземнән үк беләм. Минем исем татарныкы түгел. Әтием латыш язучысының китабында күреп алган ул исемне һәм басымны гына үзгәртеп татарчалаштырган. Айдар, Айнур кебек Айвар да татар исеме буларак кулланышка кереп китте. Үзенчәлекле исем кушканына рәхмәтлемен. Исем ул язмыш, ул кешенең тормышына да тәэсир итә. Бүген мәчеткә төрле исем тәкъдим итәләр. Карап барам. Хан мәчете дигән вариантны да укыйм, әмма кабул итеп бетерә алмыйм, монда бит ханнарга бәйләнеш юк. Ашыкмыйк, халык үзе ул атаманы тудырачак. Иң кулае, иң отышлысы барлыкка киләчәк. Бала тусын әле башта, аннары кушарбыз исемен дә. Әлегә уйлый торыйк, төрле вариантлар тәкъдим итү кирәк, бу мәчет темасының актуальлеген дә күрсәтә, кешеләрнең игътибарын да җәлеп итә.

Айвар Саттаров

Айвар Саттаров – Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Аның проектлары нигезендә төзелгән мәчетләр Татарстан, Башкортстан, Казакъстанда урын алган. Иң билгелесе – 1996-2005 елларда салынган Кол Шәриф мәчете. 2019 елда Саттаров Азатлыкка иң зур хыялы Казанда татар архитектурасына нигезләнгән заманча җәмигъ мәчете төзү булуын сөйләгән иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!