Русия эчке эшләр министрлыгы соңгы дүрт ел белән чагыштырганда быел иң күп күләмдә чит ил паспорты биргән

Иллюстратив фото

Тугыз айда 3,9 миллион чит ил паспорты бирелгән, бу узган елгыдан бер миллионга артык. Чит илгә чыгучылар турында рәсми статистика әлегә юк.

Русия эчке эшләр министрлыгы 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында 3,9 миллион чит ил паспорты биргән, дип яза ТАСС. Бу узган ел белән чагыштырганда бер миллионга артыграк – 2021 елның беренче тугыз аенда русияләргә 2,8 миллион чит ил паспорты бирелгән.

Моннан тыш министрлык мәгълүматынча, бу соңгы дүрт ел эчендә иң югары күрсәткеч. 2019 елда гыйнвардан сентябрьгә кадәр 3,7 миллионлап, ә коронавирус пандемиясе чорында: 2020 елда- 2,2 миллион паспорт кына тапшырылган.

Шул ук вакытта 2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр министрлык 4,2 миллионнан артык чит ил паспорты рәсмиләштергән.

  • Сугыш башлангач Русиядән күчеп китүчеләр артты. Төрле бәяләмәләргә күрә, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин.
  • Татарстан белән Башкортстаннан китүчеләр дә шактый булды. Азатлык алар белән әңгәмәләрне даими чыгарып тора.
  • Аерым алганда, март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиягә күчеп китте.
  • Башкортстанда сугышка каршы чыккан активист Нәфис Хәйретдинов та чит илгә китәргә мәҗбүр калды.
  • Владимир Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация"дән соң Русиядән күченүчеләр саны тагын да артты. Мобилизация игълан ителү белән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!