Криптоакча – яңа буын мөһаҗирләре валютасы

Истанбулда криптоакча алыштыру урыны

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, йөзләрчә мең кеше илдән китте. Чит илгә киткән вакытта күп кенә кешедә акчаларны чыгару авырлыгы туды, бу вазгыятьтә зур игътибар криптоакчага юнәлде. Азатлык бу ысулны кулланган кешеләр белән сөйләште.

2022 елда яңа мөһаҗирләрнең күбесе өчен нәкъ менә криптовалюта илдән акча чыгаруның төп ысулына әйләнде. Санкцияләр яки Русия хакимиятенең үз чикләүләре аркасында башка вариантлар ябылды: валютада акча чыгару 10 мең долларлы белән чикләнгән, банк түләүләре чит ил банкында электән ачылган хисаплар булуын таләп итә, ә акча күчерү системы һәм UnionPay белән "Мир" карталары һәрвакытта да теләгәнчә эшләми.

Чит илгә китүчеләр форумнары Coronapay, Юнистрим һәм Contact хезмәтләре аша акча күчерү хакындагы гайдлар белән тулган, халык арасында шулай ук "валюта бартеры" дигән акча алмашу гадәте дә киң таралган – мондый "операция" өчен контрагентлар шул ук миграция чатларында табыла.

Русиягә каршы зур күләмдә санкцияләр кертелү һәм Русия үзе дә валюта алмашын җайга салу урынына, аны тагын да катгыйландыру аркасында, яңа эмигрантларның күбесе өчен нәкъ менә криптовалюта ил эчендә сакланган акчаларын чыгаруның төп ысулы булды.

БУ ТЕМАГА: Үзәк банк Русиядә крипто акча әйләнешен тыярга тәкъдим итте

Соңгы вакытта популяр булып киткән криптоакча турында ике дулкын мөһаҗирләре – март аенда Төркиягә күченгән Ренат һәм сентябрьдә Казакъстанга күчеп килгән Айрат белән сөйләштек. Аларның исемнәре үзгәртеп бирелә, шәхси мәгълүматлары редакциядә бар.

Казакъстан

Казакъстанга күчеп килгән Айрат криптовалютаны акча күчерү өчен дә, мөмкин булган урыннарда түләү өчен дә куллана: "Русиядәге соңгы вакыйгалар һәм чикне узганда акчаны долларда алып чыгуны чикләү белән бәйле рәвештә, илдән зур күләмдә акча алып чыгарга теләгән күп кенә кешеләр нәкъ менә криптовалюта кулланды. Бу минималь комиссиясе 1 доллар булган иң уңайлы ысулларның берсе булгандыр, чөнки шул ук вакытта банклар SWIFT аша күчерүгә чикләүләр кертте һәм алардагы комиссия дә күпкә зуррак иде."

Айрат сүзләренчә, танышлары да критовалюта куллана һәм ул үзе хәзер яшәгән илдә – Казакъстанда да моны актуаль дип саный: "Криптобиржалардан һәм акча алмаштыру системыннан файдалана белүчеләр арбитраж белән шөгыльләнә. Гомумән, моның белән акча эшлиләр. Кемдер шәхси максатлар өчен, мәсәлән, зур суммаларны башка илгә күчерү өчен куллана"

Бу ничек эшли?

Айрат: "Кеше криптобиржада теркәлә, верификация уза, әлеге хисапка банк картасын бәйли һәм биржа эчендәге p2p аша криптовалютаны башка кешедән сатып ала яки сата, ә биржа бу эштә арадашчы буларак эш итә. Биржа акча янчыгыннан теләсә кайсы башка кешегә чыгарырга мөмкин. Шулай ук биржа яки арадашчы аша кеше криптовалютаны кулына да төшерә ала. Гадәттә USDT (тизер) криптовалютасын, ягъни долларның аналогын, кыйммәте 1 долларга тиң булган 1 USDT криптодолларын кулланалар."

БУ ТЕМАГА: Биткоин турында 5 сорауга гади җавап

Дәүләт сәясәте

Казакъстанның криптовалютага карата дәүләт сәясәте Русиягә караганда лояльрәк ди Айрат: "Казакъстан хәзер майнинг буенча дөньяда өченче урында тора. Шулай ук хәзер монда Казакъстан Милли банкы үзенең дигитал теңгесен Бинанс биржасы контролендәге BNB-чейн блокчейнына интеграцияли. Минемчә, бу блокчейн индустриясен үстерүдә һәм аны бөтен җирдә куллануга кертүдә зур адым".

Инфраструктура

Криптоакча алыштыручы пунктлар гадәттә эре шәһәрләрдә урнашкан, әмма p2p алыштыручылары булган Бинанс яки Байбит тибында тикшерелгән биржалардан файдаланырга берни дә комачауламый. Америкадагы кебек криптоматлар монда бик киң таралмаган, шуңа күрә кешеләр бөтен дөнья буйлап ышанычлы акча алмашучыларны күзәтергә мөмкин булган Bestchange сайтындагы биржалардан яки сервислардан файдалана.

Криптовалюта сатып алу яки сату хакында гайдлар күп, интернет аша карау да җитә. Хәзер мондый мәгълүмат күп: YouTube’та инструкцияләр, видеолар бар. Мин үзем дә шәхси телеграм-каналымда бу темага язам.

Кыскача: Binance, Gate, Okex, ByBit яки Huobi биржаларында теркәлергә була. Аннан соң – метамаск акча янчыгы ясарга, токеннар һәм проектлар хакында язучы аналитик сайтка язылырга кирәк.

Төркия

Икенче кулланучы – Ренат – март аеннан бирле Төркиядә яши. Ул криптовалютаның бу илдә акча күчерүнең бердәнбер ысул түгеллеген, шулай ук Төркиянең үз халкы арасында бик популяр булу сәбәбен аңлатты.

Төркия Русиягә "дус ил" санала. "Мир" системын яптылар, әлегә "Корона" системы аша күчерергә була. Әмма анда бер кешегә аена $10 мең чикләү бар – бер кеше икенче кешегә шулкадәр күчерә ала. Ләкин шул ук вакытта сиңа, әйтик, ун кеше күчерсә – алар һәрберсе унышар мең күчерә ала. Ун кеше күчерсә, йөз мең була. Ягъни, кабул итүче якка чикләүләр юк.

Төркиягә SWIFT аша акча күчереп була, кайбер банкларда андый мөмкинлек әле дә бар.

Әгәр дә "дус булмаган" илләргә күчерергә теләсәң, болай күчерә алмыйсың. Ул вакытта криптоакча ярдәмгә килә ала. Анда чикләү дә юк. Ләкин анда курс начаррак – әйтик, биржа курсы белән чагыштырсак, 7-10 процентка кыйммәтрәк була ала.

БУ ТЕМАГА: Биткоин хәләлме? Белгечләр төрле фикердә

Криптада күчергәндә, күбесенчә USDT (тизер) криптодолларын һәм Бинанс платформасын кулланалар. Тәртибе болай: син Русиядә криптодоллар сата торган кешене табасың, аңа акчаны рубльдә бирәсең яки картасына күчерәсең, һәм платформа монда гарантияле арадашчы була. Шул платформада сиңа криптодоллар сатарга теләгән кешене табасың. Мәсәлән, миңа криптоакча кирәк, мин криптодоллар сатарга әзер кешене табам: анда сатучының курсы һәм нинди күләмгә сатарга әзер булуы күренә. Әгәр дә аның тәкъдиме ошаса, сатып аласың, аңа рубльне күчерәсең, һәм аның хисабына рубль килгәннән соң, ул сайтта үз хисабыннан синең хисабыңа криптодолларлар күчерә. Шулай итеп, син рубльне криптодолларга алыштырасың.

Ул криптодолларны чын акчага әйләндерергә кирәк булса (долларга яки еврога), Бинанста шул илдәге кешеләрне табасың, аларга үзең рубльгә сатып алган криптодолларларны сатасың, алар синең хисабыңа яки банк картаңа чын доллар яки евроны җибәрә. Әмма монысында курс әйбәт. Рубль күчергәндә син 7-10%ыңны югалтсаң, монда доллар яки еврога алыштырганда бер процент тирәсе буладыр. Бер тизер (криптодоллар USDT) $1,01 тирәсе тора.

Төркиядә криптоакча бик популяр. Минемчә, бу лираның стабиль булмавы аркасында шулай. Һәм аны биткоиннар сатып алу өчен кулланалар. Криптобиржаларга чакыручы реклам банерлары еш очрый. Дәүләт берара тыярга да тырышкан, әмма соңыннан фикерен кире үзгәрткән.

Криптовалюта әле һаман да Русиядә булган капиталның бер өлешен томалаудан сакларга, күләме буенча чикләнмәгән формага күчерергә, ә аннары бу акчаларны легальләштерү һәм куллану мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә, ди акча әйләнешенең әлеге төреннән файдаланучылар.

Белгеч фикере

Шушы мәсьәләгә ачыклык кертү өчен хәзерге вакытта Төркиядә яшәүче юрист, Lenar Wealth Management ширкәте рәисе Ленар Рахманов белән сөйләштек.

2022 елда криптоакча куллану никадәр артты?

Ленар Рахманов

— 2022 елда криптоакча куллану бигрәк тә артты, әмма бу елның кайсы чорында булуын карарга кирәк. Мәсәлән, 2022 елның иң башында криптоакча куллану бик-бик арткан иде, чөнки биткоиннарның һәм башка криптоакчаларның бәяләре югары иде. Бу хайп чоры иде. Ләкин язга һәм җәйгә таба биткоин һәм гомумән бу базарның капитализациясе төшә башлады. Шуңа күрә кешенең бу базарга ышанычы кимеде һәм күңеле кайтты, кешеләр бу базардан, бу активлардан чыга башлады, шуңа күрә аны куллану кисәк кенә әзәйде. Әйткәнемчә, бу криптоактивларның бәясеннән дә тора иде: ел башында якынча 40-50 мең булса, октябрь-ноябрьгә 16-17 меңгә кадәр, ягъни өч мәртәбә төште. Шуңа күрә халык бу активларга ышанычны югалтты һәм бу активлардан күпләп чыкты. Ләкин 2017-2018 еллар белән чагыштырганда, әлбәттә, дөньякүләм криптоакча кулланучыларның саны бик артты. Никадәр артканын төгәл әйтү мөмкин түгел, әмма 2021 ел октябрендә 200 миллион кеше куллана диелсә, 2022 ел башында 300 миллионга җиткәндер, ләкин декабрьдә бу сан азайган булырга тиеш.

Русия һәм русияләр күпләп күченә торган илләрдә, Төркия, Казакъстанда кануннарның криптоакчага мөнәсәбәте нинди, бу никадәр "канунсыз", салым түләүдән качу юлы буларак бәяләнә ала?

— Русияне һәм Казакъстан белән Төркияне һәрберсен аерым карарга кирәк. Русиядә бу һаман соры зона санала: тыю да юк, канунсыз дип тә исәпләнми, шул ук вакытта беркем дә моны канунлы түләү һәм канунлы акча салу ысулы дип тә кабул итми, андый кануннар юк. Канунлаштыру омтылышлары бар, әмма алар бу активларны бөтен яктан да көйли алмый: мәсәлән, алардан килгән керемгә салымны ничек билгеләргә. Русиядә криптоакча да, майнинг та һаман да соры зонада кала бирә. Ә Казакъстан – криптоактивларга иң уңай караган илләрнең берсе. Монда айтишникларны бик актив чакыралар һәм аларга эш урыннары бирәләр. Төркиядә биткоин һәм криптобиржалар турыдан-туры актив реклама ителә. Русиядә мондый әйбер әле юк. Гомумән алганда, Төркияне тагы да либеральрәк дип әйтергә була.

Бу никадәр ышанычлы юл, алдаулар күпме, иң таралган алдау юллары нинди?

— Никадәр ышанычлы дигәндә, бу сорауга турыдан-туры җавап юк: акча саклау юлымы, акча күчерү юлымы – һәрьяктан карарга кирәк. Криптоактивлар арасында 20 меңнән артык төрле криптоакча бар. Шуларның иң таралганнары – биткоин, эфириум һәм tether ("криптодоллар"). Криптодоллар кулланырга булсаң, тиз генә транзакция ясау өчен (акча җибәрү өчен) тизерларны кулланырга була. Әмма озак вакыт бөтен капиталыңны саклау өчен тизерларны кулланырга ярамый. Чөнки, мәсәлән, майда унотерра дигән экосистемда булган UST стейблкоины юкка чыкты, һәм бу бөтен криптоҗәмәгатьчелекнең күңелен бик кайтарды. Ноябрьдә FTX криптобиржасы банкротлыкка төште, бу да зур борчулар тудырды. Шуңа күрә үз активларыңны бик нык карарга кирәк. Алдаулар бик күп. Иң таралган алдауларның берсе – бәясе берни булмаган акчаны иң кыйбатлы әйбер дип тәҗрибәсез кешеләргә сату, бу инде пирамидаларга тиң дип саныйм.

Белешмә: криптоакча

Криптоакча — электрон акчаның бер төре, аның эчке исәп берәмлеген үзәкләшмәгән түләү системы тәэмин итә, тулысынча автомат режимда эшли. Криптоакчаның нинди дә булса матди яки электрон формасы юк - ул бары тик исәп-хисап берәмлекләренең күләмен билгеләүче бер сан, мәгълүмат тапшыру протоколының тиешле позициясендә языла һәм еш кына шифрланмый да.

Критовалюта төшенчәсе 2011 елда Forbes журналында биткоин системы турында "Crypto currency" ("Крипто акча") исемле язма чыкканнан соң кулланышка кереп китте. Шул ук вакытта биткоинны булдыручы үзе дә, күп кенә башка авторлар да "электрон акча" (ингл. electronic cash) терминын кулланып килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!