Американың Washington Post басмасы, Русия Украинага бәреп кергәннән соң, русияләрнең чит илгә качуы турында язма чыгарды, анда эмиграциянең өченче дулкыны башлануы әйтелә.
"Русия президенты Владимир Путин башлаган сугыш русияләрне илдән күпләп китәргә этәрде, дип яза басма. – Беренчел мәгълүматлар сугыш башланганнан бирле бер ел эчендә илдән кимендә 500 мең, ә бәлки бер миллионлап кешенең китүен күрсәтә. Моны 1917 елда большевиклар революциясеннән соң һәм Советлар берлеге таралганнан соң булган зур эмиграция дулкыннары белән чагыштырырга мөмкин".
Мондый киңкүләм күчеп китүләрнең нәтиҗәсе халыкның берничә буынына йогынты ясаячак. Шул ук вакытта бу - мөһаҗирлек дулкынының башы гына булырга мөмкин һәм аның чын цунамига әверелүе бар. Чөнки сугыш төгәлләнергә җыенмый, дип яза басма.
Кремль мобилизация игълан итәргә тырышкан һәр очракта да китүчеләр чираттагы мәртәбә артачак, илдәге икътисади шартлар да киләчәктә тагын да ныграк начараячак диелә.
Илдән күпләп киткән русияләр агымы бөтен дөньяда урыслар диаспораларын киңәйтте һәм яңаларын да булдырды, дип ышандыра Washington Post.
Русияләр иң нык Әрмәнстан, Казакъстан, Финляндия, Эстония, Латвия, Литвага, шулай ук Израиль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд һәм Аргентинага күп китте дип искәртелә язмада.
Шул ук вакытта Русия думасы рәисе Вячеслав Володин илдән киткән русияләрнең 60 проценттан артыгы кире кайтты һәм элекке эшләрендә эшләүләрен дәвам итә, дип белдерде. Шул ук вакытта ул кайсы вакыт аралыгы турында сүз баруын әйтмәде.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
- Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
- Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итә. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килде. Ә алда – билгесезлек.
- Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!