WADA Камилә Вәлиевага иң кырыс чикләүләр кертелергә тиеш дип саный

Камилә Вәлиева

Дөнья допингка каршы агентлыгы Русиядән яшь спортчының триметазидин куллану белән бәйле гаебе булмавы турында карар алган. Агентлык моны Спорт арбитраж мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) Спорт арбитраж мәхкәмәсенә Русия спортчысы Камилә Вәлиева эшенә карата шикаять тапшыруы турында игълан итте. WADA әгъзалары Русия допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) Вәлиева гаепле түгел дигән карары белән килешми. Бу гариза аларның сайтында чыкты.

Агентлык Русиядән яшь спортчының триметазидин куллану белән бәйле гаебе булмавы турында карар алган. РУСАДАның дисциплинар комитеты Вәлиева 2021 елның 25 декабрендә биргән тест нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарган. Әмма WADA иң кырыс җәза бирүелүен – Вәлиеваны дүрт елга дисквалификацияләүләрен, моның белән беррәттән 2022 елгы Олимпиадада Русия җыелма такымының такым турнирында җиңүен гамәлдән чыгаруны таләп итмәкче.

  • 2021 елның 7 февралендә Пекиндагы Олимпиадада Русия өчен чыгыш ясаучы татар кызы Камилә Вәлиева фигуралы шууда такым ярышларында башка Русия спортчылары белән бергә җиңү яулаган иде. Әмма 8 февральда Камиләнең декабрьдә тапшырылган допинг тестында тыелган матдә эзләре табылуы билгеле булды.
  • 15 февральда фигуралы шууда кыска програмнан соң Камилә беренче урынга чыкты. Ирекле програм 17 февральдә узды. Нәтиҗәдә, фаворитларның берсе дип саналган 15 яшьлек татар кызы хатын-кызлар фигуралы шуу ярышларының дүртенче урынга гына чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!