Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиадада фигуралы шууда Камилә Вәлиева дүртенче урын алды  


Аның чыгышына хөкемдарлар куйган бәя тамгаланачак һәм "беренчел" дип саналачак  

Пекиндагы Олимпиадада Русия өчен чыгыш ясаучы татар кызы Камилә Вәлиева 17 февральдә хатын-кызлар фигуралы шуу ярышларының нәтиҗәләре белән дүртенче урынга чыкты. Ул күп хаталар ясап, 224,09 балл җыйды. Беренче урында Русия өчен чыгыш ясаган Анна Щербакова. Ул шәхси рекорд куеп, 255,95 балл җыйды. Икенче урында шулай үк Русия спортчысы Александра Трусова (251,73). Ул фигуралы шууда беренче тапкыр биш дүрт бөтерелешле сикерү ясап, рекорд куйды. Өченче урында 233,13 балл белән Япония спортчысы – Каори Сакамото.

Камилә, Анна һәм Алексанра бер үк остазда шөгыльләнә. Аларны Этери Тутберидзе әзерли. 2018 елда шулай ук Тутберидзе әзерләгән Алинә Заһитова Пхенчханда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.


7 февральда Камилә Вәлиева фигуралы шууда такым ярышларында башка Русия спортчылары белән бергә җиңү яулаган иде. Әмма 8 февральда Камиләнең декабрьдә тапшырылган допинг тестында тыелган матдә эзләре табылуы билгеле булды. Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) Камиләне бер көнгә ярышлардан чикләде, әмма 9 февральдә Камиләлең ярышлардан читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарды. ХОК, WADA һәм ISU РУСАДА карарын шикаять итте.

Спорт арбитраж мәхкәмәсе Вәлиевага Уеннарда катнашуны дәвам итәргә рөхсәт итте. Халыкара олимпия комитетының гаризасында әйтелгәнчә, мәхкәмә эшнең асылына, ягъни Вәлиеваның допингка каршы кагыйдәләрне бозу-бозмавына кагылышлы карар кабул итмәгән. Бу эшне Олимпиададан соң ачыклап бетерү дәвам итәчәк.

Камилә Вәлиева эшенә бәйле, Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Пекиндагы Олимпия уеннарында, фигуралы шуудагы такым ярышларында җиңүчеләрне һәм урын алучыларны рәсми бүләкләү тантанасы булмаячак дип белдерде. ХОК гаризасында әйтелгәнчә, бүләкләүләр бары тик Вәлиеваның эшен карау төгәлләнгәннән соң гына узачак.

Вәлиева гаепле дип табылырга һәм җәзага тартылырга мөмкин, шуңа күрә ХОК фикеренчә, аңа хәзер медаль тапшыру урынлы булмас диде.

АКШның олимпия комитеты мәхкәмә карарын тәнкыйтьләде һәм Русия допингка каршы көрәш кагыйдәләрен бозуны дәвам итә, бу "чиста" спортчыларга карата гадел түгел дип белдерде.

Якшәмбе көнне Дөнья допингка каршы агентлыгының Вәлиева даирәсендәгеләргә карата тикшерү уздырачагы билгеле булды. Reuters язуынча, WADA Вәлиеваның әйләнә-тирәсендәге тренерларны, табибларны тикшерү өчен бәйсез тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итәчәк дип белдергән. Алданрак Русиянең допингка каршы агентлыгы да тикшерү уздырырга ниятләве турында белдергән иде.

  • Русия спортчылары Пекинда Русиянең Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясый. Дәүләт байрагын һәм гимнын куллану тыелган – берничә тапкыр допинг кагыйдәләрен бозулар аркасында Русиягә карата санкцияләр кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG