Украинада сугышып кайткан солдатлар яшьләргә тәрбия бирәчәк

Иллюстратив фото

“Синең каһарманың” проекты кысаларында сугыштан кайтучыларны укытачаклар һәм алар алга таба “патриотик” тәрбия бирү үзәкләрендә, югары уку йортларында, яшьләр үзәкләрендә, “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлекчәләрендә, бала аланнарында, хәрби-патриотик клубларда эшли алачак.

Яшьләр эшләре федераль агентлыгы - Росмолодежь - "Синең каһарманың" ("Твой герой") дигән яңа проект булдырган. Аны "Роспатриот" тормышка ашырачак.

"Роспатриот" сайтында әйтелгәнчә, "Синең каһарманың" проектының бурычы – сугыштан кайткан хәрбиләрне һәм мобилизацияләнүчеләрне "укыту һәм квалификацияләрен күтәрү", алга таба төбәкләрдә патриотик тәрбия бирү системына кертеп җибәрү.

Хәрбиләр "патриотик" тәрбия бирү үзәкләрендә, югары уку йортларында, яшьләр үзәкләрендә, "Беренчеләр хәрәкәте"нең төбәк бүлекчәләрендә, бала аланнарында, хәрби-патриотик клубларда эшли алачак.

16 мартта Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр патриотик үзәкләрдә эшли башлау өчен "Машук" белем үзәгенә укырга китәчәк.

Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга киңәш иткән иде.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • 1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!