Башкортстанда республика мәгариф министрлыгы өчен 25,8 миллион сумга Русия байраклары һәм тугралары сатып алачаклар. Бу "Русия ватандашларына патриотик тәрбия бирү" проекты кысаларында эшләнәчәк.
Әлеге мәгълүматны Дәүләт өчен сатып алулар сайтында "Idel.Реалии" тапкан.
Документлардан күренгәнчә, Башкортстан мәгариф министрлыгына 275 Русия байрагы, шул ук санда байракларны күтәрү өчен урамга куела торган колгалар, өстәлгә куела торган 2750 байрак, 275 бүлмәгә эленә торган байрак, шул кадәр үк санда зур һәм кечкенә Русия тугралары сатып алыначак.
Моңа республика бюджетыннан 25 776 660,25 сум тотмакчылар. Гаризалар 12 апрельгә кадәр кабул ителә.
Күптән түгел Башкортстан Корылтаеның патриотик тәрбия бирүне канунлаштырмакчы булуы хәбәр ителде. Канун өлгесенә ярашлы, патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген алып бару - кешеләрдә патриотик үзаң, ватанга тугрылык хисе, ватанны саклау өчен "бурычыңны үтәргә әзер булу" тойгысы формалаштыруны күз уңында тота. Бөтен яшьтәге кешеләргә дә патриотик тәрбия бирү күз уңында тотыла, әмма беренче чиратта балалар һәм яшьләр белән шөгыльләнмәкчеләр.
- Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
- Күптән түгел Татарстан мәктәпләренә дә 38 миллион сумга яңа байрак һәм тугралар сатып алачаклары хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!