Думаның саклану комитеты әгъзасы Андрей Гурулев Русиядә "халык дошманы" дигән төшенчәне кире кайтарырга тәкъдим итә. Бу хакта ул Владимир Соловьев тапшыруында әйткән.
"Без Сталин керткән "халык дошманы" төшенчәсе турында оныта башладык, әмма дошманнар бар", дигән ул һәм Петербурның "Street Food Bar" кафесында шартлауда гаепләнүче Дарья Трепованы мисалга китергән. Бу шартлауда блогер-пропагандист Владлен Татарский үлгән иде.
Дарья Трепова Русиягә каршы гамәлләрне күптән кылган, әмма "халык дошманы" дигән төшенчә булмагач, аны тиешенчә туктатмаганнар дип саный Гурулев.
"Ул рәхәтләнеп митингларга йөргән, нәрсә теләсә шуны эшләгән. Аңа 10 сәгать төзәтү эшләре өчен себерке биргәннәр дә, соңыннан онытканнар. Халык дошманына шундук кәйлә (кайло) тоттырырга тиешләр, Магадан тирәсендә шатланып шуның белән селтәнсен", ди Гурулев.
Ул "халык дошманы" дигән төшенчә кертүдән курыкмаска кирәк дигән фикердә. "Моннан куркырга кирәкми. Сталинның "халык дошманы" ошамый икән, башкача атагыз. Ләкин бу кешеләрнең безгә, илгә каршы булуы, аның җиңелүен теләве, һәрберебезнең киләчәгенә каршы булуы турында төгәл бер билгеләмәсе булырга тиеш", ди депутат.
Шул ук вакытта Гурулев репрессияләргә чакырмыйм дип белдерә.
"Мин репрессияләр турында әйтмим. Безнең илдә мондый чүп чар бер проценттан да әзрәк. Әмма алар үзләренең иленә каршы бара", дигән ул.
Депутат фикеренчә, ил эчендәге дошманнар белән көрәш фронттагы җиңүгә беренче адым булачак.
- Узган ел декабрьдә Русиянең элекке президенты, хәзер Иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасын үтәүче Дмитрий Медведев Украинадагы сугышта Русиянең җиңелүен теләүчеләрне "җәмгыять дошманнары" яки "дәүләт дошманнары" дип табарга чакырган иде.
- Шул ук вакытта Русиядә "халык дошманнар" инде бар, әмма алар башкача атала дигән фикерләр дә очрый. Әйтик Азатлыкка әңгәмәсендә шагыйрә Нәҗибә Сафина "сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала", дип белдергән иде.
- ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка, Русиядә хәзер 1937 нче елдагы кебек сәяси репрессияләр бара дип әйткән иде.
- Татарстанның Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова Украинада сугыш башланганнан бирле моңа каршы үз фикерләрен белдереп килде. Азатлык белән әңгәмәдә ул шул фикерләр өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштырды.
- 30 октябрьдә Русиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне үтә.
- 2011 елда бастырылган "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше сәяси репрессия корбаны булып исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел.
- Башкортстанда барлыгы 50 меңнән артык кеше сәяси золым корбаны була. Репрессиягә эләккәннәрне эшләтү өчен махсус авыллар төзелә. Белорет районында Нура, Күз-Елга, Капкалка, Ермолай, Югары Төлмә, Нуриман районында Матур Аклан, Сөян Лог, Караиделдә Каен Лог, Югары Рәзем һәм башка авыл һәм касабалар төзелә. Алар концлагерь рәвешендә була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!