Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиягә җиңелү теләүчеләрне "җәмгыять дошманнары" дип танырга тәкъдим итә


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев. 2012 ел
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев. 2012 ел

Шулай ук ул "мондый затларны ахыргы көннәренә кадәр кире Русиягә кертмәскә кирәк", дип саный.

Русиянең элекке президенты, хәзер Иминлек шурасы рәисе урынбасары вазифасын үтәүче Дмитрий Медведев Украинадагы сугышта Русиянең җиңелүен теләүчеләрне "җәмгыять дошманнары" яки "дәүләт дошманнары" дип табарга чакырды.

Ул сугышка каршы булучыларны йөз еллап элек, "Беренче дөнья сугышында Ватанга җиңелү теләгән оппозиционерлар" белән чагыштырды. Мөгаен Владимир Ленин җитәкчелегендә большевиклар турында сүз барадыр, әмма бу хакта Медведев турыдан-туры әйтми.

Ул Русиянең "җиңелүенә һәм үлеменә" чакыручыларны "җәмгыяь дошманнары" дип карарга тәкъдим итә. Медведов бу төшенчәнең латинчасын да телгә алып узган - hostis publicus "халык дошманы" дип тәрҗемә ителә. Бу термин Рим республикасы чорында, аерым алганда диктатор Луций Корнелий Сулла идарә иткәндә кулланылган. Ул вакытта "җәмгыять дошманнарын" үтергәннәр, шул исәптән мәхкәмәсез дә.

Шулай ук ул "мондый затларны ахыргы көннәренә кадәр кире Русиягә кертмәскә кирәк", "бары тик башта ачыктан-ачык үкенүләрен белдерсәләр генә" кайта алсыннар, ди. Шулай ук Медведев сугышка каршы булучыларны Русиядәге керем чыганакларыннан мәхрүм итәргә чакырган.

  • Медведев АКШның "enemy of the state" - "дәүләт дошманы" терминына сылтана. Ләкин АКШта мондый юридик термин юк. 1930 елларда ФБР, мисал өчен, оешкан җинаятьчел төркемнәр лидерлары өчен "Public enemy" ("Җәмгыять дошманы") куллана иде.
  • "Халык дошманы" яки "җәмгыять дошманы" сүзтезмәсе Француз инкыйлабы вакытындагы террор чорында кулланылды.
  • Шулай ук Сталин репрессияләре корбаннарын да "халык дошманы" дип атадылар. Аларның күпчелеге Сталин үлгәннән соң акланды.
  • "Халык дошманнары" терминын наци Германиясе хакимиятләре дә кулланды. Репрессияләргә дучар булырга тиешле кешеләр шулай аталды.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач һәм соңрак Русиядә мобилизация игълан ителгәч, илдән йөзләгән мең кеше китте.
  • Азатлык Казакъстан, Грузия чикләрендә берничә тәүлек чиратта тору очракларын, Татарстан белән Башкортстаннан гаиләсен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган ирләрнең тарихларын да, чиктә татар-башкортларга оешып ярдәм күрсәтү эшен дә киң яктыртты.
  • Русия хакимиятләре мондый кешеләрне берничә мәртәбә тәнкыйтьләде, кайбер түрәләр һәм депутатлар исә сатлыкҗан булуда гаепләде. Русия думасында илдән киткән русияләргә салымны арттыру тәкъдимнәре дә яңгырады. Финанс министры Антон Силуанов әлегә хөкүмәтнең бу мәсьәләдә билгеле бер карарга килмәвен әйтте.
  • Күптән түгел Азатлык мобилизация игълан ителгәч чит илгә чыгып китеп, аннары кире Русиягә кайтуның сәбәпләрен ачыкларга тырышты. Безнең белән сөйләшкән ир-егетләр кайтуларының төп сәбәпләре итеп, берникадәр тынычлык урнашу, сагыну, чит илдә уранаша алмауны атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG