Бүген, 19 майда Татарстанда матбугат көне билгеләнә.
Бу уңайдан Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларына бәйрәм котлавын җиткерде. "Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк. Сезне тыңлыйлар һәм сезгә ышаналар. Татарстан һәм тулаем алганда Русия хакына шулай эшләгәндә генә без куелган максатларга ирешербез һәм уңышлы булырбыз ", – диелә котлау сүзләрендә.
"ТАТМЕДИА" оешмасы баш мөдире Шамил Садыйков та медиа өлкәсендә эшләүчеләрне матбугат көне белән котлады. "Әлеге өлкәдә һөнәрен бары чын күңелдән яратучылар гына хезмәт куя, чөнки журналистика – ул яшәү рәвеше", диде ул.
Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле бу бәйрәмне татар журналистлары инде икенче ел рәттән сугыш һәм хәрби цензура шартларында каршы ала.
Азатлык былтыр танылган журналист, "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи белән әңгәмә корды. Ул Украина темасына язмаска тырышуы, татарның ирекле басмалары эчке цензурага күчүе турында сөйләде. Болгавыр чорның узганын тыныч кына көтәргә кирәк дигән фикердә ул.
Шул ук вакытта Татарстан матбугаты пропаганда коралына әверелде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең Русиянең Украинага каршы сугышында катнашырга мәҗбүр ителүе "каһарманлык" дип бәян итеп килде һәм килә. Русиянең оккупацион сәясәте исә "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.
ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.
Моннан тыш, быел 9 май — Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 78 ел тулуны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Федераль пропагандага Татарстан медиалары да иярде. Республика дәүләт казнасына яшәүче мәгълүмат чаралары гына түгел, үзләрен мөстәкыйль дип санаучы, чынлыкта исә, хөкүмәт сәясәтен алга сөрүче басмалар да "Җиңү көне"нә "махсус операция" төсмере өстәде: хәзерге сугышчыларны сигез дистә ел элек фашизмга каршы сугышкан солдатларның дәвамчылары итеп тасвирлады. Язмаларда Көнбатыш илләренең җиңүгә керткән өлеше, Ленд-лиз турында сүз булмады. Икенче дөнья сугышы җиңүендә Совет берлеген аерып күрсәтү генә күренде.
- Бер үк вакытта татарча газетларның тиражлары кими. Авыл халкы газетлар вакытында килмәгәнгә язылмыйбыз, ди. Хат ташучыларны тауар сатарга мәҗбүр итәләр. "Басма матбугат үлсен өчен бүген барысы да эшләнә. Почта бәяләре күтәрелә, шул ук вакытта почта бүлекләре күпләп ябыла, газетыбыз алдырырга теләгән укучыларына да барып җитә алмый", дип зарлана газет чыгаручылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!