Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газет таратуның безгә файдасы юк". Хат ташучылар тауар сатарга мәҗбүр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хат ташучылар авылда газет-журнал таратудан тыш, тауар да сатарга тиеш. Аларга махсус план бирелә. Казандагы хат ташучылар план тутыру өчен өйдә, хуҗалыкта кирәк булган тауарны үзләре сатып ала.

Азатлыкта Самардагы "Бердәмлек" газеты турындагы язмадан соң, Киров өлкәсеннән бер укучыбыз шалтыратып, үзләрендәге "Дуслык" татар газетының тиражы елдан-ел кими баруын һәм күпмедер вакыттан соң бөтенләй ябылырга мөмкинлегенә борчылды. Исеме редакциягә билгеле булган укучыбыз әйтүенчә, хәзерге вакытта "Дуслык" газетының тиражы 620 данә тирәсе. Моннан ун ел элек басма 1300 данәдә чыккан.

Атнага сигез битле булып чыгучы газетны күбрәк Киров өлкәсенең татарлар яшәгән авылларында алдыралар. Соңгы елларда күп авылларда почта атнасына берничә тапкыр гына эшли, кайберләрендә хат ташучы почтальоннар юк.

"Менә бу хәлләр татар газеты тиражының кимүенә китерә дә инде, чөнки авыл халкы язылгач басманы вакытында алып укырга тели, ә почтальон булмагач ул таратылмый ята. Иске Пенәгәр авылында шундый хәл булган иде. Почтальон булмау сәбәпле, газетлар почтада өелеп ятты. Бу хакта район газеты язып чыккан иде. Шуннан соң мәсьәлә хәл ителде", диде укучыбыз.

Азатлык Кировтагы хат ташучылар белән элемтәгә чыгып караган иде, әмма алар сөйләшүдән баш тартты. Ләкин бу проблем күрше Кукмара районына да, Татарстанның башка авылларына да кагыла булып чыкты.

"Газет-журналлардан тыш тагын ике зур сумка белән тауар да алып йөриләр. Кызганам мин аларны. Сумкалары бик авыр. Печенье, чәй, токмач һәм башка әйберләр күтәреп йөриләр. Пенсионерлар шул почтальоннарны кызганып сатып ала инде. Шуннан файдаланып җитәкчеләре болардан тауар саттыра. Хат ташучыларга план куелган. План үтәлмәсә премия булмый. Хезмәт хаклары бик аз", ди Кукмарадан бер авыл кешесе.

Без сөйләшкән Татарстандагы хат ташучыларның күбесе эшнең авыр, ә хезмәт хакының түбән булуыннан зарланды.

"Авылда 300ләп хуҗалык, почтада ике кеше эшли. Почтальонның төп эшеннән тыш әле "Почта России" тауарын сату да аның өстендә. Аена 40 мең сум тирәсе план куела. Почтага кайткан әйберләр кибеттән кыйбатрак, ай саен берәр акция ясыйбыз инде, бер айда кер юу порошокларына, сабынга, икенче айда урын җире, сөлгенең бәясен төшереп сатабыз. Сату авыр түгел, планны тутыру авыр. План тулмаса премия булмый. Премиясез минем хезмәт хакым 10 мең сум", ди Татарстан авылындагы бер почтальон.

Казан шәһәрендәге хат ташучыларның хезмәт хаклары югарырак. Казан бүлекчәләренең берсендә хат ташучы булып эшләүче Руфия, исемен үзгәртеп язу шарты белән, почтадагы барлык эш нечкәлекләрен сөйләргә ризалашты. Ул хезмәт хаклары турында гына түгел, тауар сату мәҗбүрияте, газетларга яздыру, лотерея сату планы, шикаятьләрдән соң премияләрне кисү һәм башкалар белән уртаклашты. Пенсия фондындагы үзгәрешләр сәбәпле, апрель аеннан пенсияләр ташу да хат ташучылар җилкәсенә калачак, бу хакта алар нәрсә уйлый, шуны да сораштык.

— Руфия, сүзне төп мәсьәләдән – хезмәт хакыннан башлыйк әле. Хат ташучылар бүген ничә сум ала?

Казандагы хат ташучының хезмәт хакы кимендә 25 мең сум дип авыз тутырып әйтә алам

—Безнең бүлекчәдә узган ел хезмәт хакын арттырдылар. Миллионлы шәһәр булганга күрә, хәзер безнең оклад өлеше 23 мең сумнан аз гына артык. Премия – 4 мең сум чамасы. Реклам таратканга, имза алып тапшырасы хатларны илткәнгә, газетларга яздырганга, тауар сатканга һәм башка шундый вак-төяк мәҗбүри эшләр өчен аерым процентлар да өстәлә. Салымнарны чигергәч, уртача 25 мең сум чамасы хезмәт хакы чыга. Бу айда ике мең сумга кимрәк булачак, чөнки бүлекчәгә шикаятьләр күп булды, димәк, барыбызның да хезмәт хакын тигез кисәчәкләр. Кисәттеләр инде. Шуны исәпләмәгәндә, Казандагы хат ташучының хезмәт хакы кимендә 25 мең сум дип авыз тутырып әйтә алам.

— Авылларда эшләүче хат ташучылар хезмәт хакы аз булудан зарлана. Андагы хәлләрдән хәбәрдар түгелме сез?

— Әйе, аларның хезмәт хакы бик аз, диләр. Әмма, белүемчә, аларның эш сәгатьләре дә аз. Без көн дәвамында 8 сәгать эштә булырга тиеш. Ул вакыт конкрет графиклар белән көйләнә, ай саен график алабыз һәм шуның буенча эшлибез. Килгәнеңне-киткәнеңне билгели торган компьютер системы бар. Авыллардагы хат ташучыларның эш вакыты көненә 3 сәгать кенә туры килә яки ике көнгә бер генә эшкә чыгалар. Графиклары төрле. Аларның хезмәт хакын безнеке кебек конкрет әйтеп тә булмый, чөнки анда төрле факторлар бар: хуҗалык саны, эш сәгате, кайбер урыннарда эш күләме һәм башка ниндидер шартларга бәйле моментлар була. Эш сәгатеннән чыгып хакын санасаң, аларныкы да безнекеннән артык нык аерылмыйдыр дип уйлыйм. Безнең акчаны шул миллионлы шәһәр булганга гына авылныкыннан бераз артыграк диләр.

Зарлансалар, премияне кисәләр, дидегез. Нинди зарлар була?

Барлык хезмәткәрнең премиясе берьюлы киметелә

— Күбрәк бүлекчәдәге операторлардан зарланалар. "Чират зур", "дөрес җавап бирә алмадылар", "хатны вакытында бирмәделәр" кебек зарлар. Газет килмәде дигән вак-төяк шикаятьләр, гадәттә, сөйләшү белән генә тәмамлана, аның өчен премия кисмиләр. Кайвакыт шулай була: газетны почта тартмасына салып китәсең – урлыйлар. Яки ялгыш тартмага салынырга мөмкин, ә күршесе аңа ул газетны бирми бит инде. Газетын алмаган кешеләр башта почта мөдиренә шалтырата яки хат ташучыга шәхсән мөрәҗәгать итәләр. Аның ише зарларның бик азы гына зурга китәргә мөмкин. Ә менә "Почта России" сайты аша язылган шикаятьләрдән безнең бүлекчәгә гомуми шелтә төшә һәм акчаны кисәләр. Барлык хезмәткәрнең премиясе берьюлы киметелә. Гадәттә, оешмаларда һәркем үз эше өчен үзе җавап бирә, ә бездә менә шундый колхоз системы. Бүлекчәнең гомуми күрсәткече яхшы икән, барыбызга бертигез премия бирелә, юк икән – барыбызныкы тигез киселә.

—​ Татарча газетларның тиражы кими. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

— Кемнеке кимеде? Минем участокта, мәсәлән, соңгы язылу кампаниясендә "Акчарлак" ике данәгә артты да. Моңарчы татар матбугатын яздыручылар барысы да шулай ук калды, артканнары да бар. Бер-ике пенсионер гына кыйммәт булганга бу ярты еллыкка язылмыйбыз дип калдырдылар, әмма алары да урыслар. Бердәнбер үзгәреш: "Ватаным Татарстан" кимеде. Сәбәбе дә халыкта түгел – бюджетта. Аны элек барлык балалар бакчаларына яздыра иделәр, ә хәзер аның урынына "Шәһри Казан" яздырдылар. Күрәсең, баш мөхәррирләре елгыр булып чыккан, ничектер элемтәләр тапкан – "Ватаным Татарстан" урынын алды да куйды. Балалар бакчаларына русча басмалардан "Республика Татарстан" газетын да өләшәбез, ул калды. Бөтен Казан буенча балалар бакчаларын санап чыксак та, "Ватаным Татарстан" газеты күпмегә кимегән дигән сүз. Бәлки, ул бөтен республика бакчаларына килгәндер дә, хәзер аны бетергәннәрдер. Ә яздырып алучылардан, минем участокта бүген "Ватаным Татарстан"ны бер генә кеше ала.

—​ Авыл халкы, газетлар вакытында килмәгәнгә язылмыйбыз, ди.

Языла да, хат ташучыдан сорарга кыенсынып йөри

— Реаль сәбәп дип саныйм. Минем участокта көн саен килә торган газетларны алдыручылар бар. Ул алар өчен бер мөһим тормыш принцибы: көн саен почта тартмасыннан газет алырга телиләр. Куймый калып кара – тавыш чыга. Кемдер андыйларны скандалист дияр, икенче берәү, үз хокукларын даулый, диячәк. Шулай даулап йөргәнгә, аларга һәр көнне вакытында газет килә. Ә авылда нәрсә? Языла да, хат ташучыдан сорарга кыенсынып йөри. Газетларны яздырганда хат ташучыга аның 5-6 процентымы хезмәт хакына өстәмә булып килә, ә ел әйләнәсендә ул аңа артык йөк кенә, ул кәгазьне ташудан аңа бернинди файда юк. Кыскасы, газет таратуның безгә файдасы юк.

—​ Газетларга яздыру буенча план бармы?

Минем яхшы әбиләрем бар, алар татарча басмаларга 4-5 мең сумга язылып куя

— Аерым басмалардан, "Казанские ведомости" газетына яздыру буенча план куялар. Башкалары буенча мәҗбүри яздыру юк. Шулай ук басмаларга яздыру буенча конкрет сумма планы да бар. Мәсәлән, хәзер "алдан язылу" вакыты. Андый айларда кимендә бер мең сумга яздыру булырга тиеш. Язылу кампаниясе вакытында соңгы айлык план 24 мең сум иде ахрысы. Башка почтага барып язылмасыннар өчен, үз участогыңдагы язылучыларны үзең аша уздырырга тырышасың инде. Кемдер электрон рәвештә языла, кемдер операторга бара. Минем яхшы әбиләрем бар, алар татарча басмаларга 4-5 мең сумга язылып куя, шулар белән мин ул планны үтим.

—​ "Казанские ведомости" газетын ничәне яздырасы?

— Ул планны эшләгән саен артып тора. Язылу кампаниясе бетә башлаганда "тагын 100 данә" дигән фәрман төшә, шуны эшлисе.

—​ Ул планны ничек үтисез?

— Төрле кешеләргә берәр айга гына үз хисабымнан яздырган чаклар да була.

—​ Сөйләшү башында тауар сату турында да әйттегез. Хат ташучыны тауар сатарга мәҗбүр итәләрме?

План тутыру өчен, өйдә, хуҗалыкта кирәк булган тауарны үзебезгә сатып алабыз

— Авылда, бәлки, бу дөрестер дә: сумкаңа тауар салып, аны сатып йөреп буладыр. Әбиләр жәлләп сатып та алыр. Сез бу хәлне Казанда ничек күзалдына китерәсез? Адым саен бер кибет, өстәвенә, син сумкаңа салып шул кибетне күтәреп йөрисең, кешеләргә тәкъдим итәсең. "Почта России" безгә шулай эшләргә куша. Ә, чынлыкта, ничек эшлибез? План тутыру өчен, өйдә, хуҗалыкта кирәк булган тауарны үзебезгә сатып алабыз. Мин бозылмый торган әйберләр алам. Порошок, сабын, табак-савыт юу әйберләре һәм башкасын. Азык-төлек, консервалар да күп, ләкин миңа андагы ризык ошамый. Кайчакта яхшысы да була. Арзанрак туры килсә, шоколадлар алам. Ләкин почтадагы тауарның хакы базарныкыннан күпкә кыйммәтрәк. Кыскасы, андагы тауарларны без шул почта хезмәткәрләренә бүлешеп алабыз. Хезмәт хакымның 3 мең сум чамасын шул тауарга дип аерып куям. Барыбыз да шулай эшлибез. Моны "издержки производства" дип кабул итәм. Шәһәр җирендә хат ташучының тауар сатуы реаль түгел, хәзер андый заман түгел.

"Почта России" җитәкчелеге сезнең тауар сатып йөрмәячәгегезне, аны почта хезмәткәрләре генә алырга мәҗбүр булачагын аңлыйдыр дип уйлыйм. Аның фәлән кадәр тауар ​сатарга кирәк дигән планы бармы?

— Бар. Безнең җитәкче бик яхшы, ул артык кысмый. Планы атнасына 850 сум бугай, мин аны хәзер төгәл генә белмим. Бу безнең бүлекчәдәге һәр хезмәткәргә бүленгән сумма. Җитәкчебез операторлар саткан тауарны да безгә язып, эшебезне көйли. Кайчак җыеп әйтә ул: фәлән кадәр план тулмады, шуның кадәр сатып алырга кирәк булыр, ди. Шунда теге акчаны чыгарып, сатып алабыз.

—​ Ул тауарны бөтенләй сатмасаң нәрсә була?

— Хат ташучылар бер-берсен чукый башлый инде. Без саткан тауарга салынып ятасың, премияне безнең белән тигез аласың, дип, күзне дә ачтырмаячаклар.

—​ Сез премия аласыз да, шуңа ук, план тутыру өчен тауар ​сатып алырга тиеш буласыз кебек килеп чыга.

Күпчелек хат ташучылар – әбиләр

— Әйе, нәкъ шулай. Хезмәт хакының ул өлешен почта билгеләгән хактан тауарлата алабыз була. Шуңа карамастан, безнең эштә һәркем эшенә ябышып тора, хезмәткәрләр алышынмый. Күпчелек хат ташучылар – әбиләр. Күз тимәсен өчен микән, зарлана-зарлана эшлиләр. Минем дә эшемне югалтасым килми, шуңа исемемне язмагыз, дидем дә. Хат ташучы булыр өчен зур акыл көче кирәкми бит. Уртача акылың булса, көненә 6-8 чакрым җәяү йөрерлек физик сәламәт булсаң, шул җитә.

Почтага кергән саен игътибар итәм: лотереялар сатыла. Аның буенча да план бармы?

— Элегрәк, бәйрәмнәр алдыннан "Русское лото" сатарга мәҗбүри план куялар иде. Бүлекчәдәге һәр хезмәткәргә 1000 сумлык билет планы куа идек. Хәзер алар почта белән килешә алмаганмы, безгә башка лотерея планы куела башлады. "Миллионер" дигән лотерея пәйда булды. Анда СМС теркәлү кирәк, сатарга уңайсыз. Өлкәннәр аны бөтенләй аңламый.

Авыл җирендәге хат ташучыларның проблемалары аңлашыла, ә Казандагы хат ташучыны бүген нәрсә борчый?

— Апрельдән башлап пенсия ташуны тулаем безнең өскә йөклиләр. Пенсия фонды бетте, элек аларның үз кешеләре пенсия бирә, сак хезмәте белән бергә үзләре фатирларга йөри иделәр. Ә хәзер бу эшне тулаем безгә бирәләр. Зур суммалар белән йөрергә куркыныч була. Хат ташучыны барысы да белә, безгә сак бирелми. Шул яңалыктан куркып шикләнеп торабыз.

—​ Повесткалар һаман киләме соң?

— Военкоматтан заказлы хатлар килә, аның эчендә ни икәнен белмибез. Аны миннән дә сорыйлар: "Повестка түгелме, бәлки, кире генә җибәрербез", диләр. Халык повесткадан бик курка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG