Навальныйны хуплау чарасында катнашучыларны икенче тәүлек рәттән полиция бүлекчәсендә тоталар

Мәскәүнең Пушкин мәйданындагы тоткарлау

SOTA Telegram-каналы мәгълүматынча, кимендә тугыз тоткарланучы турында сүз бара.

Мәскәүдә Алексей Навальныйны хуплап оештырылган чарада катнашкан дип шикләнелүчеләрне полиция бүлекчәләреннән һәм автозаклардан икенче тәүлек рәттән чыгармый тоталар.

SOTA Telegram-каналы мәгълүматынча, кимендә тугыз тоткарланучы турында сүз бара. Аларга әле 4 июнь – якшәмбедә, чара узган көнне үк рөхсәт ителмәгән митингта канташу һәм полициягә буйсынмау турында беркетмәләр төзелгән иде, әмма мәхкәмә хаталары калган дип беркетмәләрне полициягә кайтарды.

Тоткарланучыларның берсе журналистларга үзен камерада нинди шартларда тотуларын сөйләгән. Кыз ястыксыз һәм юргансыз бетон ятакта йокларга мәҗбүрмен ди, аның җылы киемнәрен дә тартып алганнар.

БУ ТЕМАГА: Русиядә Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында дистәләрчә кеше тоткарланган

Якшәмбе көнне Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә төрмәдә утыручы оппозиционер Алексей Навальныйны хуплаган чаралар узды. 4 июньдә аңа 47 яшь тулды. Чарада катнашучылар күп түгел иде, әмма аларда полиция 100дән артык кешене тоткарлады, шуларның 60тан артыгын – Мәскәүдә.

Бу чара узасын игълан иткән чакта Навальный тарафдарлары чит илдә яшәүчеләргә шәһәрләрнең үзәк мәйданнарына, ә Русиядә иминрәк урыннарга чыгуны тәкъдим итте.

Акцияләр хакимият белән килештерелмәде. Чарада катнашучылар Навальныйны яклау максатыннан ялгыз пикетларга чыкты, төрле листовкалар таратты. "ОВД-Инфо" язуынча, хәтта кабартылган шар җибәрү, асфальттагы язулар һәм башка шуның ише ахмак сәбәпләр дә тоткарлауларга китергән.

  • Навальный "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
  • 2022 елның 20 октябрендә Навальный үзенә экстремизм турында яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның июнендә Навальныйны Покровтагы гомуми тәртипле колониядән Мелеховтагы кырыс тәртипле колониягә күчерделәр. Навальныйның тарафдарлары аны эзәрлекләүләре сәяси максатлы дип саный.
  • Оппозиционер үзен берничә тапкыр штраф изоляторына – тоту шартлары аеруча кырыс булуы белән аерылып тора торган камерага утыртуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның августыннан бирле Навальный штраф изоляторында йөз көннән артык вакыт үткәргән, адвокатлары әйтүенчә шул сәбәпле аның сәламәтлеге начарайган.
  • Апрель ахырында Алексей Навальныйга каршы террорчылык турында эш ачтылар. Аңа каршы экстремизм турында эш ачылган иде инде, террорчылык турындагысын шуннан аерып чыгарганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!