Украинадагы сугышка каршы теләктәшлек марафоны 34 миллион сум акча җыйган

Иллюстратив фото

Марафонның беренче дүрт сәгатендә сәяси тоткыннар өчен ярдәмне Русия картларыннан да җибәрергә мөмкин иде. Соңрак RT дәүләт телеканалы хәбәрчесе Константин Придыбайло шикаятеннән соң моны томаладылар.

Бүген, 12 июнь – Русия көнендә Русиянең бәйсез медиалары сәяси тоткыннарга һәм Украинадагы сугышка каршы чыгучы русияләргә теләктәшлек йөзеннән марафон уздырды. Төрле медиада эшләүче журналистлар үзләренең Youtube-каналлары аша гомуми эфирда берләште.

Марафон көне буе барды: Казан вакыты белән иртәнге тугыздан кичке унга кадәр. Аның барышында сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә акча җыйдылар. Акчаларны экранда чыккан QR-код аша җибәреп булды.

Марафонның беренче дүрт сәгатендә сәяси тоткыннар өчен ярдәмне Русия картларыннан да җибәрергә мөмкин иде. Соңрак RT дәүләт телеканалы хәбәрчесе Константин Придыбайло шикаятеннән соң моны томаладылар. Ул Русиядән "экстремист теләктәшлек марафонына донатларны туктатуын" язды. Придыбайло DonatePay хуҗалары белән элемтәгә чыгуын, шуннан соң алар акча җыю мөмкинлеген бетерүен язды.

"Русия хакимиятләре бөтен Русия Украинага һөҗүмне хуплый дип бар кешене ышандырмакчы була. Әмма без моның болай түгеллеген беләбез", ди чараны оештыручылар.

Эфирны "Дождь" телеканалы журналистлары ачып җибәрде. Эфирның беренче ярты сәгатендә ике миллион сумнан артык акча тупланды, өч сәгатьтән соң ун миллион сумнан ашты.

Чарада шулай ук Медиазона", "Медуза", The Insider, "Холод", "Важные истории", "Служба поддержки" кебек башка бәйсез басмалар һәм "Популярная политика", "Ходорковский LIVE" кебек каналлар да катнаша.

  • "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Русиядә бары тик 29 көн генә сугышка каршы карашлар өчен тоткарлауларсыз үткән.
  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • Сугышка каршы карашлар өчен Русиядә кимендә 597 җинаять эше ачканнар, дистәләгән гаепләү карары чыгарылган, шул исәптән колониягә җибәрүче карарлар да. Украиннага каршы сугышны тәнкыйтьләве өчен иң зур мөддәтләр Илья Яшинга һәм Владимир Кара-Мурзага бирелде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.
  • Апрельдә исә Чаллыда яшәүче ирне гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату эше нигезендә өч ел шартлы рәвештә хөкем иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!