Казан мәктәпләрен иминлек чаралары белән тәэмин итүгә 144 млн сум кирәк

Казанның 175нче гимназиясе

Бу акча видеокамера, хәбәр итү җайланмасы алыр өчен кирәк.

Казан мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын иминлек чаралары белән тәэмин итү өчен 144 млн сум кирәк. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимиятенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе мөдире Дмитрий Кремлев мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, узган ел Казан түрәләре бюджетта 83 млн сумны янда калдыра алган. Бу акчага быел 26 мәктәп һәм 86 балалар бакчасында өстәмә хәбәр итү системы урнаштырылачак. Шулай ук 30 мәктәптә һәм 10 балалар бакчасында сөйләм хәбәр итү җайланмасы куелачак. Әмма бу гына мәгариф оешмаларын иминлек чаралары белән тәэмин итәргә җитми.

"Ел ахырында 98 объектта сөйләм хәбәр итү системы, 116 объектта сигнализация, 36 оешмада өстәмә камералар куярга кирәк булачак. Мәгариф оешмаларын тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин итү өчен 144 млн сум таләп ителә", диде ул.

Кремлев сүзләренчә, соңгы өч елда Казанның социаль объектларын саклау системын яңартуга 600 млн сум бүленгән. Бу акчага барлык мәктәпләрдә дә контроль итү һәм җиһазлар белән идарә итү системы урнаштырылган. Мәктәпләргә - 5 439, балалар бакчаларына 5 867 видеокүзәтү камералары куелган.

БУ ТЕМАГА: Казанның 175нче гимназиясендә 2021 елның 11 маендагы атыш корбаннарын искә алдылар
  • 2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.
  • Бу вакыйгадан соң Татарстан мәктәпләрендә иминлек мәсьәләсе зур сораулар уятты. Түрәләр киләчәктә мондый хәлне булдырмас өчен чаралар күрергә вәгъдә итте.
  • 2022 елда Татарстан мәктәпләрдә иминлекне көчәйтү өчен акча эзләүгә кереште. Ул вакытта республикадагы белем йортларының 32 проценты гына хосусый саклау оешмалары (ЧОП) белән саклануы билгеле булды.
  • Мәктәпләрдә иминлек чараларын көчәйтү өчен акча юклыгын рәсмиләр дә яшермәде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин республика укучыларының иминлеген тәэмин итү 3,6 млрд сумга төшә диде. Моңа бюджетта акча каралмаганы да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!