Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 175нче гимназиясендә 2021 елның 11 маендагы атыш корбаннарын искә алдылар


Бу уңайдан мәктәптә матәм митингы узган.

Казанның 175нче гимназиясендә 2021 елның 11 маендагы атыш корбаннарын искә алып матәм митингы уздырганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Матәм чарасына фаҗига корбаннарының 50дән артык туганы һәм якыны җыелган. Илназ Галәвиев оештырган атышта тугыз кеше – җиде укучы һәм ике укытучы һәлак булган иде.

Чараны Хәтер аллеясен караудан башлаганнар, бирегә һәлак булган тугыз кеше хөрмәтенә тугыз агач утыртылган. Һәр агач янында фаҗига корбанының исеме язылган.

Матәм митингында "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин да катнашкан. Аның ике улы да әлеге мәктәптә укый, аларның берсе һөҗүм вакытында җәрәхәтләнгән.

"Әхмәднең дә, Әминнең дә теләсә нинди тавыштан курка торган гадәте калды.Алар дусларын онытмый, шул ук вакыттта бу хакта исләренә төшергән саен аларга авыр була, күзләре алдында дуслары үлде бит", дип сөйләгән Рөстәм хәзрәт.

Митингта катнашучылар арасында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Татарстан Дәүләт шурасы сәркатибе Лилия Маврина да булган.

Митингта эстрада җырчысы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаган. Ул атыштан соң корбаннар истәлегенә багышлап язылган "Кая?" дигән җырны башкарган диелә.

Чарадан соң мәктәп ашханәсендә Коръән ашы үткән, анда "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Коръән укыган һәм һәлак булган укучылар, укытучылар рухына дога кылган.

  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды. Гомерлек зинданнан тыш, Галәвиевкә 200 мең сум штраф бирелде.
  • Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды.
  • Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
  • Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG