Татарстанның биш районында туфракта корылык күзәтелә

Иллюстратив фото

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, явым-төшемнең җитәрлек булмавы уңыш өлгерүгә дә йогынты ясый. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда булачак уңышны саклап калу өчен профилактик чаралар алып барыла – ашлыкларның яфракларын стресска каршы һәм биологик препаратлар белән тукландыралар, диелә.

Татарстанның биш районында туфрак корылыгы теркәлгән. "Бизнес Online"га гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, Азнакай, Минзәлә, Арча, Мөслим, Кайбычта җирнең сөренте катлавында утыз көн рәттән дымлылык 10 ммдан да азрак булган.

"Мөслимдә туфрактагы корылыктан тыш, коры җил дә исте - бу да куркыныч күренеш. 15-17 июньдә, өч көн рәттән җилнең тизлеге секундына 7 метр иде, 25 градус җылылык булды, ә дымлылык 30 проценттан артмады", дип аңлаткан Гоголь.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, явым-төшемнең җитәрлек булмавы уңыш өлгерүгә дә йогынты ясый, әмма әлегә ахыргы нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә.

"Яхшы явым-төшемнәр булачак дип фаразлыйлар, алар вазгыятьне төзәтергә тиеш", дип белдергәннәр министрлыкта. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда булачак уңышны саклап калу өчен профилактик чаралар алып барыла – ашлыкларның яфракларын стресска каршы һәм биологик препаратлар белән тукландыралар, диелә.

  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Былтыр рәсмиләр моңа кадәр булмаганча мул уңыш – 153,8 миллион тонна ашлык җыеп алу белән мактанды, шуның өчтән икесе – бодай диелде. Татарстан моңа саллы өлешен кертте: республикада 5,2 миллион тонна ашлык җыеп алды.
  • Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы чит ил техникасына, орлыкларына ихтыяҗ кичерә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров сүзләренчә, республикада чит ил селекциясендәге орлыклар, техник культуралар һәм кукурузлар кулланыла: чөгендер - 100 процентка, бәрәңге - 96,5%, көнбагыш - 79%, рапс - 62%, куркуруз - 23 процентка чит ил орлыклары.
  • Татарстан кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала. Республикада кулланылучы печән әйләндергече - 41 процентка, чәчүлек комплексы - 56%, печән чапкычлар - 52%, чөгендер җыючы комбайннар - 76%, бәрәңге алучы комбайннар - 56%, ашлык комбайннары - 29%, тракторлар - 11%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30 процентка импорт техника булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!