Тәлгать Таҗетдин Украина белән Русияне бер дәүләт дип атады

Тәлгать Таҗетдин

Ул Русиянең Украинага каршы җинаятьчел сугышын аклап чыкты һәм анда мөселманнарның күпләп сугышуын әйтте.

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин Русиянең Украинага каршы сугышын кабат яклап чыкты һәм Европа белән Американы тәнкыйтьләп чыкты. Ул Украина һәм Урта Азия илләрен Русия белән бердәм дәүләттә яшиләр дип атады, сугышта Башкортстаннан дистәләгән мең кешенең катнашуын әйтте.

Бу хакта ул 7 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә узган Зәйнулла Рәсүлев укулары утырышында белдерде.

Русия хакимияте пропагандасына хас булганча, Икенче дөнья сугышы искә алганда, Таҗетдин "без аны Һитлерга гына сылтап калдырдык, бөтен Европа рәхәтләнеп таларга дип безгә килде", дип белдерде.

Ул Русиянең Украинага каршы җинаятьчел сугышын кабат аклап чыкты һәм анда мөселманнарның күпләп сугышуын әйтте.

"Европа, Америкадан Leopard танкы һәм башкалар техника җибәрсә дә, меңләгән снаряд килсә дә, безнең җавап әзер. Сугышта Башкортстаннан гына да дистәләгән мең кеше катнаша. Безнең имамнар белән батюшкалар бергә фронтта йөри", диде ул.

Тәлгать Таҗетдин элекке совет республикаларының бердәм дәүләттә яши дип саный.

"Русия Украинага каршы тормый. Ул бердәм дәүләтнең составындагы кардәш республика. Әмма сигез ел кан коелды. Аларны элеккеге ватандашлар дип әйтәләр. Бу дөньядан киткәннәр генә элекке була ала. Без барыбыз да ватандашлар, күршеләр. Советлар берлеге кәгазьдә таркалды, ләкин Украина, Урта Азия илләре — Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан белән Русия җирләрен беркем аермады. Океан юк бит", диде ул.

Ахырдан Тәлгать Таҗетдин Русия мәктәпләренә әхлак нигезләре дәресләре кертергә һәм анда дин әһелләрен катнаштырырга чакырды.

  • Узган ел Владимир Путинның Украина җирендә баскын сугыш башлавын Тәлгать Таҗетдиг дин әһелләре арасында беренчеләрдән булып хуплап чыкты.
  • Шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты. Мобилизация вакытында Татарстан мөселманнарына Русиянең Украинадагы сугышында катнашуны рөхсәт итүче фәтвә чыкты. Узган ел Татарстан мөфтияте мохтаҗларга җыйган 24 млн сум акчаның өчтән берен Русия сугышчыларына җибәргән иде. Аларга ярдәм җыю даими дәвам итә.
  • Шул ук вакытта Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.
  • Мондый хәлгә калмас өчен Исмәгыйлев ике юл күрсәтте. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү.
  • Бер елдан артык дәвам итүче бу сугышта, безнең хисапка күрә, Татарстаннан кимендә 512 кеше, Башкортстаннан — 819 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!